Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әтәч турында такмаклар

2 Январь 2017 486
“Акчарлак” архивыннан

* * *

Әтәч:

– Яз исе керде борынга,

Күңел әллә ни тели.

Кетәклектә тик икәү без,

Уйныйкчы кети-кети!

Гөлнара Фәйзуллина.

Кайбыч, Кошман.


* * *

Тавык:

– Башка тавыклар артыннан

Көне-төне чабасың,

Кикригең шиңгәч кенә

Мине эзләп табасың...

С. Хәмидуллина.

Бөгелмә, Ленин ур., 1–39.


* * *

Әтәч:

– Бер утырам, бер басам,

Бер торам да, бер иңәм,

Бер кич кенә куныйм әле,

Бер җиреңә дә тимәм.

Дилбәр Әхәтова.

Актаныш, Югары Яхшый.


* * *

Тавык:

– Аулакта калдык, ниһаять,

Котылдык ун тавыктан.

Әтәчкәем, әйдә тизрәк,

Файдаланыйк моменттан!

Вәлиева.

Биектау районы.


* * *

“Әтәчкәем, бигрәк өшим,

Үзәккә үтте суык...”

“Ә син, җаным, сикер җиргә,

Җылытырмын мин куып.”

Фиркаил ҖАМАЛЕТДИНОВ.

Чүпрәле, Иске Чүпрәле.


* * *

Кунакчада утырып

Булмас план тутырып.

Әйдә, киттек, күкәй салыйк,

Әрҗәләрне тутырып.

Гөлсинә ХӨСНЕТДИНОВА.

Казан, Суворов ур., 141.


* * *

Сиңа әйтәм, яз килде ич,

Кунакчабыздан төшик,

Төштә бик күп чебеш күрдем,

Чарасына керешик!..

Таһир ШӘМСУАРОВ.

Лениногорск, Мөэмин-Каратай.


* * *

Яз җитә, әтәч “уянмый”,

Мескен тавык кайгыра:

“Каян гына алырга ди,

Әтәчкә “Виагра”?

Мәдинә ГАЙНИЕВА.

Минзәлә,Тауасты байлары.


* * *

Әтәч:

“Тавыккаем, гүзәлкәем,

Загска барабызмы?

Гаилә елы керде бит

Ишәеп алабызмы?”

Люция ӘХМӘТШИНА.

Әлки, Бибай Чаллысы.


Рубрика: УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ХАТЛАРЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ