Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Соң икән шул...

10 Февраль 2020 1175
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 14 февраль 2019 № 6
Фәһимәтти көн дә иртән йокыдан торуга, беренче эше итеп тәрәзә төбендәге гөлләренең хәлен белә. Исән-имин төн чыкканнармы? Берсе бөре тутырып калган иде, чәчкә атмаганмы? Көн дә шулай... Гарәфетдине үлеп китмәгән булса, гөлләр белән сөйләшмәс, бабаеның хәлен белер, аңа кетердәтеп коймак пешереп, иртәнге чәй белән сыйлар иде. Тигез яшәү насыйп булмады бит, нишләтәсең. Иртәнге чәенең дә тәме юк хәзер, ризык та үтми, башта өстәлгә ташый, бер чокыр чәй эчеп алса, киредән суыткычка ташый. Шулай ике арада йөртә торгач, бер атна элек пешкән ризыкларын ике тавыгы белән бер әтәченә ашата. Һәр нәрсәнең үз вакыты, бар иде бу лапасның да мал белән шыңгырдап торган чаклары. Вакыт үтте, көч тә, бабае да бетте, бар да бетте...

Шул вакыт Фәһимәтти үзлә­ренең капка турысына машина килеп туктаганын күреп алды. Бер дә белгән кешеләр түгел, кемнәр булыр бу? Ялгыз җан тиз генә ишегенең келәсен элде. Саклану кирәк, кем йөрмәс тә, кем кермәс? Шулай да, юлчылар икесе бергә: “Фәһимәтти! Ишегеңне ач әле, изге эш белән йөрибез. Күрше авылдан без, курыкма, яме, ач ишегеңне”, – дип дәшкәч, танымаса да, ишеген зур итеп ачып җибәрде.

– Ни хәлләрең бар, Фәһимәтти, әйбәт кенә яшәп ятасыңмы? Ялгызыңа гына кыен түгелме? – дип шау-гөр килде таныш булмаган кунаклар.

– Әйбәт әле, кем дип әйтим соң? Таныган да кебек үзегезне, атаңның исеме ничек соң?

Фәһимәтти каушады, аны белгән кешеләрне танымавына уңайсызланды. Кара инде син хәтерен, һич исенә төшмәде бит бу матур егетләрнең исемнәре!
Яшьләр ашыга иде, сүзне ерактан башламыйча, турыдан бәрделәр.

– Фәһимәтти, бер ялгызың яшәүләре кыендыр, без сине әтигә димләп килдек. Әле ул машинада утырып калды, уңайсызлана картлач. “Башта үзегез сөйләштереп карагыз”, – дип безне кертеп җибәрде. Йә, ничек? Әтине алып керикме?

Кинәттән әйтелгән сүзләр Фәһимәттине каушатты, ул ни дияргә белми, ашъяулыкның читен бөтерде, маңгай чәчләрен төзәткәләгән булды. Яшьләр аның бу халәтен күрмәделәр, сизмәделәр, әбинең дәшми утыруын ризалык билгесе итеп кабул иттеләр. Берсе шундук машинада утырып калган бабайны алып керергә чыгып китте. Икенчесе сүзен дәвам итте:

– Ялгыз кешегә генә түгел, парлы кешегә дә кыен хәзер, Фәһимәтти. Безнең әти яхшы кеше, гөрләтеп яшәрсез әле.

Фәһимәтти дәшмәде, башын иеп утыра бирде. Ул арада егетләр чыгып сызганнар, өйдә икесе генә калганнар икән. Әби уңайсызланды, Хәмитне белә иде ул, бергә үстеләр бит, күптән түгел гомер иткән карчыгы үлеп киткәнен дә ишеткән иде. Шуңа күрә якты чырай белән: – Утыр, Хәмит, әйдә, түрдән уз, бик зур эш белән йөрисең икән, – дип урындык китереп куйды.

– Шулай килеп чыкты шул, Фәһимә, карчыгым белән яхшы гына яшәп ята идек, ташлап китте бит, – дип күзендәге ике тамчы яшен сөртеп алды бабай. – Ялгызлык бик читен икән, шуңа күрә синең яныңа килеп карарга булдым. Яхшы кеше икәнеңне беләм, син дә мине беләсең, гомеремдә хатынга күл күтәрмәдем, аракы эчмәдем. Уйлап карамыйсыңмы соң? Риза булсаң, бүген үк алып китәр идем үзеңне, Фәһимә! – дип ике күзен мөлдерәтеп карап утырган Хәмит кордашына әйтер сүз таба алмады карчык.

Нәрсә дисен инде ул аңа? Сиксән яшенә җиткәч, чит иргә ияреп китәр өчен сакладымыни ул бу йортны? Илле яше тулмаган иде әле, ире хаста булып ун ел урын өстендә мөлдерәп Фәһимәгә карап ятты, актык сүзе: “Нигезне саклап ятма, кияүгә чык!” – иде. Балалары булмаса да, багыш-күреш итәргә күршеләре булды, шуларның балалары белән юанды. Ул вакытта да яучыладылар, бик яхшы урынга да, яхшы кешеләргә дә сорадылар. Әмма Фәһимә иренең соңгы үтенечен үтәмәде, үтәргә дә җыенмады. Нигезне саклап ятмый ла ул, Гарәфетдиненең төсе булып, аның җылысы сеңеп калган йорттан китәсе килми аның! Күпме яшьлек хатирәләрен исендә тота бу йорт.

Хәмит бабай, Фәһимә түтинең башын иеп уйланып утыруын күреп, “җавап әзерли ахры” дип сабыр гына көтеп утырды. Болай утыру озакка сузылгач, бабай тамагын кыргалап алды да сүз дилбегәсен үз кулына алырга булды.

– Фәһимә! Син киләсе елга сиксәнне тутырасың, үзең беләсең инде, миңа да 82 тулып китте, гомер узып бара. Бөтенләй узып киткәнче, нитик мәллә? Кушылып карыйкмы әллә, дим. Бер-беребезне беләбез, чит кешеләр түгел, кеше ерактан да табыша бит әле. Әллә кеше сүзеннән куркасыңмы? Көләрләр дисеңме? Көлмәсләр, без генәме ялгыз калганнар? Кушылып карыйк, әле соң түгел бит! – дип сөйләнде ул ашыга-ашыга.

Әйтерсең лә, ул сөйләүдән туктаса, карчык башын күтәрер дә, “юк” диеп башын чайкар, картның соңгы өметен өзәр...

Уйга килгән алга килә инде ул. Фәһимә карчык башын күтәреп:
– Рәхмәт, Хәмит, мине кешегә санап килүең өчен. Әйткән җылы, матур сүзләрең өчен дә рәхмәт. Мин инде алай кузгалып йөрмәм, күпме гомерем калгандыр, соңгы сулышыма кадәр Гарәфетдинемне ташлап китмәм, – дип урыныннан торгач, бабай да аңлады.

Өметен өзеп ишеккә таба атлады да борылып:
– Рәнҗеп калма инде,Фәһимә! Акыллы хатын шул син, җавабың да акыллы булды. Миңа да акыл бирдең, исән-сау яшә! – дип китәргә ашыкты.

Фәһимә карчык озата чыкмады, уллары белән сөйләшеп торган, кайгыдан картайган, бөгелеп төшкән Хәмитне тәрәзә аша күреп кызганды, дога укып тиз генә битен сыпырды. Үзе: “Соң шул инде, соң...” – дип пышылдады.

Машина кузгалып киткәч, тәрәз төбендәге гөлләр шау чәчәк атып утырган йорт эченә кояш мул нурларын сипте. Фәһимәтти җиңел сулап алды да: “Соң икән шул инде”, – дип елмайды. Яраткан әбиләренең елмаюын күреп, ике песи баласы сикереп аның алдына менеп утырдылар. Стенада ничә еллар буе беркем кагылмаган Гарәфетдин атлы ирнең фотосы да карчык алдына килеп төште. Өй эче бәхетле карчыкның кете-кете көлгән тавышы белән тулды.
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Февраль 2020 13:02 1751
20 Январь 2020 12:40 1595
ӨСКӘ