Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тимеркәй илә Рәхимәнең мәхәббәт кыйссасы

24 Сентябрь 2018 1439
   Тәрәзә кырыендагы өстәл янында ялгызы гына уйланып утырган коңгырт чәчле, озынча йөзле ул егетне күрүгә, Резидә сискәнеп китте.

   – Ни күрдең анда? Карадың да каттың, – диде дус кызы Гөлия, гаҗәпсенеп.

   – Әнә теге өстәл артында утырган егетне күрәсеңме?

   – Шуннан... – диде Гөлия, йокыдан яңа уянгандай җанланып.

   – Кайдадыр күргәнем бар! – Аннан икеләнебрәк өстәде: – Шикелле...

   Гөлия рәхәтләнеп көлде.

   – Күрәм. Күзең төшсә дә гаҗәп түгел. Нәкъ артист! Бәлки, чыннан да артисттыр, ә? Әйдә, барабыз да автограф сораган булабыз.

   Дус кызының әрсезлеген белгәнгә, Резидә курка калды:

   – Юк ла! Исемә төште, рәсемдәге берәүгә охшаттым бугай! Портрет...

   – “Шикелле”, “бугай”, – дип үртәде дусты. – Портреттагы берәү дигәнең кем инде?

   – Җизни...

   – Кит, җүләр! Нинди җизни?.. Кара, танышу өчен бер дигән сәбәп ич бу! Кайдадыр күргәнем бар, дисең дә... Кинода шулай танышалар ич. Без кемнән ким? – Уенчак-иркә тавышын сагышлы тонга күчергән булып көрсенде. – Эмансипация заманы! Танышыйк соң! Җизни, күңелем синнән бизми, диик тә!

   Диңгезне дә, чит илне дә беренче кат килеп күрүләре әле кызларның. Резидәнең уй-теләге һич тә... егет-җилән белән танышу түгел лә!

   Диңгез! Инде ничә еллар диңгез тарта аның хыялын. Кинәнеп йөзәсе килә. Ә теге, таныш булмаган егеткә игътибар итүе... Үзе дә сизмичә калды: ничек бер уйламаганда күңелен кузгатты соң әле ул?.. Таныш чырай, имеш! Гөлиясен күр, “юри уйлап чыгарган әкият” дип көлеп утыра әнә!

   – Кызый, мин шаяртмыйм бит, чыннан да беләм бугай бу адәмне. Искитәрлек хәл! Төс-кыяфәте дисеңме... Бик-бик таныш сыман! Коеп куйган җизни менә... Шул кадәр дә охшаш кешеләр буламы? Игезәге дисәң...

   – Баш катырма әле. Танышырга кыюлыгың җитмәсә, үзем булышам!

   – Оялмыйчамы?! Тилергән, дияр... Алай төбәлеп карама да...
Кызларның, пышын-пышын килеп, ул утырган якка карап-карап алулары кызык тоелдымы, әллә очраклы туры килү генә идеме бу, егет урыныннан торды да, итәгатьле елмаеп, яннарына килде.

   – Бу урын буш бугай... Рөхсәт итсәгез... яныгызга утырыр идем...

   – Сатып алган урын түгел. Утыра бирегез, – дип көлде Гөлия. – Мине Галка дисәгез дә була. Күп сөйләшсәм дә, карга яки чәүкә баласы түгелмен.

   – Ялгышмасам, бая татарча сөйләшә идегез. Колакка керде кайбер сүз...

   – Ялгышмыйсыз. Әмма Чыңгыз яки Батый хан яулаган җирләргә дәгъва белдерәсегез килә икән, шикаятьләр кабул итү көне түгел. Бабайларның ялгышы яки каһарманлыгы ни безнең яклауга, ни хурлауга мохтаҗ түгел. Һәркемнең үз башы үзендә, диик тә тынычланыйк!

   Егет аларга сөзеп, хәтта ки сынап карап торды да, елмаеп:

   – Татар кызлары! – дип куйды. – Танышыйк, Тимур Олегович Тимерханов булам. Тамырларда татар каны бар. Аз микъдарда булса да, нәсел-нәсәп белән горурлану өчен җитәрлек дип уйлыйм.
Иптәш кызының авызыннан сүз чыкмагач, Гөлия икесе өчен дә сайрарга тотынды:

   – Хуп. Бу чибәр туташ Резидә булыр. Чәчәк исеме. Гөл исемнәрен яраталар бездә. Татар каны аз, дисәгез дә... берәгәйле күренә. Исем-фамилиягезнең чат татарча булуын истә тотсак, әтиегез татар, әйеме? Кайсы яктан?

   – Мин – Себердән. Шахтерлар каласыннан, – диде егет, көлемсерәп. – Кала дигәч тә... Прокопьевск дигән сала ул. Ишеткәнегез бармы? Шунда туып үстем... – Ул капыл гына урыныннан торды. – Су коенып булмастыр бүген. Диңгездә – давыл... Диңгез буеннан йөреп килербез, бәлки, кызлар?!

   Диңгез! Давыл! Резидәнең, күкрәк читлеген ватардай булып, йөрәге кага. Эчтә гүя тугыз баллы дулкын сикерә. Күңелдә дә куба икән давыл!

   – Татар каны... чиреге генә. Бабай татар, – дип, өзелгән сүзне ялгап китте Тимур. Тавышында горурлык сизелеп тора. – Сугыш кичкән каһарман Тимеркәй бабабыз тумышы белән Татарстаннан... иде, диясе инде хәзер. Соңгы сулышына кадәр, туган якка кайтам, дип саташты. Тел белмәвебезгә борчылды. Минем белән татарча сөйләшергә тырыша иде. Дәвамчысы итеп күргәндер. Ни үкенеч, шушы көнгә кадәр васыятен үти алмадым...

   Моңарчы сүзгә катышмаган Резидә телгә килде:

   – Сөйләгезче... Нинди васыять иде соң ул? Көлми-елмаймый читтәрәк йөргән кызның үтә җитди кыяфәттә гаилә серен җиңел генә сөйләтергә теләве егетне сәерсендерде, ахрысы. Беркавым сүз җебе чуалгандай дәшми барды да:

   – Бу – бик озын тарих, – дип куйды. – Иркенләбрәк сөйләшербез әле бер. Ялгышмасам, отельгә сез кичә генә килеп урнаштыгыз... Очрашырбыз бит?

   – Тимерханов... Тимеркәй... Тимергали улы... – Резидә, үзалдына сөйләнгәндәй, өзеп-өзеп, бер үк сүзләрне кабатлады. – Тимеркәй Тимерханов... Булуы мөмкинме мондый хәлнең? Юктыр! Әкияттә генә ул аждаһалар чибәр егеткә әверелә. Ә тормышта... булмый, алай булмый торгандыр!

   Яр буйлап үзен үзе белештермичә кызу-кызу барган Резидә артыннан Гөлия чак өлгереп атлады. Куып та җитте, терсәгеннән эләктереп тә алды.

   – Кая болай ашкынасың, кызыкай? Күрмисеңмени, чак дулкын бәреп екмады үзеңне. Егет күрдем дип шашуың шушымы? Йә, сөйлә, ни булды?

   – Егет? Нинди егет?! – диде Резидә, еларга җитешеп. – Бу бит... Бу – җизнинең игезәге – күчермәсе ич... Ә җизни... хәбәрсез югалган. Рәхимә апа аны көтеп картайды. Гомере буе берәүгә дә күз салмый, күлмәк итәгенә берәүне дә орындыртмый өзелеп көтте. “Күңелем сизә, кайтачак” дип юанды.

   Резидәнең күз алдыннан, кино тасмасындагы кебек, Рәхимә апасының тормышы шаулап узды. Бу тарихны – Тимеркәй илә Рәхимәнең мәхәббәт кыйссасын – әнисе сөйләгәннәрдән шактый төгәл күзаллый иде ул.

   ...Авылда бер чибәр булып буй җиткергән сылуга заманында кызыгучы күп булган, әлбәттә. Әмма сөйгән яр – бердәнбер дигәне, йөрәккә ятканы – бер генә була бит аның! Тимерхан Тимеркәе – Рәхимәне сабый вакытыннан күзе белән сөеп үстергән күрше егете – үзе дә төшеп калганнардан түгел. Авылда беренчеләрдән булып тракторга утыра. Бер кашык су белән йотарлык сылукайны ничек итеп чит-ятларга бирсен соң ул?! Мәхәббәт аңлату ысулы да кызык аның: кызның судан кайтканын, кибеткә йөгергәнен саклап кына тора диярсең, юлына чыга да, әллә чынлап, әллә юри: “Йә, кайчан безгә килен булып төшәсең инде, үскәнем? Тизрәк үс, яме! Әнкәй, килен кирәк, дип, колак итемне ашый!” – дип шаяртырга тотына. “Кәләш” дип үртәвеннән оялып, колакларына кадәр кызара кыз. Әлегә моны кызык уенга юрый. Кияүгә чыгып балага бату түгел, укып укытучы булу ич хыялы.

   Ә егет егермене тутырып килә. Бүген булмаса, иртәгә армиягә алулары бар. Бөредәге чәчәк кенә булса да, күңелне җилкетә шул күрше кызы! Бит очларын чокырайтып көлүләре ни тора! Ләкин чәчәк гомере кыска. Егет армия хезмәтен тутырып кайтканчы көтеп торырмы?

   Җиткән кызга күз атучы аз булмас. Күрше кызы туганыңнан якын булыр дип кем уйлаган? Ничек аны, назлы гөлне, күрә торып ятка калдырмак кирәк! Яшь йөрәктә бөреләнгән мәхәббәт гөленең ачылмаган килеш суласын күз алдына да китерә алмый ул әлегә.

   Рәхимәгә унсигез яшь тулган көннең иртәгәсен кызны урларга ниятли егет. “Яратам, нихәл итим! Сине югалтудан куркам! Теләсәң, башка чыгарбыз. Ни дисәң дә риза. Минеке бул!” – дип сайрый торгач, кыз икеләнә башлый. Бәхете шулдыр, бәлки. Әмма ләкин озаклап яучылап йөрергә егетнең вакыты юк, сабырлыгы да җитми. Ябыштырып дисәң дә була – өенә алып кайта ул кызны.

   Иркәләнеп бергә яшәү өчен вакыт бик аз калганын, тиздән, нибарысы ай ярым бергә яшәп, мәңгегә аерылышасыларын күңеле сизгәндерме-юкмы – анысы сер томанына төрелгән. Кичке уеннарда биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачарга да өлгерми кала Рәхимә. Сабыйлыктан чыгып та җитмәгән көенә, биленә алъяпкыч бәйләп, башына яулык ябып, килен хезмәтен үтәргә керешә.

   Тимеркәй, кул җитмәгәнгә генә ничә еллар таралып яткан такта-бүрәнәләрне барлап-карап, йорт күтәрергә ниятләп йөри. Тик өйгә дигән бүрәнәләр тәгәрәп кала. Дошман сугыш башлый...

Роза МУЛЛАНУРОВА
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1242
ӨСКӘ