Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тәскирә Зиннәтуллина: "Күршем "үтерәм" дип янады"

1 Март 2018 1557
Биектау районының Кондырлы авылында яшәүче 58 яшьлек Тәскирә Зиннәтуллинадан хат килеп төште. Анда автор күршесе Гомәр Гыйниятовның үзен кыйнавын, бу хәлләрдән соң хастаханәдә ятуын, Биектау районы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүен, кулында судмед­экспертиза нәтиҗәләре булуын, әмма Гыйниятовка карата бернинди чара күрелмәвен, ягъни җинаять эше кузгатылмавын хәбәр иткән.
Зиннәтуллиннар

Тәскирә Зиннәтуллина 18 яшьтә Раил атлы егеткә кияүгә чыккан. 26 яшендә өч малай анасы булып та куйган. Гомере буе фермада эшләгән, сыер сауган, үгез, бозау караган.

– Ике тәрәзәле өйгә килен булып төштем, башымны иеп кердем. Каенана “бигрәк яшь, бу йортка килмәс, килсә тормас” дип борчыла-борчыла мине ике ай буе көткән, – ди ул.

Килгән дә, торган да килен кеше. Алай гына түгел, бергә яшәгән дәвердә җиң сызганып дөнья көткән, әле дә туктарга җыенмый. Тора-бара шәп йорт-җир җиткергәннәр. Гомумән, бүген Зиннәтуллиннар мул тормышта гомер кичерә, тырыш, хәлле кешеләр. Башкалар көнләшерлек итеп дөнья көтәләр. Абзарлары тулы сыер, үгез, хәтта сыерларны да кул белән саумыйлар, барысы да механикалаштырылган. Аларны “фермерлар” дип атасаң да ялгыш булмас, минемчә. Ишегалларында машиналар. Уллары эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, әти-әнисенә булыша, гомумән, тормышны бергә алып баралар дип аңладым. Май чүлмәге тышыннан күренгән кебек, йортларының эче дә ялт иткән.

Тәскирә апа пенсиядә булса да, абзар тулы мал караса да, һаман да эшли, ул – социаль хезмәткәр. “Өч бабаем исән-сау, үз кызыбыз кебек күрәбез дип, мине эштән җибәрмиләр”, – ди.

Раил абый да гомере буе колхозда хезмәт куйган.

Гадәттә, ике күрше арасында килеп чыккан низагны тикшерә башласаң, шул мәгълүм була: берәү дә аның кайчан барлыкка килгәнен төгәл генә әйтә алмый. Үпкә, аңлашылмаучанлык, каршылык­лар әкренләп җыела, күңелдә туплана бара да, бервакыт бомба кебек шартлый, күрәсең. Исән калсаң каласың, калмасаң – юк! Бу очракта тавыш чыгуга агачлар, дөресрәге, агач ботаклары сәбәпче булган. Ә бәлки алар элекке үпкәләрне тышка чыгару өчен бер сәбәп кенәдер?

– Кызы тугач, Гомәр “малайларыгыз гараж түбәсенә утырып алма ашар” дип, ике арадагы ызанга алмагач утыртты. Бер сүз әйтмәдек. Ботакларның гараж түбәсенә тиеп торганнарын кис­тек. Өстәвенә, үзлегеннән үсеп чыккан өч шомырт агачы бар. Алар да ике арадагы ызанда, без шуннан трактор белән печән алып кайтабыз. Бер көнне әлеге шомырт ботаклары тракторның түбәсен суырып ала язгач, Гомәргә “кисим әле” дидем. Каршы килмәде, үзе дә чыкты, – ди Раил абый.

Ләкин гөнаһ шомлыгы, шомырт­ларның икенчесе дә Зиннәтуллиннарга комачаулый башлый. Монысының ботагын Тәскирә апа сындыра.

Әйтергә онытым торам: бу ике хуҗа­лык бик тә кызык урнашкан. Кайда кемнең җире икәнен аңлый алмый аптырап беттем.
“Үтерәм” дип янады

“Элек күршеләр белән начар яшәмә­дек”, – дип әйтеп куйды башта ук Тәскирә апа.

2017 елның 19 июле. Тәскирә апа ире белән өйдә чәйләп алганнан соң өченче яртылар тирәсендә, көянтәсенә чиләкләрен асып, сыерлар эчерергә китә. Ерак барасы юк, сыерлар бакча артындагы яланда булса, күл дә янәшәдә генә.

– Бу вакытта Гомәр печән әйләндерә иде, – ди Тәскирә апа. – Корыган шомырт ботакларының безнең участокта ятканын күреп, Гомәргә кисәтү ясадым. Гомәр сәнәген тиз генә җиргә кадап куйды да, миңа таба килә башлады. Бармагын тырпайтып “белмисең әле син минем кем икәнне!” диде һәм ике бармагын күземә китереп терәде, аннан күзләргә басты, бик каты авырту кичердем. Ул да булмый, ике бармагы белән борынымны тотып, кысарга кереште, мин аңышканчы бер кулы белән муенымнан эләктереп алды, ә икенчесе белән яңакка китереп сукты. Сугу бик каты булды, нәтиҗәдә, башым әйләнде, байтак аңгыраеп басып тордым...

– Бу вакытта көянтә белән чиләк кайда иде соң? – дип сорыйм аннан.

– Җилкәдә иде. Менә шулар да комачау иткәндер инде. Соңыннан Гомәр борылып китеп барды, әмма кабат якынлашып: “Әйдә, миңа да сук”, – диде. “Син сукканда, нишләп мин сукмаска тиеш әле?” дип, чиләкләремне җиргә куйдым да, көянтәм белән Гомәргә кизәндем, нәтиҗәдә, кулына китереп суга алдым. Ә ул көянтәне бер башыннан тотып тарта башлады һәм мин кинәт тартудан җиргә егылдым. Көянтәнең бер башы – минем кулда, икенчесе – Гомәрдә, ул тарта, ә мин җирдән сөйрәлеп барам. Аннан Гомәр “күлгә батырып үтерәм” дип янарга тотынды. Күлгә җитәргә бер метрлап ара калган иде, кулымны көянтәнең башыннан ычкындырдым. Гомәрнең моңа бик каты ачуы чыкты һәм ул көянтә белән җиргә суга башлады. Аннан, “көянтәңне күлгә ташлыйм” дип атып бәрде, – ди Тәскирә апа.

– Бу хәлләрне берәрсе күрдеме соң? Шаһитлар бармы? – дип сорыйм аннан.

– Басуда тракторчылар эшли иде. Алар күрде. Аннан, Айрат исемле күрше дә азактан килеп җитте, – ди ул.

Хатын әйтүенчә, шушы хәлләрдән соң да ул аягына торып баса һәм сыерларын эчерергә юнәлә, шул ук вакытта калтыранган куллары белән иренә шалтыратырга тотына. Аннан участок полициясен чакырталар. Аның күз алдында Тәскирә апаның аягы шешә башлый. Участковый ашыгыч ярдәм чакырта. Зиннәтуллинаны Биектау үзәк хастаханәсенә алып китәләр. Ун көн ятып чыга ул анда. Бер ай “больничный”да була. Тәскирә апаның беләкләре, аяклары кара янып чыга. Алда әйткәнемчә, судмедэкспертиза да ясата хатын. Анда исә Зиннәтуллинаның аягындагы, битендәге җәрәхәтләрнең, күгәрүләрнең нәкъ шул көнне барлыкка килүен раслыйлар.

– Гомәрне хастаханәдә ятканда да, кайткач та гафу үтенер дип көттем. Бүгенгә кадәр очрашканыбыз юк. Мин бит бер ай буе өч литр су да күтәрә алмадым. Полициягә гариза яздым, прокуратурага барырга куштылар. Анда исә ни сәбәпледер Әдел исемле тикшерүче эшне икенче кешегә тапшырды. Күрәсең, Гомәр барысы белән дә сөйләшеп чыккан, уртак тел тапкандыр. Гомәрне районда белмәгән кеше юк. Әле ул миннән алда җитешеп, үзен ялган гаепләүләрдән, яла ягулардан азат итүләрен сорап гариза язган, – ди Тәскирә апа.

Укыган кеше укыган кеше шул! Тиз генә чарасын күреп куйган! Гомәр абыйны әйтәм...

Тәскирә апа булган хәлләрне аяк өсте басып, күрсәтеп бәян итте.Үзем шулай сорадым. Аягындагы яра эзен дә күрсәтте. Аягын ярып чистартырга туры килгән. Менә шул хәлләргә түзә алмый, күршесенә рәнҗеп, җинаять эше кузгатуларын сорап язган гаризасын “җинаять эше кузгатырга җирлек юк”, ягъни “җинаять составы юк” дип кире кайтарганнар. Шуңа күрә бүген Тәскирә апа “дөреслекне табып булмый икән” дип, безгә шалтыратты.


“Тырнак белән дә чиертмәдем”

Тәскирә апа ару гына гәүдәле. Шуңа күрә, Гомәр абыйны албастыдай кеше итеп күзаллап, капкаларына таба юнәлдем. Кечкенә ир-атка кыйнатып тормас бит инде! Тик Гыйниятовлар урам яктан түгел, бакча артыннан йөри икән. Күршеләре белән очрашасылары килми. Үзләре дә бу юлга “партизан юлы” дип исем кушканнар.

Гомәр абый укытучы булып эшләгән. Башта башлангыч классларга белем биргән, аннан зур сыйныфларда физкультура укыткан. Укытучылык стажы – 14 ел. Әле дә район үзәге – Биектауда мәктәптән тыш эшләр үзәгендә түгәрәкләр алып бара. Хатыны Гөлшат сатучы булып хезмәт куйган, бергә яшәүләренә дә 40 ел гомер узган.

Тәскирә апа белән Гомәр абый икесе ике дөнья кешесе, тормышка карашлары да, яшәү рәвешләре дә төрлечә. Гомерен фермада уздырган Тәскирә апа бүген дә күпләп сыер, үгезләр асраса, Гомәр абыйның тизәк түгеп йөрисе килми, ул умартачылык белән шөгыльләнә. Кортлар бит җирдә түгел, һавада очып йөри. “Тәҗрибәм җитәрлек, кортларның бер кешене дә чакканы юк”, – ди. Гәрчә, күршеләре “балаларны чагалар, бакчада эшли алмыйбыз” дип зарланса да. Аңлавымча, Гыйниятовлар тавык та асрамый. Гомәр абый агачлар үстерергә ярата. Бәлки алар умарта кортлары өчен кирәктер? Ничек кенә булмасын, аныңча, агачларга бөтенләй тияргә кирәкми!

Әңгәмә барышында Гомәр абый берничә тапкыр үзенең хөрмәткә лаек кеше икәнен искәртте: “Кемгә ышанырга була, миңамы, Тәскирәгәме?” – дип әйтеп куйды. Хатыны Гөлшат та туктаусыз ирен мактады...
  
– Кызыбыз Зөбәрҗәт көттереп – унбиш елдан соң гына туды. Менә шуннан соң – 1995 елда бу нигезне тергезә башладым, – дип сөйләп китте Гомәр абый. – Күршеләр бездән әллә кайда, еракта, йортлары да читтә иде. Сарайлар да, гараж да юк иде. Ул вакыттагы җирле үзидарә рәисе килде дә, кулы белән чикне күрсәтте. Әмма эшен ахырына кадәр җиткерә алмады. Шунда Раил: “Сезгә бәрәңге бакчасын бирмим”, – диде. “Ярар, утырт бәрәңгеңне, миңа йорт өчен җир кирәк”, – дидем. Бу хәлләргә 25 ел узды инде, шуннан бирле алар минем ишегалдына бәрәңге утырта. Ә мин басуда үстерәм. Июль ае җиттеме, болар трактор белән йөри башлый. Тәскирәгә бервакытта да шомырт агачы ошамады, моннан берничә ел элек пычкы белән кисә башлаган, миңа да кизәнгән иде. Сөйләсәң, күп инде, каршылыклар шулай әкренләп җыела килде. Бервакыт алар агачны кискәч, участковый чакыртырга да туры килде. Тимәсеннәр минем әйбергә! Зиннә­туллиннар гаиләсендә Тәскирә хуҗа. Ире ялчы малай кебек. Бервакытта да Тәскирәне хөрмәт итмәдем, чөнки иренә ир итеп карамады, аның кушаматы да “Патша”, гомере буе “үземнекен итәм” дип яшәде. Раилнең салган вакытлары да булды, анда әле тавышы чыга иде. Айныгач, күзе ачылыр дип уйладым. Әмма күңел күзе ачылмады. Безнең ишек алдында уйнап үскән малай бит ул! Тора-бара участокны да кире үземә бирер дип уйладым, – ди Гомәр абый.

– Аларның сыерлары безнең тәрәзә каршыннан үтеп йөри, көтү чыккан кебек, анда да сүз әйтмәдек. Тәскирә ямьсез сүгенә, кычкыра, – дип сүзгә кушыла Гөлшат апа.

– Минем, гомумән, үземә карата мондый мөнәсәбәтне күргәнем, андый әшәке сүзләрне ишеткәнем юк. Тәрбияле кешеләр янында эшләдем, – ди Гомәр абый.
– Ләкин болар хатын-кызга кул күтә­рергә сәбәп була алмый бит, – дим аңа.

– Тырнак белән дә чиертмәдем мин аңа! Көянтәсе куркыныч иде, шуннан арындым. Әгәр дә мин – ничә еллар физкультура укыткан укытучы аңа кул күтәрсәм, нәрсә булыр иде? Ул үзе минем якка көянтәсе белән кизәнә башлады, аннан яман сүгенә-сүгенә уң як җилкәмә китереп сукты. Ләкин мин белешмәләр алып йөрмәдем. Тәскирәнең кулыннан көянтәне тарта башладым, ул егылды һәм җиргә тезләнде, аннан терсәкләре белән җиргә таянды. Көянтәне тартып алдым һәм ватарга теләп, җиргә суга башладым...

Мин Гыйниятовның шулай дип җавап бирәсен белә идем, тикшерүчеләргә шулай дигән. Ләкин мине бер сорау борчый: нигә соң нәкъ шул көнне Зиннәтуллинаның тәнендә җәрәхәтләр барлыкка килгән? Кем битенә суккан? Үзен үзе кыйнаганмы? Аңлавымча, ире дә хатын кыйный торган кеше түгел.
  
– Анысын мин әйтә алмыйм, – диде Гомәр абый.

– Көянтә тартканда тезен имгәткән ул! Ә аягы күптән авыртып йөргән! Үзе кибеттә сөйләп торган, – ди Гөлшат апа.

– Ә бите ничек кара янган? – дип сорыйм Гыйниятовлардан.

– Дүрт сыер сава ул! Сыер койрыгы белән китереп суккандыр, – ди Гөлшат апа.

– Аларның бөтен шатлыгы – байлык. Көнчелек. Бу хәл дә шуннан килеп чыкты: алар шушы моментны көтеп яшәгәннәр һәм Тәскирә аны үз файдасына кулланды, миннән үч алды, – ди Гомәр абый.


Соңгы сүз

Нәрсә килеп чыга инде? Тик­ше­рүчеләр ясаган нәтиҗә­ләргә караганда ике күрше бераз кычкырышкан, бераз тарткалашкан, ләкин берсе дә зыян күрмәгән. Ә Тәскирә апа?

Гомере буе фермада эш­лә­гән, юньле-рәтле законнарны да белмәгән хатын шушы хәлне үз файдасына кулланырга сәләт­леме? Аның юлларын беләме?

Икенче сорау: ни өчен басуда эшләүчеләр шаһит булып килмәгән? Хәер, Тәскирә апа әйтүенчә, аларның берсе шартлы срок алган булган. Ләкин барыбер кеше булып калырга кирәк бит инде! Кыскасы, бу күңелсез хәлнең шаһитлары юк. Шуңа күрә рәхәтләнеп фантазияне эшкә җигәргә була. Гөлшат апа кебек. Сыер койрыгы белән суккандыр, типкәндер, бәрелгәндер, сугылгандыр, авыргандыр...

Өченче сорау: ник тикше­рүчеләр Фәридә Гыйниятовадан сорау алмаган? Чөнки Тәскирә апа шалтыраткач, ул шушы хәлләрдән соң ук аларга кергән.

– “Үләм” дип кычкырып ята, әле ашыгыч ярдәм килмәгән иде. Авыртуны баса торган укол кададым. Аягы шешкән, бите кара янып чыккан иде, – ди ул.

Җирле үзидарә рәисе Рамил Низамиевтан да фикерен сорадым:

– Мин соң килдем, – диде ул. – Ләкин Гомәр абыйны сугарга сәләтле кешедер дип уйламыйм. Аларның каршылыгы күптән килә инде, көянтә белән тарткалашканнардыр. Гомумән, гаеп атта да, тәртәдә дә бар...

Бу көнне авыл фельдшеры Фирдәния Госманованы чакырмаганнар. Ул берни дә белми.

Дөреслекне табу авыр шул. Ул көнне Зиннәтуллина чакыруы буенча килеп җиткән участковый Ленар Фәсәхиев бөтенләй минем сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Ә инде: “Сез килгәндә Тәскирә апа нинди хәлдә, битендә суккан эз бар идеме?” – дигән соравыма “хәтерләмим инде” дигән мәгънәсез җавап бирде.

Чыннан да, гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Тәскирә апа да баш бирә торган хатынга охшамаган. Әмма агач ботагы өчен шулай ямьсезләнергә кирәк идеме? Берегез – балаларга тәрбия биргән хөрмәткә лаек укытучы. Акыл, сабырлык җитмәдеме? Икенчегез – өч ир-егет анасы! Ир хатыны! Иң мөһиме – хатын-кыз...

 Теге сорау җавапсыз калды бит әле. Шулай итеп, Гомәр Ибраһи­мович, Тәскирәне кем кыйнаган?

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4047
25 Апрель 2018 13:34 3049
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2695
ӨСКӘ