Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Сыерларны 50 башка җиткерергә исәп"

30 Октябрь 2017 692
Күпләр шәһәргә күченеп киткәндә, эштән курыкмаган гаиләләр авылда төпләнеп кала. Алай гына да түгел, җир җимертеп яши алар. Кукмара районы Нырты авылында яшәүче Әхмәтовлар әнә шундыйлардан. Бүгенге көндә алар 22 сыер тота.
– 2013 елда башлап җибәргән эш бу, – дип башлады Айрат абый сүзен. – Башта 34 үгез асрадык. Аннан шул үгезләрне сатып, 22 нәселле сыер алдык. Менә бер ел сыер савабыз инде.

Айрат Әхмәтов тумышы белән Нырты авылыннан. Казан ветеринария институтын тәмамлагач, Кукмара ветстанциясенә эшкә кайтып, участок табибы булып эшләгән. Хәзер исә фермерлык белән шөгыльләнә.

– Нигә үгезләрене бетереп, сыер тота башладыгыз?

– Иткә караганда, сөткә сорау зуррак. Бүген итнең бәясе дә түбән.

– Сөт бәяләрен дә түбән диләр бит?

– Сөт бәясе дә түбәнрәк шул. Кышкы айларда 1 литры 23 сум 50 тиен иде, җәй көне төшеп бетте. 1 литрын 17 сумга гына тапшырабыз.

– Сыерларыгызны нәселле дидегез. Сөтне әйбәт бирәләрдер?

– Сыерлар яшьрәк әле безнең. Җәй айларында уртача 15-18 литр, ә кыш көне күбрәк бирәләр.

– Айлык керем күпме?

– Кыш айларында, сыер бәйдә торганда, ай саен 22 сыерга 260-270 мең сумлык керем алабыз. Җәй айларында кимеде. Беренчедән, кигәвен күп булды быел. Икенчедән, әйткәнемчә, сөт бәясе түбән. Малның баш санын арттырып, машина алып, сөтне үзебез йөртмәкче булабыз алга таба, Алла бирса.
– Дәүләттән ярдәм булдымы соң?

– 2013 елда эшебезне 1 миллион 600 мең сумлык грант белән башладык. Башка ярдәм юк инде. Калганы үз көчебез белән алынды. Сыерларны 2 миллион 400 мең сумга Кировтан алып кайттык.

Әхмәтовларның 54 гектар җире бар. 40 гектарына – бодай, 14 гектарына печән чәчкәннәр. Сыер малына ашатырга да күп кирәк шул. Бодай ел буена җитсә, печәнне сатып та алалар икән.

– Мал башы күп булган саен, эше дә күбрәк була. Сезгә кем ярдәм итә? Эшчеләрегез бармы? – дип кызыксынам.

– Күп эшне хатыным Рафилә белән бергә эшлибез. Әти-әни белән бергә торабыз. Алар һәрвакыт янда, гел ярдәм итә. Өч эшчем дә бар.

– Эшчеләргә ничек түлисез?

– Акчалата. Печәнен дә бирәм.

– Көтүне кайда йөртәсез?

– Үзебезнең бакча башындагы, быел чәчелмичә калган совхоз басуында. Үзебезнең кишәрлек юк – алда торган иң мөһим проблема шул. Җир алуы бик авыр.

– Максатыгыз нинди?

– Ничек тә тырышырга, сыерларны 50 башка җиткерергә иде, – диде дә, фермага чыгып йөгерде Айрат абый.

“Эшченең эштә булуы хәерле” дип, мин дә аны тоткарламадым. Фермерның уң кулы – аның хатыны Рафилә апа.

– Рафилә апа, фермер хатыны булу авырмы?

– Акчасы булганда яратып эшлибез инде. Авыл җирендә туып-үскән, мал асрап яшәгән кешеләр бит без. Шуңа күрә авырлыгын тоймыйбыз. Мин элек мәктәптә укытучы булып эшләдем. Хезмәт, рәсем дәресләре укыттым. Декрет ялыннан соң эшкә чыкмадым. Бергә булганда эшләргә дә рәхәт. Минем бу йортка килен булып төшүемә 22 ел, әлегә кадәр тавыш чыкканы булмады, Аллага шөкер.

Рафилә һәм Айрат Әхмәтовлар өч кыз үстерә. Икесе Казанда укый, кече кызлары быел 1 класска барган. “Төп ярдәмчебез Айзилә инде безнең. Көн-төн безнең белән фермада. Малларга исем куша. Бөтен бозауларның исеме бар хәзер,” – ди әни кеше.
– Йокыдан ничәдә торасыз?

– Иртәнге 4тән кичке 10га кадәр маллар янында без. Айрат белән икәү аппарат ярдәмендә савабыз. Кешегә бик ышанып бетеп булмый шул. Мин үзем шундый.

– Безнең Рафилә үзе бик пөхтә булгач, кеше эшен бик яратмый, – дип сүзгә кушылды Мәсрүрә апа. – Малайларым эштән курыкмады, урман да кистеләр, агач та ярдылар. Бөтен эшне дә башлап җибәрү авыр. Киленнәрем дә тырыш...

Мәсрүрә апа 42 ел укутучы булып эшләгән. Киленнәре дә үзенә охшап килгән – икесе дә укытучы. Олы уллары Айнур да гаиләсе белән шушы авылда төпләнеп калган. Алар да калышмый, 7 баш сыер малы, үгезләре, бозаулары бар икән.

                    HUmQD1iaUm8.jpg
                                                           (Альберт абый белән Мәсрүрә апа)

– Авылны яраттылар инде, – ди Мәсрүрә апа. – Бөтен яшьләр шәһәргә китеп бетте. Алар да китә ала иде, югыйсә. Менә бервакыт шулай машинада барабыз. “Әллә никадәр районда булдым инде. Шушы Кукмара районыннан да матур район юк инде ул, әни. Менә шушы совхозда бер кеше калмасын, ләкин мин барыбер шушында яшим”, – диде Айрат. Ике улыбыз да авылны бик яратты, икесе дә әтиләре кебек ветеринар.

Йорт хуҗасы, 67 яшьлек Альберт абый да Казан ветеринария институтын тәмамлаган кеше, зоотехник. Бөтен гомерен мал янында уздырган кеше белән сөйләшми кала алмадым.

– 25 ел токымлы дуңгыз фермасында селекционер булып эшләдем. Аннан соң 10 ел ипи пешерү цехында, 5 ел сыер фермасында эшләдем, – диде ул.

– Умарта тотасыз икән?

–Умарталарны 56 башка җиткергән идем, 5-6 гына калды хәзер. Хатын: “Нәрсәгә буталасың шуның белән, өйдә эш күп бит”, – дип бетерттерде. Исән булсам, арттырам икенче елга. Хатын-кыз сүзенә карап йөреп булмый...

Әхмәтовларга сокланмыйча мөмкин түгел. Ишегалды тулы кош-корт, ферма тулы мал-туар. Шуның өстенә, пилорамалары да бар икән. 10 ел буе күрше-тирә районнарга, авылларга агач ярган алар. Мине иң сокландырганы – күпләр бер сыер асраудан баш тарткан заманда, әлеге гаилә сыер малын арттырам дип тора. Афәрин!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ