Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Телеңне күрсәт

16 Октябрь 2018 330
Шаян хикәя
…Пнимаете, мине бер сорау борчый, ни өчен безнең татар ике телле? Аның әле берсен дә тыяр хәл юк! Русның пичәтендә ике башлы бөркет була торып та теле бер генә! Ә безнең канатлы барс бер башы белән ике телдә сөйләшә, ике гражданство иметь итә. Безгә нимидленно Рәсәй белән пичәтләрне алмашырга кирәк! Татарга ике башлы бөркет таман булачак! Аның бер башы татарча вәгазь сөйләп торыр, ә икенче башы русчалатып гел “каравыл!” кычкырыр...

Пнимаете, ике тел берьюлы сөйли алмый. Берең сөйләгәндә, икенчең юл куярга тиеш. Ягъни мәсәлән, Фәүзия Бәйрәмова булган җирдә Владимир Жириновский ... кысып кына йөрергә тиеш. Бөтен вопрос та шунда, рус сөйләгәндә татар дәшми түзәрме? Юк, кәнишне! Ну элек булса, кирегә сукаламыйча тыелып калыр идек. Ә хәзер – юк! Телебез озынайды соңгы елларда. Кабатлап әйтәм, телебез үсмәде, ә озынайды! Йә, апаем, телеңне күрсәтеп кара әле!.. Тәк, тәк, оялып торма, чыгарып күрсәт! Әнә, күрдегезме! Разве мондый телне тыеп була?! Бик әйбәт. Телнең хәзер бик кирәк чагы. Хәзер Рәсәйдә бөтен нәрсә тел белән генә эшләнә! Кем сөйли – шул ашый! Кем тыңлый – шул эшли! Татарга да тел бик кирәк! Чөнки телең булмаса, ике башлы бөркет күтәрә дә китә!

Пнимаете, ике телдә берьюлы сөйләп булмагач, бер генә телдә сөйләшәсе кала. Гел татарчага гына күчсәк – безне рус дәдәң аңламас инде, ник дисәң, безнең өйдә җит­меш ел яшәп, ул татарча җиде сүз дә өйрәнә алмады. Гел русча сөйләшүне генә калдырсак – татарларга тагын сүгенергә туры килә, чөнки русча сүгенүе рәхәтрәк.
А все же выход бар, иптәшләр! Без­гә шундый җайлы телдә сөй­ләшергә кирәк – рус та, татар да шундук аңлап алсын. Ике телне бергә кушып сөй­ләшик. Татар сүз­легеннән утыз мең сүз, рустан йөз мең сүз алабыз да шуларны бер казанга салып болгатабыз. Һәр икеңә дә аңлаешлы тел килеп чыга. Без инде күптәннән бирле: пнимаете, кә­нишне, гупчым, значит, мужыт, зәмичәтелни, әбизәтелни, как раз кебек алты-җиде һәм тагын өч хәрефле сүзләрне бик удачны кулланып сөйлибез. Руска да бераз татар телен өйрәнергә туры килер.

Национальный вопроска килеп терәлгәч кенә телсез калды димә­гез, сөйлим әле...
Кем белә, бүген русларда күпме татар бар? Җиде миллионмы? Уникеме, бәлки егерме биштер, ә? Мин дә белмим. Перепись үткәрергә вакыт юк – референдумнар күбәйде. Ну шунысын яхшы беләм – халык саны кими, иптәшләр... Кавышучылар көннән-көн арта, гүләйт итүчеләр дә җитәрлек, ә халык үрчеми. Чөнки көн саен бала ясап була, ә көн саен бала табып булмый. Бала үстереп баракларда-общежитиеләрдә чи­ләнеп ятканчы берәр хатынга йортка керүең җайлырак.
Пока халык санын качаклар хисабына арттырабыз. Правды, кемнең кайсы милләттән икәнен ачыклавы көннән-көн кыенлаша. Тышкы кыяфәтенә карап кына кешене танып булмый хәзер. Элек кемнең кем икәнен психбольницаларда барыбер ачыклый торган идек. Бүген исә кешенең милләтен ухо-горло-нос врачы да ачык­лый алмас. Чөнки бездә хәзер кечкенә борынлы яһүдләр, зәңгәр чәч­ле татарлар, кысык күзле руслар һәм сап-сары башлы негрлар күбәйде. Нотык сөйли-сөйли тел очыңа төер чыкса, кемгә төкерергә белмәссең!

Кешенең милләте ни өчен кирәк, диярсез инде сез. Кирәк! Бөтен халык бер тишеккә тулмасын өчен кирәк ул. Буталмасын дөнья! Юкса, айга карап чукынырга ярамаган кебек, дуңгыз итеннән бәлеш пешерергә ярамый! Чалманы муенга шарф итеп урарга ярамаган кебек, чапанны мини-юбка итәргә ярамый! Русны сөннәткә утыртырга ярамаган кебек, комганнан чәй эчәргә ярамый!
Күзгә күренеп үзгәрәбез...

Кешечә булсын, дип, без дә буй-буй байрак астына тезелдек. Тарихта беренче тапкыр үзебезнең гимнны яздык. Правды, халыктан күптөрле тәкъдимнәр килде, ник ул де­путатлар “Их сез, матур кызлар!” дигән җырны гына гимн итеп алмадылар, дип җанга тиделәр. Во-первых, иптәшләр, яңа җыр чыккан саен гимн алыштырып булмый, икенчедән – Асаф Вәлиев җырлап йөри торган ул җыр удмуртларның күптән списать ителгән җыры!

Таким образым, телебез бар, милләтебез яши, гимныбыз яңгы­рый, байрагыбыз җилферди! Калганы – базарда!

Пнимаете, милли мәсьәлә буенча артык телеңә салынырга ярамый, күп сөйләсәң – телеңне кыскартырлар...

Рубрика: ПРОЗА Автор: Кәрим Кара

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ