Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Төнбоек чәчәге

31 Октябрь 2017 1063
Нинди матур, кояшлы көн бүген! Бар дөнья балкый төсле. “Һәр чәчәккә кадәр елмая бит,” – дип уйлап куйды Айгөл. Ул бүген аеруча шат: яңа мәктәпкә укырга бара! Әнисе белән Казаннан авылга күчеп кайтканнан бирле кызның бик тә яңа дуслар табасы килә иде. Бүген уку йортында аның беренче көне. Айгөл унберенче сыйныфка бара!
Сыйныфташлары ничек кабул итәр икән?.. Тиз генә үзенә көзгедән бер күз йөгертеп алды кыз: озын толымнары җилкәсеннән төшеп киткән, биленә кадәр сузылган чәчләре матур итеп үрелгән, кара күзләрендә шаян ут чаткылары күренә, елмаюы аз гына оялыбрак чыккан, битләре әллә эсседән, әллә борчылудан кызарган, форма итәге матур, тип-тигез дулкыннар булып тезенә кадәр төшкән, аягында кыска гына үкчәле туфлие – барысы да килешле үзенә. Кыз үзенә янә бер караш ташлап, тагын бераз сөрмә сөртте дә, мәктәпкә ашыкты.

Ул аны бер караштан ошатты. Сыйныфка килеп керүгә иң беренче аңа карады һәм... югалды. Саргылт чәчле, яшел күзле, озын керфекле күзләре төсенә туры килеп торган костюмнан, ә тавышы.... Әйе, кыз югалып калды, ләкин хисләрен күрсәтергә ашыкмады. Тыныч кына урынына барып утырды. Исеме дә матур булып чыкты бу егетнең – Рәшит.

Дәресләр беткәч өенә юнәлде Айгөл. Мәктәп белән өй арасы урман аша үтә. Кайтырга ерак. Шулай уйларына чумып барганда, караңгыда аяк астындагы агач ботагын абайламыйча, абынып, җәнлекләрне аулау өчен ясалган чокырга егылып төште кыз. Торырга тырышып караса да, килеп чыкмады. Аякка басуга ук, тезе чәнчеп-чәнчеп авыртты, күзләреннән мөлдерәп яшь ага башлады.

Инде нишләргә?.. Өйдә кечкенә энесе, ике песи баласы көтә аны. Тамаклары ачыккандыр, әниләре төнге сменада эштә. Ә әтиләре... әйе, әтиләре калдырып китте аларны. Әнисе әтисе исеменнән балаларга бүләкләр биреп торса да, Айгөл чын дөресен белә. Сиздерми генә. Энесенә бу турыда әйтмәде, күңелен төшерәсе килмәде.

Тукта, ничек тә торып карарга, тырышырга кирәк. Ах, булмый шул... Айгөл чокырдан менәргә маташып, тырнакларын сындырып бетерде, битләре сыдырылды. Ахыр чиктә хәлсезләнеп, караңгылыкка чумды...

Төн җитте. Кызны бөтен авыл белән эзләргә керештеләр. Әнисе баласы өчен борчылып, үзенә урын таба алмый йөрде: “Кызым, кайда син?! Исән-сау гына була күр... Ходаем, сакла баламны... Ул минем терәгем, яшәвемнең мәгънәсе бит!” – дип өзгәләнде. Ниһаять, Айгөлне таптылар. Кызны тизрәк хастаханәгә озаттылар. Аягы сынган, битендәге яра да бик тирән иде – тегәргә туры килде.

...Никтер уянырга авыр, аяк авырта... Чү, тукта, битемә ни булган? Әчеттерә... Айгөлнең борынына ниндидер дарулар, ачы спирт, әфлисун суы һәм әнисе һәр ял көне пешерә торган кабартма исе килеп керде. Теләр-теләмәс кенә озын керфекләрен сирпеп ул күзләрен ачты. Ни күрсен: стеналары зәңгәрсу төскә буялган бүлмәдә берүзе ята, ак челтәрләр урамдагы күренешне каплый, тәрәзәдән бераз читтә кечкенә генә тумба, аның өстендә телевизор. Кыз торырга тырышып карады, әмма башы әйләнеп кире йомшак мамыктай мендәргә егылды. Елыйсы килеп китте. Янындагы тумбадан кечкенә көзге тартып чыгарды, йөзенә карады. Ах, ни бу? Кычкырасы килеп китте – каш кырыеннан ярты битенә кадәр яра тегелгән иде! Кыз битендәге эз бетмәячәген аңлады, елап ук җибәрде. Ни өчен яңа мәктәпкә килгәч кенә?!.. Мондый килеш ул Рәшиткә ошамаячак! Кызның елаган тавышына бүлмәгә әнисе йөгереп керде, кочаклап алып, башыннан сыйпады, тынычландырырга тырышты: “Балам, ниһаять уяндың... Ике көн аңыңа килми яттың бит... Бик тә куркыттың безне... Хәлеңне белергә сыйныфташларың да килеп китте”. “Әни, Рәшит тә килдеме?” – дип сорап куйды Айгөл. Әнисе башын каккач, янәдән елый башлады. Ул барысын да күргән! Янына ничек барыр, ничек итеп сөйләшер соң ул хәзер егет белән... Мондый ямьсезгә кемнең күзе төшсен?!

Яра төзәлеп беткәнче ике ай узды. Айгөл битендәге җөйне башта чәче белән каплап йөрергә тырышса да, соңыннан ияләнде, ул турыда уйламый башлады. Ә сәбәпчесе – Рәшит иде. Ул көн саен диярлек дусты Эмиль белән кызның хәлен белергә, өй эшләрен әзерләшергә килде. Айгөл аларны түземсезлек белән көтә иде. Эмиль кара чәчле, чибәрлеге белән артык аерылып тормый. Шулай да ниндидер сөйкемле сөяге бар үзе...
Озакламый Айгөлне хастаханәдән чыгардылар һәм ул мәктәпкә кайтты. Әмма аның Рәшите көтмәгәндә үзгәрде дә куйды: кызга бөтенләй игътибар итми башлады. Айгөлнең эчендә нәрсәдер сынды. Аңа авыр, бик тә авыр иде. Бите яисә яңарак кына төзәлгән аягы түгел, йөрәге авыртты. Ничек шулкадәр дус булып йөргән кеше бер көндә үзгәрә алсын ди? Ул моңа ышанмады. Янына барып сорарга булды. Дәресләрдән соң мәктәп янында Рәшитне көтеп торды. Тик тегесе, кызны бөтенләй күрмәмешкә сабышып, сүзсез генә китеп барды. Шул чагында каяндыр Эмиль килеп чыкты. Айгөлне өенә озата китте. Юл буе берни дәшми бардылар. Су буена җиткәч, кыз кычкырып елап җибәрде. Егет башта аптырап калды, аннан Айгөлнең янына килеп, кулыннан тотты да, инешкә алып төшеп, битләрен юды, җитәкләп өенә озатып куйды. Капка төбенә җитәрәк Айгөл аңа үзен күптән борчыган сорауларын бирергә булды: “Ни өчен Рәшит минем белән шулай эшләде? Ник хастаханәгә йөрде соң ул? Алай кеше үзгәрә алмый бит? Ни булды?” Эмиль берара сүзсез басып торганнан соң, кызга чын дөресен әйтергә булды. Рәшит дуслары белән бәхәсләшкән. Теләсә кайсы кызны үзенә карата алуы хакында әйткән. Дуслары аңа Айгөлне күрсәткәннәр. Кызның бите бозылганын күргән егет баштарак ризалашмаса да, соңыннан күнгән. Көн саен кыз янында булып, кайткач дус егетләренә бөтенесен сөйләгән. Моңа ачуы килгән Эмиль исә Рәшит белән дуслыгын өзгән.

Бу сүзләрне ишеткән Айгөл телсез калды. Менә сиңа мә! Аның яратып йөргән егете чын оятсыз булып чыкты! Ул башын аска иде дә, Эмиль белән саубуллашып, өенә кереп китте.

Шул көннән аның өчен кояш сүнде. Кыз берәү белән дә аралашмый башлады. Эмиль исә һәрвакыт аның янында булырга тырышты, кызга йомылырга ирек бирмәде. Нинди генә булмасын, Айгөл Рәшитне барыбер ярата иде. Моның өчен ул үзен күрә алмады, бик күп елады. Ләкин йөрәккә боерык биреп булмый шул...
Тиздән алар Эмиль белән якын дуска әверелделәр. Егет кызны гел яклап, көлдереп, күңелен күрә иде.

Беркөн шулай шаярышып кайтып барганда Айгөлнең янәдән су буена төшәсе килде.

Елга ага, кая ага,
Алып китче, сагышым.
Уттай янадыр йөрәгем,
Сүнде йөрәк балкышым... – дип кыз елга агышына карап, сагышланып җыр сузды.

Эмиль барысын да аңлады. Шулай да ул үзенең Айгөлне беренче күрүдән үк яратуы хакында әйтми кала алмады. Кызга төнбоек чәчәге сузды һәм: “Айгөл, мин сине яратам”, – дип пышылдады. Кыз сискәнеп китте. Тутырып Эмильгә карады. Нишләргә соң аңа? Дустын югалта алмый бит ул. Ул аның әле дә Рәшитне яратканын белә бит! Куркудан кыз алдына-артына карамый өенә йөгерде. Бер атна буе мәктәпкә килми йөрде. Шул көннән башлап алар арасына кара мәче кергәндәй булды. Айгөл белән Эмиль авыз ачып бер сүз дәшмәделәр.

...Уку елы тәмамланды. Чыгарылыш кичәсенә барыр алдыннан Айгөл янәдән су буена төште. Су өстендәге төнбоекларга карады... Яратам дип ялгышкан икән бит ул Рәшитне. Эмильдән башка Айгөл күңелендә ниндидер бер бушлык сизә иде. Эмильгә хисләре күптәннән кабынган, ул аны, нәкъ менә аны өзелеп ярата икән бит! Кыз бу ачышыннан куркып калды. Ничек итеп Эмильнең күзләренә карап әйтсен инде ул бу турыда? Сулышын рәтләргә тырышып ул мәктәпкә атлады.

Кич җитүгә алар сыйныф белән Айгөлнең яраткан аланыннан ерак түгел генә урынга, су буена төштеләр. Айгөл Эмиль янына килеп, аның җилкәсенә кагылды. “Эмиль, зинһар, сөйләшик әле,” – дип егетне читкә алып китте. Алар аланга килеп чыктылар. Кыз оялып кына, су агышына күзләрен төбәгән егеткә кулындагы төнбоегын сузды. “Мин дә сине яратам... – дип пышылдады кыз. – Төнбоегым – мәхәббәтебез билгесе.” Эмиль бәхетеннән кызны кочагына күтәреп алып, әйләндерә башлады. “Яратам, яратам, яратам!” – дип кызның назлы иреннәренә үрелде. Кояш баеганын ике яшь пар карап торды, ә елгада исә хуш исен таратып төнбоеклар чәчәк ата иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ