Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Тезләнеп тә, ятып та уйныйбыз”

16 Октябрь 2018 301
Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина-Безус 40 ел (!) гомерен Курчак театрына багышлаган кеше. Шушы вакыт эчендә ул йөздән артык роль башкарган. Рәмзия ханым Сарман районы Янурыс авылыннан, үзенә 56 яшь.
– Мәктәпне тәмамлагач, туп-туры театрга эшкә килдем, – дип сөйләп китте ул. – Укымаган килеш. 2004 елда читтән торып Казан мәдәният институтының театр факультетын тәмамладым. 2019 елда театрда эшли башлавыма 40 ел була.

– Курчак театры артисты булу хыялыгыз идеме?

– Казан музыка училищесына җырчы булырга дип килгән кеше идем. Әмма язмыш анда кадәр алып барып җиткермәде, туганнар ярдәме белән Курчак театрына эшкә урнаштым. Ул чакта татар труппасы гастрольдә иде. Алар кайтканчы бутафория цехына ярдәм итәргә дип утырттылар. Труппа кайтуга тиз генә курчак тотарга өйрәтеп, гастрольгә чыгарып җибәрделәр.

– Гаиләгез турында сөйләп китегез әле. Безус фамилиясе ирегездәнме?

– Бүген үзем генә бер малай үстерәм. Безус фамилиясе мәрхүм иремнеке, аның үлгәненә 18 ел инде. Улым Вильдан 8 класста укый. Бик тәртипле, итагатьле бала, сүземне тыңлый. Аның белән горурланам.

– Курчак театры башка театрлардан нәрсә белән аерыла?

– Аерма шунда: башка театр артистлары үзләре генә уйный, ә без икеләтә хезмәт итәбез. Үзебез дә уйныйбыз, шул ук вакытта хис-кичерешләребезне тере булмаган курчаклар аша тамашачыга җиткерәбез.

– Курчак театры бинасы бигрәк матур...

– Әйе, ерактан кычкырып тора. Дөньядагы иң матур биналарның берседер ул. Эшкә ашкынып барам. Театр янында гына яшим.

– Күбрәк нинди рольләр башкарасыз? Яратмаганы бармы?

– Иң яраткан ролем – җырлый һәм мәхәббәт уйный торган кызлар. Артистның яратмаган роле булмый торгандыр. Режиссерыбыз Илдус Насыйхович рольләрне озак, алдан яхшылап уйлап бүлә.

– Балаларга спектакль кую авырмы?

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 41нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ