Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Суши-бар"дан фатирга ис менә!

5 Июль 2018 1710
“Зарлы телефон”га Казанның Гвардейская урамы, 42 йорттан Сәкинә апа Вәлиева шалтыратты. Йортларының беренче катында суши-бар ачылган, шуннан аның фатирына тавыш килә, ис менә дип зарланды ул. Ике арада күпме генә сөйләшүләр алып барсалар да, кафе җитәкчесе белән уртак фикергә килә алмыйлар икән. Эшне озакка сузмыйча, Сәкинә апаны да, суши ясаучыларны да күреп кайтырга булдым.


“КАФЕ ЯБЫЛГАНЧЫ ЙОКЛАМЫЙМ”

Сәкинә апа берүзе бер бүлмәле фатирда яшәп ята. 72 яшьтә. Ләкин үз яшен мәңге бирмәссең, күп дигәндә 60ка күренә ул. Чиста-пөхтә киенгән, чәчләрен матур итеп җыеп куйган. Өендә дә кырт иткән тәртип, өстәлендә – кайнар өчпочмаклар. Сәкинә апа гомере буе хастаханәдә “сестра-хозяйка” булып эшләгән икән. Ялгызы бер кыз үстергән, хәзер кызы Чаллы шәһәрендә кияүдә, игезәк балалары бар. Яңа танышым яшь күренү сәбәбен дә гомер буе начар ир белән интекмичә, ялгызы, үз көенә яшәүдән күрә. Пенсиягә чыккач, тагын да рәхәт, иркен тормыш башланыр дип көткән дә ул, тик астагы катта ачылган суши-бар булган тынычлыгын да урлаган...

– И, җаныкаем, кемгә мөрәҗәгать итәргә аптырадым инде, 60 ел рәхәтләнеп торган фатирымда хәзер төнлә йокларлык түгел, – дип күз яше белән елап алды Сәкинә Вәлиева. – Бу суши-барның ачылганына өч ел, моңарчы бер зыянын күрмәдем. Бер тавышлары ишетелмәде. Узган кышта минем тәрәзәм астына ике кондиционер чыгарып элделәр, ике “вытяжка” сузып, анысын да гөжләтеп эшләтә башладылар. Кич белән, бөтен дөнья тынып калгач, аларның тавышлары бигрәк тә нервыга тия, төнге берләргә кадәр выжылдап утыра. Аның туктаганын күземне йоммыйча көтәм. Ә иртәнге дүрттән яңадан эшкә керешәләр, дөге пешерергә куялар диме шунда... Суши-бардан килгән искә чыдарлык түгел. Кайчак фатирга төтеннәре дә керә. Үзем өчен бер таба өчпочмак пешерсәм дә исе бөтен өйгә таралып, әллә ничә сәгать тора. Монда болар көне-төне ризык әзерли, күз алдыгызга китерәсезме?
  
– Шушы ярты ел эчендә проблеманы хәл итү өчен кемнәргә бардыгыз, кайларга мөрәҗәгать иттегез? – дим.

– Тавыш барлыкка килү белән идарә итүче компаниягә киттем. Анда исә суши-барның киңәюен, зуррак күләмдә эшли башлавын әйттеләр. Тавыш та шул сәбәпле арткандыр, дип аңлаттылар. Аннары кафе хуҗасы Ринат белән тыныч кына сөйләшеп, зарларымны җиткереп карадым. Минем белән килешкән кебек булды да, аннан барыбер үзенекендә калды, берни төзәтмәде. Ул миңа һәрчак яхшыга үзгәреш вәгъдә итә, фатирыма ук менеп тынычландыра. Янәсе, яңа “вытяжка” менә-менә кайтырга тиеш, бар да тәртипкә салыначак, борчуларым бетәчәк икән. Минем алдымда кемгәдер шалтыратып алган да була, имеш, минем өчен җан атып йөри. Тик ярты ел инде бернинди үзгәреш юк. Соңыннан “әлеге ис миннән түгел, күрше подъезддагы шаурма пешерүчеләрдән килә”, дип акланырга тотынды. Ләкин шаурмачылар белән минем фатир арасында тагын бер фатир бар, алардан бернинди ис килми. Димәк, проблема суши-барда булып чыга.


МЕНӘ СИҢА ЯҢА МОТОР!

Сәкинә апа “Роспот­реб­надзор”га да хат юллаган, астагы кафены санэпидемстанциядән дә килеп тикшереп киткәннәр. Ләкин әңгәмәдәшем әй­түенчә, нәкъ тикшерү ки­ләсе көнне суши-бар эшләмичә торган. Тик­шерүчеләрнең берәрсе Ринатны алдан кисәтеп куймадымы икән, дип шикләнә Сәкинә апа. Аның проблемасы хакында участковый да хәбәрдар, полиция патрулен дә кат-кат чакырткан. Хокук сакчыларының берничә рәсми җавабы белән таныштым, “кафе җитәкчесенә аңлату эш­ләре алып барылды” диюдән артмаган. Хәер, алар нишләсен, кафены яптыру алар карамагында түгел ич...

Шуны да әйтеп китим: Сәкинә апада кунакта булган бер сәгать эчендә фатирында бер тавыш та ишетмәдем, сушиның хуш исе дә борынны кытыкламады. Баксаң, суши-бар хуҗасы мөселман кешесе икән, рамазан аенда ифтардан соң гына эшләрен башлап җибәрәләр. Монысы өчен аерым хөрмәт аларга! Тик икенче катта яшәүче Сәкинә апа белән дә ничек тә уртак тел табасы иде, олы кешенең хәтерен калдыру яхшы түгел бит.

Сәкинә апа белән урамга чыгып, йорт каршындагы “вытяжка”ларны, кондиционерларны өйрәнеп тордык. Әңгәмәдәшемнең кычкырып сөйләшүенә күрше-тирә дә игътибар итте.

– Әлеге тавыш безнең фатирга да ишетелә. Зыңгылдавы нервыга тия аның, Сәкинә апа икенче катта ничек түзәдер, – дип сүзгә кушылды шушы ук подъездның өченче катында яшәүче Фәридә исемле ханым. – Ә суши-бардан килгән ис фатирларга гына түгел, бөтен подъездга тула. Иртәнге биштә эшкә җыенырга торам, шул вакытта инде ис безнең кухня ягыннан килә башлый. Йә юньле “вытяжка” ясасыннар, йә кафеларын бөтенләй ябып куйсыннар!

Шуннан вакыйгалар тагын да кызыклы борылыш алды. Мизгел эчендә бер егет бас­кыч куеп, безнең күз алдыбызда хәерсез “вытяжка”ны кисә башламасынмы!

– Нишләвегез бу сезнең?


Язманың тулы вариантын 7 июньдә чыккан "АКЧАРЛАК" газетасының  22 нче саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1484
23 Октябрь 2018 10:14 1402
31 Октябрь 2018 11:56 1357
ӨСКӘ