Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Татарстанда яшәүче руслар татар телен белергә тиешме?

28 Июль 2017 383
Арчада нотариуска керергә дип, ишек төбенә килеп бастым. Чиратта ике генә кеше утыра. «Кайсыгыз ахыргы?» – дим, үземнең кем артыннан керергә тиешлегемне белергә теләп. Чираттагы ике бөртек кеше дәшми. Мин русчага күчеп: «Татарча белмисезмени?» – дим. «Юк», – диләр. Мондый чакта мин рус теллеләрдән һәрвакыт тагын кайсы телне белүләрен сорыйм. Гадәттә, җавап урынына тынлык була. «Мин менә сезнең телдә дә, үземнең туган телемдә дә сөйләшәм дә, язам да. Ни өчен сез шулай артта калдыгыз соң?» – дим кызганган кыяфәт чыгарып. Җавап ишетелмәгәч, сорауны бүтән кабыргасы белән куям: «Минем балаларым русча да, татарча да яхшы белә, инглиз телендә дә аралашалар, моннан тыш тагын бер телне чамалыйлар әле. Сезнең балаларыгыз кайсы телләрдә сөйләшә?» – дим. Җавап урынына башлар аска иелә. Бәхеткә, мин бу очракта күрше халыкның агрессив булмаган вәкилләре белән аралашам, шуңа сөйләшү конфликтка әверелми, тыныч кына үтә.
Ә бит рус халкын алдадылар, башка телләрнең бернигә дә кирәге юк, рус телендә аралаша алсаң шул җитә дигән тамырдан ялгыш идея белән саташтырдылар. Әлеге идея белән агуланган күпмиллионлы халык үсеш ягыннан артта кала башлады, икътисадның җимерелүе, милләтара һәм дәүлатара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе фонында рус милләтчеләре бер теллелеккә ике куллап ябышты. Рус халкы кайда гына яшәсә дә, бары тик бер – рус телле генә булырга тиеш дигән фикер нылап урнашты. Бу зур фаҗигаләргә дә китереп өлгерде инде: Донбасста тел сылтавы белән кан түгелде, хәзер мөстәкыйль дәүләтләр булып яшәүче элекке союздаш дәүләтләрдә дә русларның төп халык телен өйрәнергә теләмәве кискен конфликтлар китереп чыгарырга гына тора.

Башка халыкларның хәтта үз алфавитларында язарга омтлышы да россияле русларда агрессив үч алу тойгысы уята. Соңгы вакытларда Казахстанда латин графикасына күчү омтылышын да рус милләтчеләре сөңгеләр белән кабул итте. Әйтерсең, Казахстан һаман да Россиянең бер колониясе, анда рус теленең дәүләт теле булуы гына җитми, казахлар да үз телләрен бөтенләйгә онытырга, русча язарга, сөйләшергә һәм уйларга тиешләр.
Антоненко дигән фамилияле россиялеләр гаиләсе 2002 елда Белоруссиягә күчеп яши башлый. Бәйсез бу дәүләттә ике дәүләт теле бар. Анда шулай куелган: белорус һәм рус телләренең берсен генә белмәсәң дә, дәүләт оешмаларында эшли алмыйсың. Белоруссиягә күчеп килгән башка милләт вәкилләре бәхәсләшеп тормый: гадәттә белорус телен генә түгел, рус телен дә өйрәнәләр. Нигә үз-үзеңне чикләргә ди әле, яңа тел – яңа офыклар дигән сүз бит ул. Тел өйрәнү фикерләүне үстерә, акылны камилләштерә, креативлык барлыкка китерә. Шуңа күрә уңышка ирешергә теләүчеләргә иҗади фикерләргә өйрәнү өчен, ничә яшьтә булуга карамастан, нинди дә булса яңа тел өйрәнергә киңәш итәләр. Тик бөек рус халкы вәкилләре мондый киңәшләргә саңгырау кала. Үзләре өйрәнми генә түгел, балаларын да тел өйрәнүдән читләштерәләр. Антоненколар гаиләсе белән дә шулай була: алар чит илгә яшәргә дип күчеп килгәч, балаларын рус мәктәбенә бирәләр, әмма шаккаталар. Баксаң, Белорус дәүләтендә рус телен генә түгел, белорус телен дә өйрәтәләр икән һәм җитмәсә, белорус әдәбиятын һәм белорус тарихын да белорусча укыталар. Рус баласының мие ул кадәр киеренкелеккә чыдамый дип, гаилә белорус телен өйрәнүдән баш тартып гариза яза һәм берничә ел укыганнан соң, проблема килеп туа: дәүләт телен өйрәнмәгән бала тугызынчы сыйныф өчен аттестация үтә алмый икән. Россиялеләр, билгеле инде, мондый очракта үзләре яшәгән ил кануннарын гаепли, яклау сорап Россиядәге рус матбугатына мөрәҗәгать итәләр. Рус журналистының чит илдә яшәүче рус телле Антоненкога биргән сораулары һәм җаваплары кызыклы һәм гыйбрәтле. «Ни өчен Белоруссиядә яшәп тә белорус телен өйрәнмәдегез?» – дигән сорауга алар: «Хаҗәт булмады, русча гына белсәң дә монда рәхәтләнеп яшәп була», – дип җавап бирәләр.
Ә менә Үзбәкстаннан килеп Минск метросына эшкә урнашкан ханымның проблемасы туган. Ул белорус телен бик җиңел генә өйрәнгән, ә рус телен өйрәнергә хаҗәт юк дип уйлаган. Дөрестән дә, беренче карашка бар кеше дә белорусча аңлаган белорус илендә нигә русча өйрәнеп мәшәкатьләнергә ди әле? Тик закон бар, белорус законы метрода эшләүчеләргә икенче дәүләт телен дә мәҗбүри итеп куйган. Үзбәк хатыны белорус теле белән генә дә рәхәтләнеп яши алган булыр иде дә, әмма аның ашына Россиядән килгән исерек бер рус таракан булып төшкән. Метрода тәртип бозып сугыш чыгарган россиялегә үзбәк хатыны рус телендә эндәшә алмаган, кисәтүне белорусча гына ясаган. Тегесе исә үзенең законлы хокукын шунда ук якларга керешкән: жалобалар кенәгәсен сорап алган һәм метро хезмәткәренең русча белмәвеннән зарланып язып куйган. Хәзер инде үзбәк мигрантының эшендә зур проблема килеп туган, чөнки ул законны тупас бозучы булып исәпләнә.

 Менә шундый законны безең Татарсанда да күптән кертергә вакыт бит инде. Халык белән эшлисең икән, татарча да яхшы бел! Югыйсә, нотариуска керүгә, миңа тагын туган телемне онытып торырга туры килде. Юрист үзе татар кешесе, әмма туган телен шулкадәр итеп җырмачлый: ни ул мине аңламый, мин дә аның туган телендә сөйләшүен төшенә алмыйм. Менә шундый канун гамәлдә булса, бездәге руслар татар теле нигә кирәк дип «тел тиранлы»гына каршы митингларга чыгып мәшәкатьләнмәс, шыпырт кына телне өйрәнерләр иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ