Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Татар теле – Аллаһы бүләге ул

26 Октябрь 2018 316
Бер милләт, халык яки тел икенчесеннән өстен булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә: “Минем каршымда иң хәерлегез – Аллаһы Тәгаләгә иң якын булганыгыз”, – ди. Раббыбыз халыкларны да, милләтләрне дә, телләрне дә тигез күрә.
– Күренекле галим Шиһабетдин Мәр­җани: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе – милли тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф”, – дигән. Республикада татар теле тирәсендә ыгы-зыгы купты. Диндә тел булмаса да, дин әһеле буларак, бу вәзгыятьнең сәбәпләрен нидә күрәсез?

– “Рум” сүрәсендә: “Аллаһы Тәга­ләнең олуг нигъмәтләреннән: күкләр белән җирне барлыкка китерүе, сезнең телләрегезнең һәм тән төсләрегезнең төрле иттереп булдырылуы”, – диелә. Дөреслектә, моны аңласак, Аллаһы Тәгаләнең шушы нигъмәтләрендә бик күп мәгънә ята. Әлеге аятькә нигезләнеп шуны әйтә алабыз: тел – Аллаһы Тәгаләнең милләткә биргән бүләге һәм байлыгы. Әти белән әнигә – бала, адәм затына – акыл, кемгәдер хәерле хатын яки ир, мәхәббәт бүләк иткән кебек, телне дә Раббыбыз безгә бүләк итеп иңдергән. Аны безгә әниебез биргән дип кенә уйлап ялгышырга ярамый. Телне татар теле укытучысы гына да өйрәтмәгән. Ул – Аллаһы бүләге. Ул мал бирсә, без шул байлыкны сакларга тырышабыз, моның өчен көрәшәбез, көчебезне кызганмыйбыз. Әгәр Раббыбыз бала бирсә дә, аны хезмәт куеп үстерәбез, укытабыз, һөнәрле итәргә, зур кеше итеп күрергә телибез. Аллаһы Тәгалә милләткә татар телен биргән икән, без аны шулай ук сакларга бурычлы. Әйе, филологларның, башка белгечләрнең телнең килеп чыгышы турында төрле фаразлары булырга мөмкин. Тик шуны онытмыйк: һәрнәрсәнең бу дөньяда сәбәбе бар. Аллаһы Тәгалә: “Җирдә һәм күктә булган һәрнәрсә минеке”, – ди. Телне саклау ни өчен кирәкме? Раббыбыз “Хүҗүрәт” дигән сүрәдә: “Әй, адәм балалары (Ул шул рәвешле Җир йөзендәге барлык халыкларга мөрәҗәгать итә – ред.), Мин сезне бер ата һәм бер анадан яраттым”, – ди. Җир йөзендәге барлык адәм балалары – туганнар, барыбызның да ата-анасы – Адәм (г.с.) белән Һәва анабыз. Аять: “Әмма Мин сезне бер-берегезне танып, үзара ярдәмләшеп, шушы милләттән, халыктан икәнегезне белеп яшәсен өчен халыклар, милләтләр буларак яраттым”, – дип дәвам итә. Бер милләт, халык яки тел икенчесеннән өстен булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә: “Минем каршымда иң хәерлегез – Аллаһы Тәгаләгә иң якын булганыгыз”, – ди. Раббыбыз халык­ларны да, милләтләрне дә, телләрне дә тигез күрә.

– Татарстанда татар теле белән бәйле шундый күңелсез хәл килеп чыгуга беренче чиратта кем гаепле дип уйлыйсыз? Татар һәм рус милләте арасына таяк тыгарга тырышалар дип әйтүчеләр дә бар бит...

– Мин һәрвакыт Коръәни Кәримгә таянам. Анда: “Килеп чыккан барлык авырлыкларның сәбәбе – үзегез кылган гамәлләрнең нәтиҗәсе”, – диелә. Адәм баласы, бу очракта татар халкы, үзенең эш-фигыльләрен барларга тиеш.

–Татар халкы дигәндә кемне күздә тотасыз: җәмәгатьчелекнеме, зыялыларнымы, түрәләрнеме, гади кешеләрнеме, татар теле укытучыларынмы, мәктәп директорларынмы?

– Мин авыл мәктәбендә укып белем алдым. Кемдер бәхәскә керер, килешмәс, ләкин ачылып яткан хакыйкатьтән качып булмый. Безнең өчен иң авыр фән – геометрия иде. Ләкин укытучы аны кызыклы, дөрес һәм тиешле дәрәҗәдә уздыра, үз фәнен шултикле белә, аңа җитди карый иде. Без – авыл балалары – геометрия фәне безгә тормышта нигә кирәк дип уйламасак та, укытучының осталыгы, аның хезмәт нәтиҗәсе аша дәресне яраттык. Ягъни мөгаллим үз эшенең остасы, гыйлемле икән, балаларда теләсә нинди фәнгә мәхәббәт уята ала. Физкультураны матур итеп укытса – физкультура, химияне кызык­лы итеп уздырса – химияне һ.б. яратачакбыз. Монысы – беренчедән.

Икенчедән, әнием гомере буе рус теленнән укытты, үз фәнен бик югары дәрәҗәдә белде. Яраткан шәхесләре – Александр Пушкин белән Михаил Лермонтов. Әнине пушкинист дия идем. Бөек шагыйрьнең кайда булганын, кайсы йортта тукталганын, ничек яшәгәнен барлык нечкәлекләре белән белә иде. Әти исә тарих фәнен укытты, шулай ук дәресләре русча узды. Шуңа да карамастан, өйдә бер рус сүзе ишетмәссең, саф татарча гына сөйләшү тәртибе куелган иде. Аллаһы Тәгалә биргән бүләкне, ягъни телне саклау – әти-әниләрнең дә иң изге һәм иң зур бурычы. Күрәсең, бу мәсьәләләрдә безнең җитешсез якларыбыз бар. Әти-әни, укытучылар “бөтен дөнья инглизчә аралашканда, татар теле нәрсәгә кирәк инде” дигән уй белән яшәсә, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бүләген кире ала. Республикабыз мисалында да, Раббыбыз, чит кешеләр кулы белән ана телебезне, Тукай телебезне ала башлады. Аның каравы, халык уяна! Бу мәсьәлә безнең өчен гаять зур. Тел нигъмәтен саклап калу өчен һәркайсыбыз тырышырга тиеш.

– Мөселманнар арасында беренче урында тел түгел, дин тора, диләр. Әмма мөфти Камил хәзрәт күп дини хезмәтләрнең татар телендә язылуын, аларны өйрәнергә кирәклекне ассызыклап, татар теленә ихтыяҗ булуны әйтте. Димәк, дин әһелләре дә әлеге хәлдә читтә калырга тиеш түгел. Алар нәрсә эшли ала?

– Әйе, намазны гарәпчә укыйбыз, доганы да гарәпчә кылабыз. Нинди генә милләттән булсак та, беренче урында дин тора һәм татар мөселманнары арасында да татар теленә битараф булган кешеләр очрый. Ләкин Ислам шултик­ле сыгылмалы дин, ул һәр чорда һәр милләтнең тарихына, мәдәниятенә, дәрәҗәсенә карап, юл таба алган. Татар халкындагы Ислам мохите башка илләрдәгедән аерыла. Чөнки безгә халкыбызда булган менталитет та, тел дә, гореф-гадәтләр дә килеп кушыла. Динне намаз, ураза, хаҗ һ.б. кебек үзгәрми торган гамәлләр тәшкил итсә дә, татар мөселманнарына гына хас үзенчәлекләр бар. Бу әдәп-әхлак, мөгамаләт һ.б. чагылыш таба. Динебезне халыкка тиешле дәрәҗәдә җиткерү өчен дә милләтебезгә телебезне саклау гаять мөһим. Бу уңайдан узган җомгада Казанның бөтен мәчетләрендә татар телен сак­лау турында вәгазьләр сөйләнде. Гомумән, бездә җомга вәгазьләре татарча сөйләнә. Һәрьяклап, шул исәптән дини яссылыкта да, татар теленең байлыгын күрсәтергә кирәк. Бу – сүз төзелеше, морфология белән генә түгел, милләтнең күренекле шәхесләре, әйтик, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, аларның хезмәтләре белән дә бәяләнә. Тукай Коръәнгә беренче булып шигъри тәфсир язган кеше бит! Аллаһы Тәгалә татар телен биргән икән, Ул белә: безнең күңелгә фәкать шушы телнең аһәңе, авазы аша гына тәэсир итеп була.

– Үзегез балаларыгыз белән нинди телдә аралашасыз?

– Өйдә беренче урында татар теле тора һәм бөтен мәсьәләләр, аңлашулар, әңгәмә корулар бары тик туган телдә генә алып барыла. Ләкин мин үземә балаларым чит телләрне белергә тиеш дигән максат куйган идем. Кызларым татарча, русча, инглизчә, төрекчә һәм гарәпчә белә. Кече кызым кытай телен өйрәнү хыялы белән яна. Һәр тел адәм баласына бер дөнья бүләк итә бит. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә инкыйлабка кадәр шәкертләр дүртәр тел өйрәнгән. Ул вакытта зур гыйлем фарсыдан килгән һәм фарсы теленә өстенлек биргәннәр, инглизчәгә ихтыяҗ булмаган. Безгә хәзер күп мәгълүмат Европа, Америкадан килә, билгеле, инглиз телен өйрәнми мөмкин түгел. Революциягә кадәр Иж-Буби мәдрәсәсендә дә нинди генә телләр укытылмаган! Бервакыт Мәскәүдән килгән комиссия карый, программада рус теле юк, укытырга боерып китәләр. Бер елдан соң килеп тикшерсәләр, Иж-Буби шәкертләренең рус телен белү дәрәҗәсе Мәскәү университеты студентларыннан күпкә югары булып чыга. Бер телне өйрәнгән кеше башкасын җиңел үзләштерә. Әмма ана телеңне оныту, тарихыңны, мәдәниятеңне, гореф-гадәтләреңне белмәү бик аянычлы хәл. Әйтик, Финляндиягә барсаң, фин татарлары үзебезчә фикерләрен җиткерә. Америка, Австралия татарлары да шулай. Ә без, Татарстанда яшәп, сөйләшкәндә русча күзләр кыстырабыз, телебезгә шултик­ле ваемсыз карыйбыз. Пәйгамбәребез хәдисендә: “Тынычлыкны югалткач кына кадерен белерсез”, – ди. Телне, тынычлыкны югалтырга ярамый, чөнки кадере зур.

– Тел беттеме, дин бетәчәк, дигән фикерләр дә ишетергә туры килде. Татар телен кыссалар, татар мөселманнарына да тәэсир итәчәкме? .

– Әлбәттә, тел динебезгә дә зур йогынты ясый. “Акчарлак” газетасын гына мисал итеп алыйк. Ул 40 меңгә якын данә белән тарала. Гаиләдә ике кеше генә укыса да, күпме халык укый булып чыга! Димәк, халыкта татарча мәгълүматка, татарча вәгазьгә сорау бар һәм зур. Татарча газета-журналлар, китаплар, әдәби-мәдәни тапшырулар бетсә, маңкортка әйләнәчәкбез. Тел бетсә, мәдәният тә, тарих та, үткәннәр дә, киләчәк тә югала. Ә бит телдә байлык күп: анда матур әдәбият та, шигърият тә, мәдәният тә, сәнгать тә һ.б. бар. Аны саклап калу гына түгел, киләчәктә сыйфатын күтәрү турында да уйлансак иде.

– Татар теленә бәйле вәзгыятьнең чишелешен нидә күрәсез?

– Мәҗбүри рәвештә укытуны саклап калу кирәк дип саныйм. Бу – иң зур мәсьәлә. Әгәр шушы нигез сакланса, бинасын төзергә була. Сүземне тәмамлап тагын шундый мисал китерергә телим: Япониядә татар мәчете бар. Анда соңгы татар имамы вафат булгач, татар җәмгыятеннән аның урынына куярлык кеше табылмый. Хөкүмәт Төркиягә мөрәҗәгать итеп, дин әһеле китерәләр. Аңа ике ел эчендә япон телен өйрәнергә дигән бурыч йөкләнә. Бүгенге көндә ул японча иркенләп вәгазь сөйли. Вәгазьләр Алмания мәчетләрендә – алманча, Америкада – инглизчә, Франциядә – французча сөйләнә. Ягъни һәр дәүләт үз милли телен саклый. Без дә бит бөек, күпсанлы халык. Телебез башкалардан һич кенә дә ким түгел. Без аны лаеклы итеп күрсәтергә, өйрәнергә тиеш.

Архивтан...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1674
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1299
ӨСКӘ