Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Татар радиосы” алып баручысы Ләйсән Таишева әни булды!

7 Декабрь 2017 3520
Бу турыда Ландыш Нигъмәтҗанова (Ләйсән Таишеваның бертуган абыйсы Фәритнең хатыны – ред.) “Инстаграм” битендә хәбәр иткән.
“Ура! Безнең Ләйсәнебез дә бүген әни булды! Котлыйбыз! Исән-сау, әти-әнисенә зур шатлык, бәхет булсын! Тагын бер кечкенә, тәмле малай дөньяга килде!” – дип язган ул.

“Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга аваз салды. Авырлыгы – 3540 грамм, буе – 54 см. Хәзерге вакытта баланың да, үземнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Кайчан өйгә кайтуым турында әлегә әйтә алмыйм. Исемне ирем белән бергә сайладык, улыбызга Ролан диеп кушачакбыз”, – дип шатлыгы белән уртаклашты әни кеше.

Без дә Ләйсәнне һәм Александрны сабыйлары тууы белән котлыйбыз! Сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле, игелекле бала булып үссен!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ