Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тәскирәне кем кыйнаган?

29 Январь 2018 1862
Биектау районының Кондырлы авылында яшәүче 58 яшьлек Тәскирә Зиннәтуллинадан хат килеп төште. Анда автор күршесе Гомәр Гыйниятовның үзен кыйнавын, бу хәлләрдән соң хастаханәдә ятуын, Биектау районы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүен, кулында судмедэкспертиза нәтиҗәләре булуын, әмма Гыйниятовка карата бернинди чара күрелмәвен, ягъни җинаять эше кузгатылмавын хәбәр иткән.
– Бу вакытта Гомәр печән әйләндерә иде, – ди Тәскирә апа. – Корыган шомырт ботакларының безнең участокта ятканын күреп, Гомәргә кисәтү ясадым. Гомәр сәнәген тиз генә җиргә кадап куйды да, миңа таба килә башлады. Бармагын тырпайтып “белмисең әле син минем кем икәнне!” диде һәм ике бармагын күземә китереп терәде, аннан күзләргә басты, бик каты авырту кичердем. Ул да булмый, ике бармагы белән борынымны тотып, кысарга кереште, мин аңышканчы бер кулы белән муенымнан эләктереп алды, ә икенчесе белән яңакка китереп сукты. Сугу бик каты булды, нәтиҗәдә, башым әйләнде, байтак аңгыраеп басып тордым...

Язманы тулысынча 1 февральдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 4 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ