Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Таһир Котдусов: “Быел кортлар өчен авыр ел булды”

22 Сентябрь 2017 296
Бал кортлары кебек тырыш кеше генә умарта тота аладыр. Кортлар җыйганны алдың да бетте түгел, аның күзгә күренми торган эшләре дә санап бетергесез бит әле. Кукмара районының Яңа Чәбья авылында яшәүче 31 яшьлек Таһир Котдусов бүген 100 башка якын умарта тота. Ул бу эшкә 2004 елда – 18 яшендә үк керешкән.
– Уйламаганда елга янында бер күч күреп алдым да, җыеп өйгә алып кайттым, – дип башлады ул сүзен. – Ял итәргә туктаган булдылар микән?.. Шул бер күчтән үрчеде инде. Менә 13 ел кортлар белән мәш киләм. Аларга карап торуы да җанга рәхәт. Берсе кайта, берсе китә, һәммәсе үз эшендә.

– Умарта эшенә кем өйрәтте?

– Кортлар турында китаплар күп укылды. Таныш умартачылар да өйрәтте. Бөтенесенең дә өйрәтәселәре килми иде. Умартачылар серле халык бит инде ул (көлә).

– Сезгә тагын кем дә булса булышамы?

– Яз көне үзем генә карыйм. Җәй көне, кортлар күч аерганда, бал суыртканда энекәшләр (апа белән абыйның балалары) булыша.

– Көннең ничә сәгатен умарталыкта уздырасыз?

– Кортлар аерган чорда иртәнге җидедән төнге унга кадәр умарталыкта булам. Гади көнне төрлечә, күбесенчә кортларны төштән соң карыйбыз.

– Сезнең умарталык бакчада урнашкан, кортлар саны да аз түгел. Күршеләр белән сүзгә килмисезме?

– Безнең бер якта гына күрше бар. Суфия апа түзә инде, кортлар чаккан вакытлар да була үзен. Рәхмәт инде аңа!

– Умарта тотуның авыр ягы бармы?

– Бар. Иң авыры – табигать шартларының кортлар өчен уңай килүе. Тукайча әйтсәк, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исү. Без кулдан килгәнне эшләргә әзер.

– Быел уңыш ничек булды?

– Кортлар өчен иң авыр ел булды бу. Кышлатудан соң чыгарылды. Май – салкын, июнь – яңгырлы, салкын, июльгә чыккач та корт ныгытып очар көн булмас кебек иде... Алай да тырыштылар: үзләрен дә, безне дә балсыз калдырмадылар.

– Умарта тоту зур табыш китерәме?

– Табыш өчен генә умарта тотып булмый. Умарталык гөрләсен өчен кортларны яратырга, алар белән яшәргә кирәк. Яз көне умарта алдым да, көзгә бал сатам дип кенә булмый.
– Быел балның литры күпме тора?

– Төрле кеше төрлечә сата: 3 литрлы банка 1300-1800 сум тора. Без 1500дән сатабыз. Даими алучыларыбыз бар. Яңа кешеләр дә сорап килә, Аллага шөкер.

– Кайбер умартачылар балны бүлеп сата: монысы – юкәнеке, тегесе карабодайдан җыелган дип...

– Минем умарталык күчмә түгел, шуңа да бал бездә бер төрле генә. Кортлар башта балны юкәдән җыя, аннан шуны чәчәк балы белән кушалар. Кызганыч, быел юкәгә 2-3 көн генә очып калдылар...

– Яңа гына умарта эшенә тотынган кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Эшне 2-3 оядан башларга кирәк, бер генә түгел. Чөнки бер оя кышны чыкмаска да мөмкин. Әгәр карап торган оягыз да бетсә, күңел сүрелә һәм эшне ярты юлда ташларга да мөмкин. Шулай ук күп еллар умарта тоткан кешеләр белән киңәшләшеп, алар янына барып, өйрәнеп йөрергә кирәк.

– Корт чакмасын өчен нишләргә?

– Үзеңне тыныч тотарга, кортлардан курыкмаска һәм аларны да куркытмаска. Шулай ук умартачыдан авыр исләр килергә тиеш түгел.

– Хәзерге көнгә куелган максатыгыз нинди?

– Умарталыкны юкә урманына якынрак күчерү. Хәзер басуларны агулыйлар. Алар мул итеп уңыш ала, ә безнең кортлар агуланып кырда кала.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ