Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тәмле букет ясаучылар

11 Декабрь 2018 332
Декреттагы хатын-кыз үзенә нинди генә шөгыль уйлап тапмый! Әнә, Айгөл Хәмидуллина белән Эльза Хәйруллина җиләк-җимештән букет ясап, шуны сатарга керешкәннәр. Чәчәк бәйләменең санаулы көннәр эчендә сулганын күреп кәеф кырыла, ә мондый бүләк матур гына түгел, тәмле дә, файдалы да! Кызлар букетларын Әлмәт, Сарман, Җәлил якларында сата, көнгә кимендә бишәр заказ була икән.
– Декретта утырган­да нәрсә белән шө­гыль­ләним икән дип озак уйладым. Ни­һаять, күңелемә яткан эшне таптым! – ди Айгөл Хәмидуллина. – Башта өч мең сум түләп, Чистайда яшәүче Гүзәл Хөснетдиновадан онлайн мастер-класс алдым. Ул биш сәгать дәвамында тәмле букетлар ясарга өйрәтте, әлеге белемнең файдасын күрдем. Икенче көнне үк дус кызым белән эшкә керештек. “Инстаграм”да үз битебезне булдырдык, таныш-белешкә яңа кәсебебез турында хәбәр иттек һәм заказлар килә дә башлады. Эльза Сарманда заказлар кабул итә, мин – Әлмәттә. Тәмле бәйләмнәрне кемдер йөргән кызына, кемдер әбисенә бүләккә ала, укытучыларга һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә дип тә сорыйлар. Олырак яшьтәгеләр кипкән җиләк-җимешкә өс­тенлек бирә, яшь­ләр шоколадтан букетлар ясарга куша. Чикләвек бәйләмнәрен сораучылар сирәгрәк, әмма аларын да матур итеп эшлибез.

– Хәзер җиләк-җи­меш кыйммәт тора, моннан үзегезгә файда каламы соң? – дим.

– Дөресен әйткәндә, үзебезгә кереме аз кала. Бәлки бәяләребез артык тешләмәгәнгә заказлар чагыштырмача күптер. Бер букет 800дән башлап ике мең сумга кадәр. Бәясе составына карап билгеләнә. Экзотик җиләк-җимешләр сорасалар – кыйммәтрәк, әфлисун белән лимоннан гына үзенчәлекле бәйләмне 500 сумга да ясарга мөмкин. Хәзер кипкән җиләк-җимеш, чикләвекләр бигрәк тә кыйммәт тора шул. Материаллардан – таякчыклар, скотч, букетны төрү өчен матур кәгазь кирәк. Аларын Чаллыдан күпләп сатып алам, алай да җиткереп булмый – төнлә күршеләрдән эзләп йөргән чаклар да бар. Ә ирем көне-төне кибеттән җиләк-җимеш ташый. Бөтен материаллар кул астында булса, бер букет ясауга 1-1,5 сәгать вакытым китә.

– Яңа идеяләрне каян аласыз?

– Интернеттан да карыйбыз, ясый-ясый да остарабыз. Матурлык өчен җимешләр арасына чәчәкләр дә кертеп җибәрәбез, үлән дә кыстырабыз. Үзенчәлекле килеп чыга! Гадәттә, “Инстаграм”га куелган бәйләмнәр арасыннан карап, “Миңа шушындыйны ясагыз”, – дип заказ бирәләр. Билгеләнгән сәгатькә өлгертәм, өйдән килеп алалар. Канәгать калып, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Әлегә бу шөгыль үземә бик ошый, дәвамлы булсын иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2785
24 Декабрь 2018 19:21 1955
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1727
ӨСКӘ