Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Терелсәк тә риза, үлсәк тә...

13 Ноябрь 2018 311
Җиде эшкә чабып, бишесенә җитешеп йөргән мәлләрдә гел шулай барыр, бер дә чирләмәссең сыман. Әмма мине: “Утызга хәтле генә шулай ул. Аннары бөтен чирләрең бер-бер артлы калкып чыга башлый”, – дип куркыттылар. “Әйтмәгез, сөйләмәгез!” – дип тә карыйм, барыбер колак төбендә шул сүзләр. Бер акыллысы әйткән ди бит: телдә гел әйләнгән, колакка бәйләнгән сүзләр чынга аша, имеш...
Күзнең рәте киткәч, бардык бер. Чаллыда бу. Кердек, бар җир чиста, ялап куелган. Мәзәктәге сүзләре дә рас: дәүләтнекендә бахиллалар акчага иде бит, түләүле хастаханәдә бушлай “аяк пакеты” белән тулы кәрҗин каршы ала. Уңда – яңа заводтан чыкканы, сулда – киеп ташланганы. Ишек төбендә мөлаем, чибәр кыз утыра. Матур сөйли, елмая: кәгазьләргә имзалар куйдырып, кертеп тә җибәрә. Аны укып та тормыйсың, билгеле.

Ә нигә? Вакыт әрәм итеп, баш җимереп. “Әгәр безнең ярдәм тимәсә, тегеләй-болай ычкына калсаң, без гаепле түгел, сез моңа ризамы?” – дигән сорауга, “әйе, риза”, дип кул куябыз инде без анда, яшерен-батырын түгел. Тәгәрәп китсен кәгазе, әнә, аның каравы, ничек әдәпле сөйләшәләр. Кешегә чутлыйлар.

Кесәдә хатын биргән мең тәңкә, кат-кат кулны кесәгә тыгып бөгәр­ләнеп бетүенә карамастан, рәхәт тавышлар чыгарып шыгырдый. Шул бит инде мине монда вакытлыча булса да кеше исәбендә йөртә.


Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 45нче саныннан укыгыз!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ