Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Татарча җырлаучы кара тәнле Оливьер: “Гаиләдә 17 бала без” (ВИДЕО)

27 Декабрь 2016 2284
Моннан бер атна элек кара тәнле егетнең татарча җырлап төшкән видеосы Интернетны шаулаткан иде. Ул анда “Эх, алмагачлары” җырын башкарды. Безнең телдә бик оста җырлагач, ул егетне эзләп табарга булдык.
Аның исеме – Оливьер Мукенди Мбвебве. Казанга Конго республикасының Киншаса шәһәреннән килгән. Әтисе Нтите Изидор Мбвебве, ә әнисе Астриде Кабоко исемле.

Оливьер Казанда инде 5 ел яши икән. Тулай торакта тора. Бүгенге көндә КАИның магистратурасында белем ала. Икътисад һөнәрен үзләштерә. Бирегә ул үз иленнән килешү буенча укырга килгән. Казанда яшәү аңа бик ошый. Гәрчә Оливьер Россиянең күп кенә шәһәрләрен күрсә дә, Казанны иң матуры дип саный. Монда яшәргә рәхәт, ди ул. Ә болай Оливьер Екатеринбург, Краснодар, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Чабаксар кебек шәһәрләрдә булган.




 – Гаиләдә 17 бала без, – ди Оливьер. – 10 кыз һәм 7 малай. Мин унөченчесе булып дөньяга килгәнмен. Әтием берничә хатынга өйләнде. Шуңа балалар саны да 17гә җитә. 4 ел тулай торакта татар егетләре белән күршеләр булып яшәдем. Алар миңа татарча өйрәтәләр иде. Татарча җырлар тыңлаттылар. Татар җырлары шулкадәр ошады. Аннары бәйрәм оешмасы белән эшли башладым. Алар мине татарча әйбәтләп җырларга өйрәтте.

Оливьерның “Эх, алмагачлары” җырын башкарган видеосының тарихы болайрак. Ул аны бер дустына хаталары юк микән дип тыңлатырга гына җибәргән булган. Ә тегесе башка кешегә җибәргән. Менә шуннан әлеге видео бөтен дөньяга таралган да инде.

Оливьер үзе француз, инглиз, рус һәм туган теле – лингалада аралаша. Аның Казанда 5 ел яшәү дәверендә бер мәртәбә дә туган ягына кайтканы булмаган. Әти-әнисе белән телефон, интернет аша гына аралашып торалар. Сагынуы бераз йөзенә чыкса да, әле аңа тагын бер ел укыйсы икән.

– Банкетларда татарча җырлаганда татар кешеләре ахырдан яныма килеп рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Мине яхшы кабул итәләр. Әлегә “Мин сине яратам”, “Эх сез матур кызлар!” һәм тулысы белән “Эх, алмагачлары” җырларын беләм. Киләчәктә татарча җырларны арттырырга телим. Ә “Акчарлак” газетасы укучыларын якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм, – диде Оливьер.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1729
5 Октябрь 2018 11:37 1445
21 Сентябрь 2018 14:17 1402
ӨСКӘ