Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Сыңар галуш өчен дә ут белән җавап тотачакбыз"

4 Август 2017 1464
“Туганнар белән элемтә, күркәм холыклылык һәм яхшы күршеләр илне яшәтә һәм гомерне озайта”, диелә Пәйгамбәребез хәдисендә. Ни кызганыч, еш кына бу сүзләрне онытып җибәрәбез, дөресрәге, бу хакта белмибез, уйлап та карамыйбыз. Туганнар белән дус-тату яшәү ни өчен кирәк соң? Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән шул турыда сөйләштек.
– Туганнар белән аралашу Ислам ди­нендә нинди хөкемдә?

– Намаз уку, ура­за тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу фарыз булган кебек, туганнар арасындагы мөнәсәбәтне саклау да шундый ук хөкемгә керә. Бу мәсьәләгә Коръәни Кәримдә зур урын бирелә, Пәйгамбәребез хәдисләре аша да күп мәгълүмат җиткерелә. Шунысы да күңелсез: туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр турында матбугатта язмалар аз басыла, китап­лар юк дәрәҗәсендә. Гәрчә бүгенге көндә бу иң актуаль проблемаларның берсенә әйләнде. Хәзер туганнар арасы ерагайганнан-ерагая торган заманга җиттек. Моның инде объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Беренчедән, элек туганнар бер төркемгә тупланып эшләгән, үзләренең кәсепләре булган. Хәзер инде мондый күренеш сирәгәйде, кешеләр аерым-аерым яки дуслары белән хезмәттәшлек итүне хуп күрә. Туганнары, балалары белән аралашуы да кими, күп вакыты чит кешеләр белән уза.

– Моны ничек аңлатыр идегез?

– Өйдә, гаиләдә балалар әти-әни­сеннән, әби-бабасыннан бердәм­лек тәрбиясен күреп үсми. Әби-бабаларында, әти-әниләрендә андый бердәмлек булмаган, берләшеп эшли белмәгәннәр. Шәт, берәр мәҗлестә очрашканнардыр, ләкин көндәлек тормыш яссылыгында туганлык хисе тәрбияләнмәгән. Динебезгә кайткач, бу мәсьәләгә дә ныклабрак тукталырга, аны тирәннән өйрәнергә кирәк. Туганнар белән араны җайлау һәркем өчен зарур.

– Ни өчен моңа шундай зур әһәмият бирелә?

– Иң элек шуны әйтү шарт: гарәпчә “туганнар” дигән сүз “рахим” дип әйтелә һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерү сүзенең тамырдашы булып тора. Туганнары белән араны өзгән кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм кала. Туганнар белән якынаеп, аралашып яшәгәндә, Раббыбызның рәхмәте килеп тора. Ул сәламәтлек, балаларның тәүфыйк-һидияте, бәрәкәт, эштәге уңыш һ.б. аша ирешә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Гомерегезнең озын, ризыгыгызның киң булуын теләсәгез, әти-әниегезгә итагать күрсәтегез, туганнарыгыз белән араны өзмәгез”, – ди. Икенче бер хәдисендә: “Юктыр шундый изгелек, кайсысы өчен Аллаһның рәхмәте иң тиз арада кешегә килә, ул туганнар белән араны җайлау. Юктыр шундый гөнаһ, кайсының газабы тиз арада кеше башына төшә, ул да булса туганнар белән араны өзү”, – ди. Моннан без Аллаһның рәхмәтенә тиз ирешү дә, тиз арада газабы килү дә туганнар белән мөнәсәбәткә бәйле икәнен аңлыйбыз.

– Кайбер гаиләләрдә туганнар шултикле күп, аларның барысы белән дә аралашып бетү мөмкин түгел. Ислам дине буенча якын туганнарга кемнәр керә соң?

– Шәригать буенча аралашырга фарыз булган туганнар бар. Моңа әти-әни, әби-бабай, балалар, онык­лар, бертуган абый-апалар, аларның балалары, әти-әнинең абый-апалары һәм аларның балалары керә. Болар белән араларны саклау безнең өчен фарыз санала.
– Ә туганнар белән араны саклауда безнең бурыч нәрсә?

– Әйе, балаң белән һәркөнне күре­шәсең яки телефоннан сөйләшеп торасың. Апа-абыйлар, икетуганнар белән алай түгел, билгеле. Галимнәр әйтүенчә, бу очракта аралашу берничә өлештән тора. Беренчесе – аларга зыян салмау, ягъни кычкырышмау, әрләшкән-талашкан булсаң, гафу үтенү.

Икенчесе – сәламләшү. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә шалтыратып котлау, хат юллау һ.б... Өченчесе – мөмкин кадәр ярдәм кулы сузу. Әйтик, рамазан ае ахырында фитра сәдакасын таратканда да, зәкят биргәндә дә кеше туганнары арасында мохтаҗлар юкмы дип уйларга тиеш. Иң элек аларга ярдәм итү шарт. Кардәшләре арасында андый зат табылмаса гына фәкыйрь-мескеннәрне чит-ятлар арасыннан эзли башлый. Әйткәнемчә, беренче чиратта туганнарны барларга кирәк, чөнки кыямәт көнендә алар өчен соралачакбыз. Туганлык җебен саклаганда кеше үзе дә, гаилә дә көчле була, аны берничек тә тарката алмыйлар. Халык та бит бердәмлектә – көч, ди. Кайчак мәҗлескә баргач, күреп кайтасың: апа белән абый икесе ике дөньяда яши, бер-берсен аңламыйлар, өченче зат аша сөйләшәләр. Миңа кайчан шундый сорау белән дә мөрәҗәгать итәләр: “Без дин кануннары белән яшибез. Апа яки абый шәригатьне бөтенләй танымый. Аларга барыргамы-юкмы, аралашыргамы?” – диләр. Туганың диндә булса яки динсезлектә яшәсә дә, хәтта сиңа җавап булмаса яки кырын караса да, мөмкин кадәр аралашу, туганлык хисен саклау хәерле. Шәт, шушы аралашуыбыз аларга файда китерер, күңелләрендә уңай хис-тойгы уяныр, үзебез дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешербез. Кайберәүләр: “Тормышымда кара полоса башланды, нишлим икән?” – дип килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) андый вакытта: “Әниең исәнме?” – дип сораган. Кешенең тормышына авырлык, беренче чиратта, әнисенә мөнәсәбәте тискәре булса килә. Әнисе баласына рәнҗесә, бу бигрәк тә ачык чагыла. Туганнар белән ара бозылганда да яшәешнең яме китә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйткәнчә, адәм баласы хәерле тормышта гомер кичерергә теләсә, беренчедән, Аллаһка табынырга, икенчедән, әнисен хөрмәт итәргә, өченчедән, туганнар дус-тату булырга бурычлы. Шуңа да авырлыкка юлыккан кешедән туганнар белән арагыз ничек дип тә сорыйбыз. Кемдер гаҗәпләнеп: “Проблема бизнеста бит. Туганнарның ни катнашы бар?” – ди. Без Аллаһы Тәгаләнең законнары нинди икәнен белмибез. Гөнаһ кылдык, әйтик, берәрсе белән хаксызга әрләштек, ди. Моның акча мәсьәләсенә кагылышы юк дип уйлыйбыз. Әмма бу – ялгыш фикер. Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгаләгә буйсына. Коръәни Кәримдә: “Җирдә һәм күктә булган һәрнәрсә Аллаһы Тәгаләнеке”, – диелә. Малга да, күңелебезгә дә, гамәл-гыйбадәтебезгә дә, ризыгыбызга да, язмышыбызга да, бәхетебезгә яки бәхетсезлегебезгә дә Раббыбыз хуҗа. Шуңа да мөмкин кадәр Аның юлында булу мөһим.

– Хәзер күп гаиләләрдә туганнар арасын мал бүлешү боза. Бер көнне генә редакциябезгә бер ханым шалтыратты: “Өч ел урын өстендә яткан энемне тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Ә ул, васыятьнамә язып, бөтен мөлкәтен икенче энебезгә калдырган. Теге энем моны белә торып, нишләп туганыбызны бераз гына булса да карашмады икән”, – дип әрнеп сөйләде.

– Ислам динендә мирас төшен­чәсенә шулай ук зур урын бирелә. Әти-әнидән калган малны балалар һәм туганнар арасында дөрес итеп бүлү Коръәни Кәримдә дә, Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә ачык билгеләнгән. Бу уңайдан хәзер инде смартфоннарда, компьютерларда кушымталар эшли. Аларны карап, мирасны төгәл итеп бүлү бернинди авырлык тудырмый, аның өчен судка барырга да, әрләшергә дә, талашырга да кирәкми. Ләкин ул кушымтаны ачып карау, аннан файдалану өчен күңелдә Аллаһы Тәгаләгә, кыямәт көненә ышаныч булырга тиеш. Ә бездә кешенең үз туксаны туксан, ул үзенчә уйлый, фикерли һәм үзе генә дөрес дип саный. “Миңа бернинди кушымта да, канун да кирәкми. Әти-әнине фәлән ел карадым, машинасы – миңа, алмагачы сиңа”, – диләр, мулланы да, галимне дә тыңламыйлар. Шәригать кануны буенча, кеше үзенең малын баласына, туганына яки бөтенләй чит кешегә, әйтик, кайчандыр армиядә бергә хезмәт иткән дустына да васыять итеп калдыра ала. Ләкин байлыгының өчтән бер өлешен генә! Мөлкәтнең өчтән ике өлеше мирас әһелләре арасында бүленә. Кайчан: “Хәзрәт, Коръәни Кәрим буенча әнигә уф дип тә әйтергә ярамый, аңлыйм. Аны карыйбыз, тәрбиялибез, мунчада юындырабыз, ашатабыз, эчертәбез. Әмма иң яратмаган кешесе барыбер – без. Ерактагы апалар җәй көне җиләк җыярга гына кайта, ә алардан да яхшысы юк. Уф дип әйтү түгел, кайчак катырак сүзләр дә ычкына. Бу инде миңа гөнаһ булырмы икән?” – диләр. Һәркемнең тормышында җәннәтле яки җәһәннәмле итә торган сынау бар. Адәм баласы шул зәгыйфьлегенә сабыр итеп йә җәннәтле була инде, яки аңа бирешеп җәһәннәмгә керә. Алда китерелгән мисал да, йә җәннәткә, йә җәһәннәмгә илтә торган сынау. Әнисенең ике атнага җиләк җыярга кайткан кызы янына китәсе килми бит, үзен тәрбияләгән баласы белән яши. Димәк, күңеле белән аны якын итә. Шул кызы түзеп, фатыйхасын алып калса, үзе дә, балалары, оныклары да хәерле тормышта яшәячәк. Ә инде мирас мәсьәләсенә килгәндә, менә шулай үзен тәрбияләгән балага да кеше үз малының өчтән бер өлешен генә яза ала. Калганы башка туганнары арасында бүленә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кыямәт көне алдыннан иң беренче булып мирас гыйлеме югалыр. Иң соңгы булып намаз белеме китәр”, – дигән. Безнең тормышта мирас гыйлеме югалды. Дөрес, кибетләрдә бу турыда китаплар сатыла. Шуңа да әлеге мәсьәләне тирәннән өйрәнсәк иде. Чөнки хаксызга алынган әйбер, хәтта сыңар галуш өчен дә, кыямәт көнендә ут белән җавап бирәчәкбез.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ