Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Үтерәм дип янаган өчен – 10 ел төрмә

27 Март 2018 788
Бездә шулай: авызыңны үлчәп ачмасаң, утыртып куярга да мөмкиннәр.
Әле менә шушы көннәрдә генә Казанның Идел буе суды 43 яшьлек ирне “үтерәм” дип янаган өчен 10 елга төрмәгә утыртырга дигән карар чыгарган. Тел үргә дә илтә, гүргә дә кертә, диләрме әле? Бу иргә икенчесе күбрәк туры килә торгандыр. Җәнҗал Сыртланов урамындагы бер йортта чыга. Дуслар җыелып кәеф-сафа коралар, эчәләр, берзаман хөкем ителгән ирнең дус хатыны торып баса да кайтып китәргә җыена башлый. Ирнең бу хатынга карата бер-бер нияте булгандыр инде, хатынның кайтырга җыенуын ул бер дә хупламый, дулый башлый, ахыр чиктә шулкадәр каны кыза ки, күрәмсең, “үтерәм” дип яный ук башлый, пычак чыгарып муенына терәүгә кадәр барып җитә. Боларның арасына дуслары кереп кенә хәвефне булдырмый калдыра. Ирне тынычландырмакчы булалар. Тик исереп бер каны кызган кешене тынычландыру дулаган үгезне тыюга тиң. Ахыр чиктә тәртип сакчысын чакыртырга мәҗбүр булалар. Ир аны да теле белән “үтереп ата”. Һәм менә нәтиҗәсе: 10 елга төрмә.

Үлем-китем юк үзе, Ходай ярдәме белән барысы да исән калалар, тик менә “үтерергә омтылган” өчен җәзалар шулай ук кырыс. Бигрәк тә хокук сакчылары янында телен тыя алмау начар тәмамланырга мөмкин. Үкенәдер дә, бәлкем, хәзер, әмма нишләтәсең, әйткән сүз – аткан ук.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ