Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тере мәет

14 Ноябрь 2018 428
Юмореска
Үземнең беркатлылыктан туйдым. Гел алдыйлар мине. Быел үзем алдыйм әле. Хатын бик каршы килсә дә, күндердем.

– Минем кинәт кенә үлүем турында дусларга хәбәр ит, – дидем. – Хәзер үк килеп җитсеннәр!

Үзем, хатынның кершәннәрен сөрт­кәләп, “үләргә” әзерләнә башладым. Тәрәзә пәрдәләрен ачмаска кушып, сузылып яттым.

Иң беренче Ринатлар килеп керде. Әй, аһ оралар, уфтаналар. Көлеп үләрсең. Юк. Ярамый. Мин болай да “үлек” бит. Шаркылдап көлеп яткан мәетне кайда күргәнегез бар?

Әй, уфтаналар. Әй, сораштыралар. Ачуым килеп бетте. Нәрсә сораштырырга – үлгән үлгән инде! Минем хатынның бердәнбер “начар” сыйфаты – алдаша белми. Әмма бу юлы сынатмады. Ринатның хатыны Мөршидә белән кочаклашып елашып та алдылар.

Ринат кырыйда бөтерелә.

– Кая әле, Лилия, – ди, – бер үткен пычак бир әле!

– Нигә ул п-пыча-ак?

– Кинәт үлгән кешенең эче кабара башлый. Аз гына тишеп кую кирәк булыр. Вентиляция!

Чак сикереп тормадым. Тереләй суя бит бу, мәйтәм. Хатынның мәет кебек агара башлаганын күреп:

– Йә, йә! Мин шаярттым, – ди теге.

Һе, мәйтәм, дивана! Кеше үлеп ята, ул шаяра.

– Шулай да берәр авыр әйбер кирәк, – ди.

Шап итеп минем күк­рәккә үтүк куйды. Кычкырмадым, түздем.

Ах-вах килеп, Фатыйхлар килеп керде. Алар да бөтерелә. Елашалар. Минем көлә­сем килә. Түзәм.

Әбүзәр дуслар да килеп җитте. Үзе ару гына салмыштин. Аз-маз ахылдады да:

– Лилия, – ди. – Сафуан дуска хәзер бер­нәрсә дә кирәкми. Кинәт килгән бу кайгыдан күңел әллә нишли башлады. Кхем! Аның запасы була торган ие...

Вәт, ичмасам, кеше үлеп ята, ә ул эчү хәстәрли! Башкалар да, мине онытып, минем запасны дәррәү киметә башладылар. Вәт бу җәза! Түзәргә кирәк!

Ачу китереп, Әбүзәр, минем янга басып:

– Ярый, дус, синең исәнлеккә! – дип чөмерә бит әле.

Вәт, дивана, үлгән кеше исәнлегенә эчәләрме? Менә кайда ул чыдамлыкка имтихан. Борын төбенә килмәсә...

Фатыйх:

– Лилия, үләр алдыннан Сафуан ми­ңа ике мең сум бирәсе барлыгын әйтмәдеме? – ди.

– Ю-юк, – ди бичәм. – Н-нинди бирәчәк?

Бичәмнең тавышында үткен пычак чың­лавы ишетелә иде. Чистый тереләй суя болар.

– Бәй, – ди Ринат, сүзгә кушылып, чираттагы рюмканы каплап куйгач. – Сөяркәсенә бүләк алганда алып торганны әйтәдер. Миннән дә ике мең сум алып торды. Алтын чылбыр бик кыйммәт бит хәзер.

– Карале, миннән дә өч мең алган иде! – дип кычкырып җибәрде Фатих.

– Алырлык шул, – ди Әбүзәр, ара­кы коя-коя. – Аның сөяр­кә­сен күр­сәң... Егерме мең әҗәткә кер­сәң дә үкенечле түгел. Билләһи! Перәме с-сөлек! Аккош!

– Сөя-сөяркә?! Ү-үте-ерә-м! Суям!

Мин инде хәләл җефетемнең бу хәтәр янавы тормышка ашканын көтмәдем. Тиз генә диваннан тәгәрәп төштем дә өстәл астына шуыштым. Сыер дуласа, аттан яман, ди. Ярый ла кулында уклау булса! Бәлки, бу юлы үткен пычактыр?! Кызулыгы белән кадаса, исбатла аннары гаепсезлегеңне!

Шулай мин карак песи кебек өстәл астында утырам.

– Ну, исән калсам, – мәйтәм эчтән генә, – берәм-берәм түлим мин сезгә “әҗәтләрне”!

Ә егетләр өстә күңел ача. Анда тү­шәм җимерелердәй “Ха-ха-ха! Хи-хи-хи!”

Бераздан бичәнең ягымлы тавышы ишетелде:

– Чык, чык инде, тере мәет! Чык, матурым, тимим. Барыбер алдандык...


Әнәс САФУАНОВ. “Кызыл таң”.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ