Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Студент, үз исемеңне аклыйсыңмы?

25 Январь 2017 739
Студент дигәч, иң элек нәрсә күз алдына килә? Акча җитмәү, ач йөрүләр, сессия вакытында төннәр буе укып утыру, тулай торак, яңа дуслар, имтихан алдыннан дер калтыраулар… Болары инде гомерлек фактлар. Ә хәзер берәр нәрсә үзгәрде микән? Бүгенге студентлар ничек яши? Шушы сорауга җавап эзләп, студентларга берничә сорау бирдек.
Фәридә РӘХМӘТУЛЛИНА, КФУ (ИМиМ), 4 курс.

– Буш вакытыңны ничек үткәрәсең? Бармы ул синең?
– Уку – энә белән кое казу диләр, шуңа күрә буш вакыт табу авыррак шул. Буш вакыт булганда дуслар белән театрга барабыз, Казанның истәлекле урыннарын карап йөрергә яратабыз.

– Студентларга һәрчак акча җитми диләр. Акча кайдан аласың? Әти-әниең булышамы яки үзең эшлисеңме? Бер атнага күпме китә?
– Чамалап тотсаң, җиткерергә була. Аллага шөкер, стипендия алам, әти-әниләр дә булыша. Атнага якынча 700 сум тирәсе акча җитә.

– Уку йортында нинди кием белән йөрергә яратасың? Мода артыннан куасыңмы?
– Кумыйм. Күбрәк классик стильдәге киемнәргә өстенлек бирәм. Иң мөһиме –уңайлы һәм килешле булсын.

– Тулай торакта торасыңмы, әллә фатирдамы?
– Әлбәттә, тулай торакта. Әгәр сиңа университет тарафыннан бүлмә бирелгән икән, нигә фатирда яшәргә? Студент тормышының иң күңелле мизгелләре дә тулай торакта уза бит.
Ландыш РӘФЫЙКОВА, КМК. 2 курс.

– Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
– Дөресен генә әйткәндә, ул юк диярлек. Уку, уку, уку бездә. Буш вакытларда хоккей карарга яратам, кибетләрдә йөрим.

– Студентларга акча җитми дигән фикер йөри, дөресме ул?
– Дөрес. Стипендия алабыз, аны да күп дип әйтеп булмый. Акча ягыннан әти-әни булыша, аларга рәхмәт. Әлегә үзем эшләмим. Атнага 1000-1500 сум туздырам.

– Уку йортында нинди кием белән йөрергә яратасың?
– Безнең колледжда сайлау мөмкинлеге юк, халат кияргә мәҗбүр итәләр.

– Имтиханнар белән хәлләр ничек?
– Имтиханнар бик авыр, күп әзерләнергә кирәк, ятлыйсы, өйрәнәсе мәгълүмат шактый. 300 сораулы тестлар ятлыйбыз. Әйбәт укыйм, Аллага шөкер.
Фәннүр Шәйхетдинов, КФУ (ИЭУФ), 3 курс.

– Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
– Социаль челтәрләрдә үтә, яисә сезон вакытында балыкка йөрим, футбол уйныйм. Ә болай буш вакытым күп димәс идем.

– Студентларга акча җитми диләр...
– Студентына карап инде: “әти бирде” дип атнасына 5 мең сумны житкермәүчеләр дә бар, атна буе мең сумга әйбәт кенә яшәүчеләр дә җитәрлек. Миңа акчаны әти-әнием бирә. Аласым килми, ничектер кыен. Үземнең дә керемнәрем була кайвакыт, стипендиям бар. Яшәргә атнага якынча 1500 сум китә.

– Үзең пешереп ашыйсыңмы, әллә кафеда тукланасыңмы?
– Әни нәрсә биреп җибәрә, шуны ашыйм, сайланып тормыйм. Анысы беткәч, ашханәне баетам, пешерергә иренәм, пешерә дә белмим.

– Уку йортында нинди кием белән йөрисең?
  
– Футболка һәм джинсы. Көн саен матур киенеп йөрер идем, ләкин иртән йокыдан торгач киемгә артык игътибар бирмисең, кулыңа нәрсә эләгә – шуны киеп чыгып китәсең.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4689
ӨСКӘ