Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тапты... һәм югалтты

2 Март 2020 3242
Элек Сиринә мондый түгел иде. Күңеле йомшаграк, теле тәмлерәк, йөзе ачык... Тормыш кырысландырды. Ул бит язмышы болай булып чыгар дип уйламады. Үзе әтиле гаиләдә үскәч, тормыш йөген ир-ат тартырга тиеш дип белеп үсте. Ире күләгәсендә иркәләнеп кенә тормыш итәргә җыенган иде хатын. Сайлаган яры – Әхнәфе бик гади кеше булып чыкты. Эшкә бара, сәгатен тутыра да кайтып утыра. Хезмәт хакын санап тормый, көне-сәгате белән хатынына тоттыра. Шуның белән шул. Җитәме ул акча гаиләне алып барырга, юкмы – анысы хакында баш ватмый.

Сиринә башта:

– Ир башың белән бер окладта утырасың! Гаиләле кеше болай яши димени! Малаең үсеп килә, аңа көннән-көн күбрәк кирәк була бара бит! – дип, оялтырга маташа иде. Әхнәф андый чакта башын юләргә салып сөйләшә:
– Соң... Урларга кушасың мәллә?

– Нишләп урларга? Бүтән ир­ләрне кара, әнә! Ничектер табалар бит җаен.

– Бүтән ирләрне белмим мин! Миңа булганы җитә...

Кулын селтәде Сиринә – ирен кеше итеп булмаслыгын аңлады. Җиң сызганып үзе тотынды. Дөресрәге, әтисе булышты – үзенең аяк киемнәре ремонтлый торган остаханәләренең берсен аңа бирде. Сиринә баш-аягы белән эшкә чумды. Өйгә йокларга гына кайта торган булды. Әхнәфе баштарак баш күтәрә башлаган иде, Сиринә аны бик тиз урынына утыртты: аңламас җиреннән аңлады ир дигәне. Ашарга да үзе пешерә хәзер, баланы да карый, йорттагы хатын-кыз эшләре дә бөтенесе аңа калды.

Ике ел дигәндә аягына басты Сиринә. Остаханәгә өстәп, берничә җирдә аяк киеме кибетләре дә ачып җибәрде. Бар тапканын өенә ташыды. Тик менә улы Райнурның үскәнен генә күрми калды. Кай арада үсеп җитте ул бала, кай арада кулдан ычкынды? Әле бер, әле икенче сәбәп белән өйдән акча ташыды: нәрсәгәдер класс җитәкчесе җыя, спорт секциясенә фәлән кадәр кирәк булып чыга, мәктәпләрендә авыру бала бар икән, шуңа хәйрия ярдәме күрсәтәләр...

Бервакыт улының шактый со­ңа­рып, күзләре калайланып кайтканын күргәч, Әхнәфнең күңеленә шом керде. Малай аның сорауларына җавап бирерлек хәлдә түгел иде, караватына көчкә барып җитте... Ирнең йокысы качты. Шөбһәләнүен хатынына әйтергә курыкты. Иртән эшенә барып утырганчы ук улының мәктәбенә сугылды.

– Килгәндә килә, килмәгәндә – юк, – диде класс җитәкчесе. – Укуының рәте-чираты күренми. Бүген үзем сезгә барырмын дип тора идем әле.
Малайның үз-үзен тотышы көннән-көн ямьсезләнә барды. Әх­нәф түзде-түзде дә, хатынына әйтми булдыра алмады:

– Минем көч кенә җит­мәячәк аңа! – диде.

Сиринә башта кадакланган шикелле утырды. Аннары ике йодрыгын өстәлгә берьюлы китереп төйде:
– Син! Син генә кулдан ычкын­дырдың малай актыгын! Хәзер артыгыздан миңа җыештырыргамы? Ике имгәк!

Райнур белән кичен сөйләшүнең мәгънәсе юк иде. Төнне ничек кирәк – шулай уздырдылар да, иртән Сиринә улын көрәк хәтле куллары белән урыныннан сөйрәп торгызып бастырды.

– Җыен! Китәбез!

Малай дәшми генә әзерләнде. Әнисенә каршы әйтү – стена белән сөйләшүгә тиң. Колга буйлы улын Сиринә машинасына сөйрәп алып чыгып утыртты. “Наркодис­пансер” дигән язулы соры бина каршына килеп туктагач, Райнурның күзләре акайды. Тик каршы килеп азапланырлык хәле юк иде. Машинадан чыккач, әнисе артыннан сөйрәлеп кенә атлады...

Әле бусы башы гына булган икән. Малай аннан качып кайта торды, анасы кире илтеп сала торды. Кайткан саен йорттан әле бер, әле икенче әйбер югалды...
Бер кайтуында Райнур Әхнәфнең каршына чүгәләп утырып елады.

– Бик авыр минем хәлем, әти! Терелү юлын үзем генә беләм, бераз акча гына кирәк!
Әхнәф улын кызганудан ыңгырашып куйды:

– Бирсәм, әниең дулар бит...

– Бир син миңа акча, күзегезгә күренмәм, эзләсәгез дә, тапмассыз...

Әхнәфнең йөрәге кысылды:
– Алай димә, улым... Синсез ничек яшәмәк кирәк!

Ул кичне Райнур анасына соңгы тапкыр кайтып күренде. Ах, күренмәгән булса икән! Сиринә аның бүлмәсенә шаулап килеп керде:

– Әйттемме мин сиңа ике генә юл бар дип?!

Райнурның башын кү­тә­рер­лек тә хәле юк, үзе дә аңламаган тел­дә мыгырданды гына. Сири­нәнең ярсуы чиктән ашкан иде, улын, икегә бөкләп, кап­чык сыман иңенә күтәреп салды.

– Юк икән, юк инде! Җә­һәннәмгә олак! Сине көйләп йөрүдән уздым, бигайбә!
Бу юлы үзе урнаштырып йөрмәде, диспансер ишеге төбенә ишеп төшереп кенә калдырды:

– Кайтып күренәсе булма! Барыбер кертмәячәкмен! Юк минем улым моннан соң! Үлде!

Сиринә үзенекен итте: өйдә Райнурның исеме ишетелсә дә кара тавыш чыгара иде. Әхнәф аннан качып кына ике арада йөрде. Улы өчен бәгыре өзгәләнде. Тормышы тоташ карага коелгандай булды. Әүвәл хатыны җилкәсенә ышык­ланып, бер кайгы күрми яшәгән ир бөтенләй югалып калды. Тотыныр җирен югалтты, улын упкыннан тартып чыгару авырлыгы берүзе өстендә калды.

Башыңа төшсә, башмакчы буласың, диләрме? Әхнәф әле берсеннән, әле икенчесеннән бурычка акча җыйды. Тәмам биреште, таушалды. Кайда нәрсә ишетә, улын дәваланырга шунда йөртте. Хатынына командировкага барам дигән булып чыгып китә иде. Хәер, Сиринә болай да иренең кайда нишләп йөрүен тикшермәде, үз эшенә тәмам кереп чумган, тормышны трактор сыман сөйрәп бара иде ул. Ике ел буена Райнур исемен теленә дә кертеп карамады.

Әхнәфнең шәһәр читендә яшәүче апасына рәхмәт, кайткан-киткән араларда Райнурны үзендә яшәтеп торды. Соңгы күрешүләрендә ата белән ул кочаклашып елашты. Райнур күз яшьләре белән әтисенең битен чылатып бетерде.

– Үткәнгә кайту юк, әйтте диярсең, әти! Эшкә урнашам. Бурычларыңны да түләрбез, апага да ярдәм итәрмен...

Әйтүе ансат. Болай гына түләп бетерерлек булмады инде. Бурычларын кредит алып каплаган иде, анысы камыр кабаргандай үсә дә үсә. Шулай аптырап йөргәндә башына бер уй килде Әхнәфнең. Барып чыкса, чыга, чыкмаса...

– Башка сорар кешем юк, – дип башлады ул сүзен хатыны каршында. – Син минем бабайның энесен белә идең микән? Менә шуның малае урын өстендә калган, ярдәм сорыйлар.

– Күпме?

– Күп. Соңыннан ваклап түләр идек диләр...

– Һе... Бабайның энесенең малае... Ник мин белми идем соң аны? Кирәк кешеме соң ул безгә?

Әхнәф ни дип җавап бирергә белмәде.

– Соң... Язын – бездә, көзен – сездә, дөнья шулай әйләнә дип җырлыйлармы? Әле булмаса, алга таба кирәге чыгуы бар...

Сиринә тураеп басты, башын горур гына өскә чөйде.

– Килсеннәр. Үзләре сорасыннар. Расписка бирсеннәр. Аннары карарбыз.
Әхнәфнең бөтен гәүдәсе йомшарып төште. Алырсың елан авызыннан! Ахыр чиктә дөресен әйтеп сөйләшмәкче булды. “Райнур” дип әйтә генә башлаган иде, Сиринә аның өстенә карчыгадай ташланды.

– Өйдән ташыганнарын да кушсаң, аңа киткән акча болай да миллионга җыеладыр инде! Нәтиҗәсе булдымы соң? Күп остарсаң, үзеңә дә берәр урын табарбыз!
Әхнәф Сиринәне судка бирергә ният кылды. Аерылышырга да, милекне урталай бүлергә!

Моны ишеткәч, Сиринә акылдан шаша язды. Судка да ярсып килеп утырды. Сүз алгач та, тыныч кына сөйли алмады.

– Гомерем буе пахала! Берүзем тормыш алып бардым! Ул диванга кырын төшеп, сыртын кыздырып ятты! Үзен асраганга рәхмәт әйтәсе урында! Үзем тапканнарым үземә булырга тиеш! Бер тиен дә бирмим!

Судья аңа төксе генә карап алды.

– Монысын алданрак уйларга иде. Бергә хуҗалык алып баргансыз, ди­мәк, милек урталай бүленә дигән сүз.

Сиринә утырыш беткәнче ирен­нәрен чәйнәп утырды. Ишектән дә беренче ул атылып чыгып китте.

Чыкты да, баскан урынында төр­телеп калды. Коридордагы эскәмиядә, башын аска иеп, улы Райнур утырып тора иде... Чыннан да аның өчен кирәк булды микәнни Әхнәфкә акча? Алай дисәң, Райнур бер дә авыру кешегә охшамаган. Җил­кәләре киңәеп, йөзе җитдиләнеп киткән, өлкәннәр кыяфәте кергән. Шул җебегән Әхнәф кеше итә алды микәнни аны? Ана улына таба талпынып алды. Тик аяклары йомшарып китте. Кеше көлдереп, егылып ят тагы... Сиринә башың белән... Аның артыннан ук Әхнәф чыгып басты. Улы белән карашып алдылар да чыгу юлына юнәлделәр. Сиринә алар артыннан күзләрен мөлдерәтеп карап калды. Карасана, нинди төз, матур гәүдәле икән аның Әхнәфе! Улы да аңа охшап килә... Минем улым... Ничә еллардан соң кабат табылган улым... Әллә кабат югалтканмы?..

***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 21 февраль 2019 № 7
Рубрика: ПРОЗА Автор: Зилә Нәгыймова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1947
11 Май 2020 10:05 1746
1 Июнь 2020 10:15 1095
ӨСКӘ