Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тәрбиягә 7 бала алган Гыйльфановлар: “Алла боерса, моның белән туктарга исәп юк”

21 Февраль 2018 1498
Балаларым – йөрәк парәләрем... Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче Гыйльфановлар, үзләренең ике улларыннан тыш, тагын җиде балага ата-ана назы бүләк иткән.
“Барысына да Громовлар сәбәпче”

Ләйлә ханым тумышы белән Әлки районы Югары Әлморза авылыннан, үзенә 47 яшь. Гаилә башлыгы Рифкать абыйга 55 яшь. Гыйльфановларның гаилә корып яши башлауларына 29 ел. Ләйлә ханым бүген Юхмачы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ә Рифкать абый өйдә тора, балалар үстерергә булыша, хуҗалыкны карый.

Олы уллары Русланга 28 яшь. Казанда яши, өйләнмәгән. Икенче уллары Рөстәмгә 25 яшь, гаиләсе белән Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендә яши, ике бала үстерәләр.

– Бала алуга этәргән сәбәпләрнең берсе – “Беренче канал”дан күрсәтелгән “Громовлар” сериалы булды, – дип башлады сүзен Ләйлә ханым. – Улларым үсеп беткән. Руслан һәм Рөстәм клубка чыгып китәләр. Өйдә ирем белән шул фильмны карап утырабыз. Фильм ахырында балалар йортындагы күпләр баш тарткан малайны уллыкка алалар. Нигәдер миңа күңелсез, үземне ничектер кирәксез итеп хис итә башладым. Шулвакыт “Әллә соң без дә берәр бала алыйк микән?” – дип әйтеп куйдым. Әмма ниятемне чынга ашырырга ул вакытта Казан педуниверситетында читтән торып укуым тоткарлады.
“Безгә сезнең өйдә ошаячак”

Шулай да Ләйлә ханым соңгы курста укыганда тәвәккәлләргә була. Ире дә ризалаша. Әтисе Рәхимҗан абый да кызының бу адымын хуплый. Шулай итеп, бер кыз бала алырга дип гариза язып кайта Гыйльфановлар.

– Минем бик тә кыз бала тәрбиялисем килде, – ди әни кеше. – Инде бөтен документларны җыеп тапшыргач, дулкынланып хәбәр көтә башладык. Баштарак балаларның кайсы да ярый дип уйласаң да, алай түгел икән, сиңа насыйп баланы күрүгә йөрәк бөтенләй башкача тибә башлый. Апалы-энеле 5 яшьлек Гөлинә белән 3 яшьлек Илһамны Кама Тамагындагы балалар йортына алырга бардык. Кердем. Коридор буйлап каршыма ике бала килә. Күземнән яшь ага башлады. Шул вакытта ук аларны үземнеке итеп кабул иттем. Балаларны машинага утыртып 20 чакрымлап киткәч, Гөлинә: “Куда едем?” – дип сорап куйды. “Сезне үзебезгә кунакка алып кайтам. Ошаса, бездә калырсыз, ошамаса, кире алып килербез”, – дим. “Безгә сездә ошаячак, монда кире килмибез”, – дип әйтеп салмасынмы?!
Тәрбиягә бала сынау срогы белән бер айга бирелә икән. Әгәр ошамаса, кире илтеп куясың. Ошаса, үзеңдә кала.

– Алай эшли алмыйм. Ничек инде, ошаса-ошамаса?! – ди әңгәмәдәшем. – Бала алам икән, димәк, бөтенләйгә. Алып кайтканда инде без аларны үзебезнекеләр дип санадык.


“Кайсыбыз өйдә бала карый?”

Балалар матур гына үсеп килгәндә, Гөлинә: “Нишләп бездә малайлар күп, мин берүзем генә?” – дип сораштыра башлый. Рифкать абый белән Ләйлә апа утырып киңәшләшәләр дә, Гөлинәгә иптәшкә тагын бер кыз алып кайтырга булалар. Опека бүлегенә барып, кабат гариза язалар. Тиздән аларга: “Ләйлә апа, сезгә кыз бар, берәү генә түгел, икәү”, – дип шалтыраталар. Балаларның яшьләрен әйткәннән соң, каушап кала әни кеше. Олысы Алинәгә – 10 яшь, сеңлесе Карина 1 яшь тә 3 айлык кына була.

– Олысы ияләнерме, кечесен карый алырмынмы дип курыктым, – ди яңа танышым. – Ләкин балаларны барып күргәч, курку, икеләнүләр юкка чыкты. Чөнки кызлар шундый матурлар, ягымлылар иде. Алинә өйгә кайтуга ук үзен зур апа итеп күрсәтте. Ике көн узуга безгә әти-әни дип эндәште. Карина кечкенә, шуның өстенә бик еш авырый. Шулвакыт алдыбызда бер сорау туды: “Кайсыбыз эштән калып, өйдә бала карый?” Ирем ул вакытта вахта белән эшли, әле эше була, әле юк. Киңәшләштек тә, ирем балалар белән өйдә тора башлады.

Менә шулай кыенлыкларны җиңеп чыга Гыйльфановлар. Балалар әкрен генә үсә. Һәрберсе сәләтле, җыр-биюгә, рәсем ясарга оста. Рифкать абый оста итеп гармунда уйный, Ләйлә апа җырлый. Олы кызлары Алинә берничә ел рәттән җыр буенча “Йолдызлык” фестивалендә катнашып, район турын узып, зона турына чыккан. Илһам күптән түгел көрәш түгәрәгенә йөри башлаган, инде 2 медаль алырга да өлгергән.
“Җиңел димим, ләкин беркайчан да үкенмим”

Узган ел Казанга тагын бер кыз бала алырга дип гариза яза Гыйльфановлар. Күп тә үтми: “Ләйлә апа, өч малай бар. Зинһар, алыгыз шул балаларны, бик тә гаиләгә барырга телиләр”, – дип шалтыраталар. Башта кыз алырга уйлагач, “ярар, барып карыйк”, дип Чистай балалар йортына юлга кузгалдык. Күрдек, ошадылар. Алдык та кайттык.

– Җаваплылык зур бит, курыкмадыгызмы? – дип кызыксынам.

– Җаваплылык зур, сүз дә юк. Күрше-тирә, хезмәттәшләрем: “Үкенмисеңме?” – дип сорый. Җиңел димим, төрле чаклар була. Ләкин беркайчан да үкенгәнем булмады һәм булмасын иде. Балаларым бик тәртипле, тырышып укыйлар, сүз тыңлыйлар. Һәркөн Аллаһы Тәгаләдән балаларыма һәм үзебезгә исәнлек-саулык, тәүфыйк, бәхет сорыйм. Аларны җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбияләп үстерергә насыйп булсын иде.

– Дәүләттән ярдәм бармы?

– Ярдәм көтеп яшәмибез. Без ул балаларны нәрсәгәдер өмет итеп, дәүләттән ярдәм сорар өчен алмадык. Аларның үзләренә тиешле бирелә торган акчалары бар, шул җитә.

– Мал-туар асрыйсызмы?

– Мал-туарлар асрарга җай юк, өйләр бик тыгыз урнашкан бездә. Печән алып кайтып өеп, зур маллар асрарлык түгел. Бакча бар. Йорт-җиребез зур, Аллага шөкер. 170 квадрат метрлы, болын кадәр йортта торабыз. Зарланмыйбыз, зарланырга да язмасын. Теплицабыз бар. Җәй көне бөтенебез бакчада эшлибез. Күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Кышка күп итеп банкалар ябабыз да кыш буе рәхәтләнәбез шуларга.

– Рифкать абый нинди әти, нинди ир? – дип сорыйм Ләйлә ападан.

– Бик сабыр, тыныч холыклы. Иремә күз генә тимәсен. Эштән кайтуыбызга ашарга пешкән, өй җыештырылган. Хатын-кыз эше дип тормый, барысын да эшли. Кечкенәләрне кирәк җиргә илтә, каршы ала. Балаларга бер тапкыр да тавыш күтәргәне юк.

– Гаиләгез ишле, бер машина гына җитмидер...

– Иске “Җиделе” дә йөрибез әлегә. “Газель” аласы килә. Булыр, Алла боерса...

– Хәзер интернет заманасы бит, ул яктан сезнең гаиләдә ничек?

– Өйдә ике ноутбук тора: берсе – минеке, берсе балаларга дәрес хәзерләү өчен. Олы кыз БДИга әзерләнгәндә, шулай ук презентация ясарга кирәк вакытта утыралар. Кирәкмәгәнгә утыртмыйм. Олы кызга 17 яшь тула, әле телефонны да быел гына алдык. Берсендә булмагач, башкалары да сорамый. Нәрсәгә кирәк соң ул? Әнә, уеннар уйнасыннар, китап укысыннар. Мин аларга компьютер, телефон турында уйларга вакыт бирмим. Иртән җыйнаулашып мәктәпкә китәбез. Кайтып, бераз ял иткәч, “Балалар, утырып өй эшегезне эшләгез, бер сәгатьтән тикшерәм”, дим. Вакыт узгач: “Әни кемнекен беренче тикшерәсең?” – дип килеп җитәләр. Һәрберсен тикшереп чыгам. Мәктәптә 6 балам укый. Өй эче “ду” килеп тора. Вакытлары булуга, бергәләп домино, шашка кебек уеннар уйныйлар, телевизор карыйлар. Күршеләр безне кызгана, без аларны (көлә). Ахырдан алып кайткан Никифоровлар татарчага өйрәнә. Шуны әйтәсем килә: татарчага гаиләдә генә өйрәнеп була, шуны онытмасыннар иде. Менә ул балалар “хәерле иртә” дип уяналар, “тыныч йокы” дип яталар. Бик күп сүзләр өйрәнделәр инде.

Узган ел “Ел хәйриячесе” республика бәйгесенә дә чакырылган Гыйльфановлар. Өч балага Кырымга юллама алганнар.

– Бервакыт теелвизордан 45 бала үстергән бер хатын-кызны күрсәттеләр. Ходай насыйп итсә, хәлдән килгәнчә тырышып, тагын шулай балалар алырга дигән исәп бар әле. Аларны үстереп, тормышка чыгарып, кайтканын, киткәнен каршылап, киләчәктә дә шулар белән мәш килеп яшисе килә. Аларның үскәннәрен, кеше булганнарын күреп...

Теләкләрегез Ходайның “Амин” дигәненә туры килсен, Ләйлә ханым. Аллаһы Тәгалә Рифкать абый белән икегезгә сәламәтлек, озын гомер бирсен, үстергән ул-кызларыгызның игелеген күрергә язсын!
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ