Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Таһир абый ник борчыла яки мулланы кем кыйнаган?

20 Ноябрь 2018 907
Кама Тамагы районының Иске Барыш авылыннан Таһир Зөбәеров шалтыратты. “Муллабыз акчаны үзләштерергә теләде”, – диде ул. Акчаның күләме дә әллә ни зур түгел, сүз 15 мең сум турында бара. Әмма Таһир абый әйтүенчә, биредә эш акчада гына түгел икән – мулланың үз-үзен тотышында.
“Аңа ышанырга буламы?”

Мәчет тирәсендәге хәлләр Таһир абыйны бөтенләй тәкатьсез калдырган, ул редакциябезгә хастаханә бахиллалары белән килеп керде, авырып ятуы икән. Туктый алмый сөйли... “Авылыгызга үзебез киләбез”, – дип, көч-хәл белән озаттык аны.

Ә инде авылга килеп керүгә әллә кайдан нур чәчеп торучы искитмәле матур, зур мәчетне, асфальт юлларны күргәч, җанга җылы йөгерде.

Таһир Зөбәеров Иске Барыш авылында туып-үскән. Читкә чыгып китмәгән. 18 ел шофер булып эшләгәннән соң, күзе җәрәхәтләнгәч, яраткан эшеннән баш тартырга туры килгән. Ул күз хәзер гел күрмәс булган инде. Соңыннан ферма мөдире итеп куйганнар үзен, колхозның умарталыгында хезмәт куйган. Өйлән­гән, балалары бар. Хатыны Лилия – пешекче. Бергә гомер кичерүләренә 19 ел. Әле дә үз хуҗалыгында умарталар тота, балыкка йөри, тыеп була торган кеше түгел. Гомумән, үтә актив, үтә күп һәм тиз сөйли ки, әлеге мәгълүматтан минем баш мие генә түгел, диктофон да шыплап тулды. Сорауларга җавап бирмичә, үзенекен генә такылдый. Әлеге тарихны көчкә ерып чыктык аның белән.

***
Фоат мулла – Кыртапа авылыннан. Таһир абый белән сыйныфташлар, бер парта артында утырганнар, хәтта бер кызны сөйгәннәр. Фоат әфәнде 1985 елда пединституны яхшы билгеләренә тәмамлап, туган төбәгенә кайткан, мәктәптә директор булып эшләгән, аннан Чаллы шәһәренә китеп, 2нче гимназиядә хезмәт куйган. “Гимназияне мин төзеттем, исемем китапка кергән”, – ди ул горурланып.
Әнисе авырып киткәч, туган авылына кайткан. Әле дә шунда гомер кичерә. Гаиләсе юк, гомумән, бер тапкыр да өйләнмәгән.

Кыртапага кереп, озак та бармадык, җимерелеп, авышып беткән кап-кара бер йорт күзгә ташланды. “Авылны ямьсезләп, шом салып тора, нигә сүтмиләр икән моны?” – дип уйлап куйдым. Мондый йортлар Татарстанда юк диярлек. Булсалар да, тәрәзәләренә аркылы такта кадакланган. Ул да булмый, машинабыз шул өй каршына килеп туктады. “Фоат мулла биредә яши”, – дигәч, тәмам өнсез калдым.

***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 46 нчы саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1679
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ