Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Татар Малай Радик Юлъякшин концертында сөйгәненә тәкъдим ясаган

28 Ноябрь 2017 2286
Шушы көннәрдә иң популяр блогерларның берсе Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) Радик Юлъякшин концертында сөйгәненә тәкъдим ясаган. Кызның исеме – Илүзә, тумышы белән Апас районыннан.
“Мәхәббәт тынычлыкны ярата диләр, шуңа да карамастан үзеңнең бәхетеңне тапкап, “Мин бәхетле!” дип бөтен дөньяга кычкырасы килә. Менә шулай дип әйтергә планлаштырган идем, сәхнәгә баскач, каушатты, барысын да оныттым. Ничек әйтсәм дә иң мөһиме – син минем тәмлүшкәм һәм мин сине бик нык яратам”, – дип язган Ринат “Инстаграм” битендә.


– Ринат, сөйгәнең кайсы ягы белән башыңны әйләндерде?

– Гадилеге, сөйкемлелеге белән. Дөньяга булган карашы ошады. Башка кызларга охшамаган ул. Хәтта итальян кызларын хәтерләтә дияр идем. Озын буйлы, кара чәчле.

– Озак очраштыгызмы?

– Тугыз ай. Безнең әле һаман да бер-беребезне танып белү процессы бара. Ошамаган якларыбызны турыдан бәреп әйтергә тырышабыз. Киләчәккә планнар зурдан.

– Кайда, ничек танышкан идегез?

– Илназ Сафиуллин оештырган дискәтүктә. Дуслар белән утырып торганда, бер кызның гел безнең якка каравына игътибар иттем. Очрашып йөри башлагач, бу хакта үзеннән дә сорадым әле. Баксаң, аның күзе начаррак күрә икән. Шуңа гел безгә караган кебек тоелган. Үзе беренче булып минем белән фотога төшәргә килде. “Әйдә, минем телефонга төшәбез. Сыйфаты да яхшырак чыгачак. Аннан миңа язарсың, фотоны җибәрермен”, – дидем. Әнә шулай аралашып киттек. 27 январьда танышкан идек, мартта йөри дә башладык. Ул вакытта сөйгәнемнең егете дә бар иде әле.

– Ике атна элек йөргән кызыңның туган ягы Апаска кайтып, әти-әниләре белән дә танышып килдең. Утын ярдырып, сынап та карадылар бугай үзеңне?

– Әтисе белән таныштым. Кызганыч, әниләре чирләп вафат булды. Өч апасы, ике абыйсы бар. Бик рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Ачык, рәхәт кешеләр. Алар мине блогер буларак моңарчы да беләләр иде инде, менә якыннан аралаштык. Гаиләләре бик ошады. Шундук якын булдылар. Ә утын яруга килгәндә, икенче көнне йорт тирәсен карарга чыккач, “Әйдәгез, берәр эш бирегез әле миңа”, – дидем. Йөргән кызым чәчен буятырга киткән, вакыт та бар иде. Эшсез утырырга яратмыйм. Рәхәтләнеп утын ярдым. Бик җиңел ярылды ул.

– Аннан, “Инстаграм”да язганда да, сөйләшкәндә дә “кызым” дип әйтәсең. Татарда бит “йөргән кызым” дип сөйләшү кабул ителгән...

– Аны икенче төрле аңларга кирәк. Мин дә бит малай түгел, ә егет, 31 яшь үземә. Ә “Инстаграм”да “Татар малай” буларак танылдым. Балам булмагач, мин ул сүзне яраткан кешегә әйтелә торган кебек кабул итәм. Үзенә исә, “матурым”, “тәмлүшкәм” дип эндәшәм.

– Белүебезчә, бүгенге көндә машинаң юк (Ринат машинасын сатып, ипотекага беренче кертем ясаган – авт). Кызлар бит хәзер күбрәк машиналы егетләрне карый. Ә синең йөргән кызың бу турыда ни уйлый?

– Без аның белән җәяү йөрергә яратабыз. Машинада барганда сөйләшү бер төрле, җәяү йөргәндә бөтенләй икенче була. Ихласрак димме... Рәхәтләнеп, тыныч кына барасың. Бәлки ул эченнән нәрсәдер уйлыйдыр да, ләкин миңа сиздергәне юк. Без бит әле яшь. Машинам да булыр, Алла боерса!

Яшьләрне котлыйбыз! 

Тәкъдим ясау мизгелләре: 


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ