Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Суны саксыз кулланган өчен, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирергә туры киләчәк!"

12 Апрель 2018 902
Адәм баласының организмы 80%ка судан тора. Ул тәннең температурасын да җайга сала, кан басымын да көйли, шлакларны да чыгара һ.б. үзлекләргә дә ия. Ислам динендә дә суга зур урын бирелә. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән шул хакта сөйләштек.
– Суның мәгълүмат йөртүе фәнни яктан расланган. Ислам динендә моңа дәлилләр бармы?

– Соңгы елларда бу хакта матбугатта күп мәкаләләр басылды, китаплар дөнья күрде. Суга нинди мәгълүмат әйтсәң, шул саклана. Галимнәр аны катырып, кристалларын микроскоп аша карап, моны дәлилләде. Яман, гөнаһ сүзләр әйтелгән суның кристалларында симметрия бозыла икән. Хәерле сүзләр сөйләнгән, дога укылганының кисәкчекләре төзек, матур була. Дини яссылыктан караганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләреннән аңлашылганча, Коръән укылган суны эчеп, күп авырулардан дәваланырга мөмкин. Бу да суда мәгълүмат саклануга ачык мисал.

– Андый чакта Коръән аятьләре безнең эчкә керә буламы?

– Әйе, Коръән аятен су белән эчсәк, ул бөтен кан юлларына, органнарга китеп, физиологик авыруларны дәвалый. Күз тигәч, кемнең күзе тигәнен белсәң, шул кеше тәһарәт алган суны өстеңә салырга кирәк. Болай эшләгәндә начар энергия юылып төшә. Бу шулай ук суның кодрәтен күрсәтә. Хәер, аның көче һәм мөмкинлеге ахыргача өйрәнелеп тә бетмәгән әле.

– Ашамыйча тора алабыз, ә су эчмәсәк, шундук сулабыз. Ни өчен ул безгә шулкадәр нык кирәк?

– Аллаһы Тәгалә: “Бөтен тереклекне судан яраттым”, – ди. Безнең башлангычыбыз, әйтик, күкәй күзәнәк аталанганда ук, туксан процент судан тора бит. Соңыннан гына кеше формалаша башлый. Һәммә тереклек иясе судан барлыкка килә һәм аның нигезендә су ята. Су – тормышта иң мөһим продукт. Матдәләр алмашына да, күзәнәкләргә туклыклы матдәләр барып ирешсен өчен дә, организм яхшы эшләсен, адәм баласы сәламәт яшәсен дисәк тә су кирәк. Юкка гына табиблар көнгә 1-1,5 литр су эчәргә киңәш итми бит. Сусыз кан куера, эчке органнарның функциясе бозыла һ.б.

– Елдан-ел суның сыйфаты начарая, эчәргә яраклы суны күптән сатып алабыз инде. Яшәү өчен кирәкле матдәнең югала баруы ахырзаман галәмәтеме?

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы галимнәре әйтүенчә, Җир йөзендә унбиш ел элек үк чиста су беткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Кыямәт көне алдыннан алтын чыгар, су китәр”, – ди. Алтын белән кибет тулган, ә чиста су юк. “Тәбарәк” сүрәсенең ахыргы аятендә дә: “Әгәр сездән чиста, файдалы су китсә, аны кем алып килеп бирер?” – диелә. Экология мәсьәләсе, чиста суның булмавы кешеләрнең сәламәтлекләрен югалтуга да бер сәбәп булып тора. Без эчкән суыбызга игътибар итәргә тиеш. Хәзер гәүдә авырлыгы нормадан арту, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары беренче урында тора, яман шеш очраклары таралганнан-тарала. Күп авырулар кеше организмындагы кислота-селте (pH) балансы бозылу сәбәпле дә килеп чыга. Кислоталылык арту сырхаулар баш калкытуга китерә. Эчкән суның да балансын карарга кирәк. Составында кислота күбрәк икән, аны кулланудан тыелып тору хәерле. Селтеле суны эчсәң дә ярый. Моны махсус тестер ярдәмендә тикшерергә була.

Галимнәр иртән торгач, бер-ике стакан җылы су эчү бөтен сәламәтлекнең нигезе, диләр. Исәнлеге турында уйлаган кеше бу ысулны файдаланмый калмый. Су эчке органнарны эшләтеп җибәрә, ашыйсы килүне баса, төнлә җыелган шлакларны юып чыгара. Гомумән, су эчкәндә организмның торышы үзгәрә. Хәзер бит ашау культы барлыкка килде. Бу мөселман дөньясында да киң таралды. Коръән ашына баргач, вәгазь сөйләгәнне, Коръән укыганны кунаклар матур гына тыңлап утырган кебек. Әмма күңел сизә, күз күрә, колак ишетә: ашый башлагач җанланып китәләр, мәҗлеснең төп өлешенә күчкән шикелле тоела. Имамның, Коръән укып, дога кылуы кереш өлешкә әйләнеп кала. Өстәл артындагы кешене гаҗәпләндерү, ризык турында сөйләү китә: монысы авылдан килгән тай ите, тавыкны бүген генә суеп пешердек, токмачын үзебез кистек һ.б... Шул рәвешле, үзебез дә сизмичә, нәфесебез белән ризыкка табынып утырабыз. Аллаһы Тәгалә биргән организмга ул кадәр үк ризык кирәкми бит! Өстәл артыннан көч-хәл белән торып китүнең бернинди файдасы юк, бу нәфесне туендырып утыруга гына кайтып кала. Организм, шул ашаган ризыкны сигез-тугыз сәгать эшкәртеп, нәфескә хезмәт итә булып чыга. Көчле, сәламәт булу өчен күп ризык кирәкми. Галимнәр дә бит өстәл яныннан тамак туяр-туймас килеш китәргә куша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Без ачыкканчы ашамыйбыз. Ашаганда туйганчы сыйланмыйбыз”, – ди. Шушы хәдисне генә үтәсәк тә хастаханә юлын таптамас идек. Күпләр артыгын ашап авырый. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Ашауның өч шарты бар”, – ди. Беренчесе – ризыкның хәләл, икенчесе – файдалы булуы. Өченчедән, Раббыбыз артыгын ашамагыз, дип кисәтә. Ул гайбәт, зина, урлауны тыйган кебек, исрафны, ягъни артык ашауны да тыя, хәрәм хөкеменә кертә. Исраф һәлакәт итә, авыруга сабыштыра.

– Суны да бит артык күп кулланабыз, исрафка керәбез. Шуның өчен дә аның чиста өлешен юк итеп, Аллаһы Тәгалә безне газапламыймы? Без аны ничек файдаланырга тиеш?

– Суны чамадан тыш куллануыбыз – гөнаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Диңгез буенда булсаң да, тәһарәт алганда, суны исраф кылма”, – ди. Расүлебезнең күпме су белән тәһарәтләнгәнен һәм госел коенганын исәпләп чыгарганнар. Аңа тәһарәт алу өчен 450 мл су җиткән. Госелне 900 мл су белән коенган, ягъни шуның белән бөтен тәнен юган. Без душ астында торганда ничә литр су акканын күз алдына китерүе дә авыр. Тәһарәт алганда да кранны бөтен көченә ачып куябыз, гәрчә, әкрен генә агызырга кирәк булса да. Болар өчен дә Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасы булачак. Ул Коръәни Кәримдә: “Адәм балаларының гөнаһлары сәбәпле җирләрдә һәм диңгезләрдә тәртип бозылды”, – ди. Суның, һаваның, экологиянең пычрануы, ризыкларның химикатка әйләнүе безнең гөнаһларыбыз сәбәпле килеп чыга. Иң элек, адәм баласы Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелу ягын караса, дөньяның халәте үзгәрер иде.

– Өйдә суны теләсә ничек әрәм-шәрәм итсәк, бу – бәрәкәтне ки­метәме?

– Бер гөнаһ та – зурысы да, кеч­кенәсе дә җәзасыз калмый. Су бит ул шундый матдә: үзе йомшак, теләсә нинди формага керә, шул ук вакытта аннан да каты нәрсә юк. Әгәр цилиндрга су салып, өстеннән поршень белән бассак, формасы үзгәрми, ул каяндыр бәреп чыгачак. Тимер белән шулай эшләсәк, нинди каты булуына карамастан, кысылып пленкага әйләнер иде. Су – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте. Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, диңгезләр дә адәм балаларына ярдәм итү өчен яратылган. Иң беренче булып Нух пәйгамбәр ясаган кораблар әле дә яшәештә нинди зур роль уйный, чөнки су юлы иң арзанлыдан санала. Австралиядән миллионлаган сарыкны да бит хаҗ вакытында Мәккәгә паром белән китерәләр.

Диңгез суының адәм балаларының сәламәтлегенә файдасы турында да беләбез. Алай гына да түгел, ул хәтта Җир катламы өчен да бик кирәкле. Яз көне кар астыннан чирәм чыгуын көтәбез. Яңгыр яуса да, су сипсәң дә, үлән чыкмаган еллар бар. Ә менә көннәрдән бер көнне ләйсән яңгыр явып китә – бөтен дөнья яшелләнә, сафлана. Моның аңлатмасы Коръәни Кәримдә бар. Баксаң, диңгез төбендәге бөтен файдалы микроэлементлар өскә күтәрелеп, элпә булып җыелып тора икән. Аллаһы Тәгалә давыл чыгарып, диңгездә дулкын күтәрелә. Бу вакытта күктәге болыт та түбән төшкән була һәм ул дулкын белән тоташа. Болыттагы су тамчылары диңгез минераллары белән кушыла. Җил шуны еракларга алып китеп, үле җиргә минераллашкан яңгыр ява, ул сеңеп, унбиш-егерме сантиметр тирәнлеккә керә. Һәм дөнья терелә. Аллаһы Тәгалә җиһанны әнә шундый хикмәт белән яраткан. Җир шарының 27 проценты гына корылык, калганы – су. Ягъни җир йөзенә дә су күп кирәк.

Тормышыбызны су белән бәйләсәк иде. Тән өчен дә иң яхшы күнекмә – йөзү бит. Суда бөтен буыннар языла, мускуллар эшли. Чыныгу өчен дә салкын су белән коенудан да әйбәтрәк чара юк.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Май 2018 13:40 2355
7 Июнь 2018 11:19 1983
ӨСКӘ