Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

СМС

16 Ноябрь 2018 1389
ХИКӘЯ
Кәкре бармакларыңа мәдхия!
Акылың җитмәгәнгә нинди кул өлгерсен ди!? Кеше никадәр уңышлы, җитеш булмасын, барыбер, барыбер бер генә булса да кимчелеге килеп чыга. Йә абына, йә ялгыша... Шуның өчен кеше бит ул, робот түгел.

“Җаваплылыгы чикләнгән smsлар тапшыру җәмгыятеннән”, хат адресатка барып җитүе хакында, отчет килеп ирешкәч, Айратның күзләре зураеп, авызы чалышайды. Аптыраганнан тел шартлатып: “Менэ хэзер көт тамаша!” – дигән булды ул үз-үзенә.
  
“Хәерле иртә, матурым!” Рәүҗидәгә дигән sms Миләүшәгә “очкан”.

“Бөтен бәла шул хатын-кыздан!” – дип, мыгырдап куйды Айрат, адашкан smsларны телефоныннан юк иткән арада. Рәүҗидәгә яңа sms юллап торырга вакыты булмадымы, теләгеме, Айрат бу хакта уйлап та тормады хәтта. Киткән, эше беткән! Миләүшәсе очынып, хыялланып йөрер бераз. Рәүҗидәгә исә аңлатма биреп торырга үзенең мәҗбур түгеллеген яхшы белә егет.

Егетлегенә дистәләр чорналса да, күңел унсигездә! Матур кызлар, шәраб, тормышны зәвыкландырып, канны уйната! Мәхәббәткә җитмәгән, гыйшыклыктан узган яшьлек хисе әрнү-үкенүләр белән, яңа өметләр белән томалый аңны. Тагын шул Рәүҗидә! Тагын! Ничә еллар узгач! Каян килгән диген? Нигә кирәк бу очрашу?! Тагын шул дуслары, сырланулар-кыланулары! Егет түзгән, хәзер ир дә түзсенме?! Юк, Рәүҗидәнең ялгыш кына да сорау бирергә хакы юк! Сораулары булса дустыннан, Миләүшәсеннән сорасын әнә.

- Аңлаша башласаң, сүз дә, сораулар да күп. Ләкин урынсыз. Соң!

Үзенең ник дулкынланганын үзе дә аңлап бетерми, Айрат. Адымнарын кызулап репетициягә ашыкты.

Сәлам хаты Миләүшәне кунакханә белән тукталыш арасында куып җитте: “Хәерле иртә, матурым!”

Исемсез номер иясе никадәр ят булса да, мәгълүм. Якын дустының яраткан кешесеннән хат алгач, ни эшләргә кирәген Миләүшә белми һәм аңламый иде әле. “Бу хат Рәүҗидәгә атап язылгандыр инде! Минем телефонга ник килде икән?! Айратның шаяруымы, сынавымы. Хатасымы бу?! Сәер кеше...” – дип, уйларын кала урамнарында адаштырып, дусты артыннан калышмаска тырышты ул. Нәтиҗәдә, рәхмәт төшкере диген, ул smsның барлыгы онытылды да.

Smsның төп адресаты – Рәүҗидә ике-өч адым алда йөгерә. “Тапшырылмаган хатлар” барлыгы аңа кич белән генә билгеле булачак. Ә хәзергә тормышның вак-төяк мәшәкатьләрен ияртеп, яңа көн китергән нигъмәтләр, уңышлар һәм күңелсезлекләр артыннан ашыгучылар белән шыплап тулган автобуска өлгерергә кирәк.

Ике-өч көн эчендә Казанны айкап чыгасы, каланың тарихи, күркәм урыннары белән дустын таныштырасы бар Рәүҗидәнең. Үзе яшәгән районга да сугылырга нияте бар иде әле. Шул урамнардан, таш тротуарлардан тагын бер узу теләге китерде ич аны бу шәһәргә. Укыткан лицейга, хезмәттәшләре янына да кереп чыгасы килә. “Идел-пресс”, нәшрият биналарын да тагын бер күрү, яшьлеге узган мохиткә тагын бер орыну теләге ымсындыра иде Рәүҗидәнең күңелен. Редакцияләр бусагасыннан узарсың да, яшьлегеңә кире әйләнеп кайтырсың кебек. Әллә түгелме?! Шушы калын-калын таш стеналар да заман җиленә каршы тора алмадымы әллә?! Мөмкин түгел! Кайда да булса сакланырга тиеш бит ул, күңел зарыгып сагынган, җан тарткан татар мөхите! Әлбәттә татар китабы нәшриятында, татар газетасы, журналы туган типографиядә. Редакциядә, татар язучылары, журналистлары янәшәсендә! Һәм Бауман урамындагы чәй йортында!

Театрларны сагынып, репертуарларын алдан искәреп килде Рәүҗидә Казанга. Кайда гына, ничек кенә өлгерергә икән. Өстәвенә, калада йөрү программасына базар, кибетләр дә кергән! Ике-өч көн генә! Ярты гомерең узган шәһәргә әйләнеп кайту белән ашыгу-кабаланулар һич кенә дә тәңгәл килми. Өстәвенә кала да үзгәргән, килгән кунакларда гаме юк. Исемсез тукталышлар арасында адашып, бөкеләрдә утырып узарга мөмкин көннәрең!

Иртәнге хәлләрне Айрат үзе фаш итте. Ничек кенә әле!!!

Кызларны филармония бусагасында сәламләп, залга озатты. “Теләсәң утыз билет әзерлим, зал иркен, концерт үземнеке! Җырларымны сиңа багышлыйм!” – дип, Рәүҗидәсен күпме кыстаган иде сандугач:

- Иң яхшы урыннар сезнең өчен, кызлар!

- Рәхмәт, Айрат абый. Менә шул билетка гына автограф сызып бирмәссезме икән?

- Концерттан соң, Миләүшә! SMSкама җавап бирмәвеңнең сәбәбен аңлаткач.

Айрат йолдыз! Бу хакта беркемнең дә онытырга хакы юк. Хәтта Рәүҗидәнең дә! Ахирәтең Айратка телефон номерын биргәнен дә, иртән сәлам хаты алып укыганын да яшергән.

Ярты гомер барлыгын сиздерми, “качып” яшәгән Рәүҗидәң, үз уңае белән челтерәгән тормыш агымыңа ярсу дулкын булып бәреп керсен дә, мәхәббәт чоңгылында бөтереп кояшка чөяр урында, хакыйкать ярларына орып, сиңа туздан таушалган шартлар куйсын әле! Имеш, аулакта очрашу мөмкин түгел. Дусты белән килгән икән. Миләүшәсен ялгыз калдырып йөри алмый, имеш.

Кем соң син, кызый актыгы?! Хыял канатларыңны җилпеп һәр җырчы, һәр язучыга гашыйк булып, алардан автограф, китап, кассета, диск җыеп йөргәннәреңне яшьлегеңә сылтаган очракта да, янәшәдә алты ел яшәп, бер дә күзгә чалынмавыңны, бер коцертта да күренмәвеңне, хәл сорамый, дәшми генә тыныч гомер итүеңне ничек кичерсен ир-ат?! Бер sms язмаган, бер тапкыр шалтыратып хәл белмәгән кешене кичереп буламы?

Бәлки, син тилегә ышанып, бер көн исеңә алуыңа өмет итеп еллар буе телефон номерын алыштырмый йөргәндер Айрат. Инде кабат язмыш бүләк иткән кыска гына мизгелле очрашуларга сөенергә дә өлгерми калган күңелне, яңа тәртипләр, кагыйдәләр, дуслар белән киртәләр тудырып, кимсеткәнен аңлар дәрәҗәдә түгел микәнни бу хатын-кыз... Чәчкән орлыгыңның уңышын җый, Рәүҗидә!


Тантанадан Айратның каны кайнарланып китте. “Җиңелгәннәрне” түбәндә калдырып “Йолдыз” сәхнә дип аталган ялган күккә ашкынды:

- Кызлар, сез урнашыгыз, миңа вакыт. Концерттан соң күрешербез. Иптәш кызыңнан башка йөрмим дигән шартыңны истә тотып, ресторанда өч кешелек өстәл ябарга боердым, Рәүҗидә! Өч шәм белән!

Ул көлә ! Рәхәтләнеп көлә!

Айрат йолдыз! Бу хакта беркемнең дә онытырга исәбе юк иде. Бары тик хыял күгендәге йолдызларга багынып яшәмәде Рәүҗидә. Шул гына. Яратты. Әйе, яратты ул. Ихлас яратты. Багынмады гына. Айратның иҗатына, тавышына гашыйк Миләүшәне дә җырчы белән чын күңелдән таныштырды. Йөрәк түрендәге җылы учакның ялкыннарын әрәм-шәрәм итеп, юкка дөрләтеп йөрүчеләрдән түгел иде Рәүҗидә. Тәмен белеп, җай белән генә зәңгәрсу төтенен җилдә тирбәтеп, күмерләндереп тота ул мәхәббәт учагын. Канат көйдереп, хыял күген кара болыт, сөрем белән каплап яшь түгүчеләр аз мени! Үз кадереңне белү гаепмени?!

Хатын-кызның горурлыгына юлыкса, ир-ат ярсый. Башын югалтып җил тегермәннәре белән көрәшкә ыргыла. Баксаң, җанын җылытып торган мәхәббәт учагын уңлы-суллы кыйнавы гына. Айрат, хатын-кызга юл куярга күнекмәгән, тәкәббер йолдызларның берсе!

Тамаша сәхнәдә дә дәвам итә. “Шушылай ике ут арасында чабып тәмам урталай ярылам бугай инде! – дип, штативка утыртылган бер микрофонны сәхнә артына озаттырды җырчы. Үзе залдагы кунакларын күзли. Рәүҗидәләр ягына карап күз кыса. Кемгә ымлавыдыр, Рәүҗидәгәме? Миләүшәгәме? Концерт күңелле! Тамашачы канәгать.

Рәүҗидә “Йолдызның” телефон номерын җыйды:

- Хәерле кич, Айрат. Хат язмадым, ятлар кулына керер. Теге өч шәм эреп беткәндер инде, ачуланма, калмадык. Рәхмәт әйтеп, иҗат уңышлары телисем килә сиңа...

...Шалтыратты Рәүҗидә. Зарыгып көткән очрашу матур тәмамланырга тиеш. Давыл булып купкан сораулар азагына, күңел ярасын тегеп нокта куярга кирәк. Хис бар бит ул, бар! Хис тә бар, сөю дә бар!

- Үпкәләдеңме әллә? Миләүшә белән шаярганга ачуың килеп калмадыңмы? – “Йолдыз” күктән җиргә төшкән. Масаю – кылануларыннан арынган. Тыныч. Битлеген салгач, аның тавышы да башкача яңгырый. Эх, менә шулай икәүдән икәү калып, бер рәхәтләнеп гапьләшеп утырырга. Серле карашында адашып, моңлы тавышына онытылып назланырга. Шушы халәтендә Айрат сәхнәгә чыкса, йә Ходаем, ниләр булыр иде икән?! Әстәгыфирулла тәүбә, юк! Юк, бер үк чыга күрмәсен! Күпме хатын-кызның йөрәген яралап, газап утларына, гомерлек җавапсыз мәхәббәт ялкынына салыр, кирәкми. Бер йөрәкнең газабы да чиктән ашкан. Калганы артык. Битлекле ролен бик оста башкара, алга таба да уйный бирсен әйдә.

- Юкны сөйлисең, Айрат. Минме соң инде үпкәли торган кеше?

- Син... Әйе, мин белеп сөйлим, Рәүҗидә. Үпкәче булмасаң, шул кадәр гомер миннән качып йөрмәгән булыр идең. Өстәп әйтәм әле тагын. Үпкәче генә түгел, көнче син! Көнчелегеңне җиңә алмавың аркасында миннән гомер буе баш тарттың!

- Мине чыннан да үпкәләтәсең киләме? Ни сөйләвең бу, Айрат?

- Синме соң үпкәли торган кеше?! – Айрат көлә. Ягымлы итеп, ирләрчә тыйнак кына көлә бу юлы. Ипләп кенә, шаярып көлә. – Әйдә очрашыйк әле, Рәүҗидә. Хәзер алмага киләм, үзеңне. Берәр ресторанда сөйләшеп утырыйк. Болай телефон аша синең белән сөйләшәсем килми. Күзләреңә карап, сулышыңны тоеп аралашасым килә синең белән. Рәүҗидә, мин егерме минуттан килеп җитәм. Көт.

- Юк, Айрат. Мин озак көттем, җитәрлек. Хәзер соң инде, мин беркемне дә көтмим. Мин беркемне дә көнләмим. Сиңа да, бары рәхмәт әйтергә генә шалтыраттым.

- Эх, Рәүҗидә. Көткәнеңне белгертергә ярамадымы? Шул мизгелдә килеп җиткән булыр идем. Хыялый бәбчегем минем... Бүген бәлки нәкъ вакытыдыр. Гомер уза бит.

- Узды инде. Хуш, Айрат.

- Ярый, бәбчегем. Шалтыраткала. Кызыңа кайнар сәлам.

Йолдызлар никадәр якты балкыса да, алар салкын буладыр. Әллә төнге күктә балкыгангамы? Төннәр суык ич. Караңгы төн шыксызлыгына үз тылсымын таратып йолдызларның салкын яктысы тарала. Аларга гашыйк булу берни тормый. Ләкин яратылу мөмкин түгел. Йөрәккә бит аңа җылы кирәк. Кояш җылысы, яз җылысы... Рәүҗидәнең йөрәге дә җылы эзләде.

Ни кызганыч, күрешеп аралашканда Айрат атлы якты “Йолдыз” битлегеннән арына алмый, масая, уйный, кылана башлый иде. Ни өчен? Кояш булырга кыюлыгы җитмәгән өчендер бәлки. Артык ялкынланып көлгә калудан курыккангамы. Әллә Рәүҗидәнең күңелен яулыйсы килгән өченме?! Ул бит шушы кызый кызыгырлык, гашыйк булып җаны тартылырлык танылган йолдыз булырга ашкынды. Бер көн телефон номерын җыяр да:

- Айрат, мин сагындым сине. Кил. – дияр төсле иде хыял.

Ә Рәүҗидәнең гамендә дә булмаган, кызына алты яшь тулып килә икән инде. Ничә еллар буе Казанда яшәп тә, үзенең барлыгын белгертмәгән, күзгә бер чалынмаган тәкәббер хатын.
  
Дөнья беренче карашка гына бик зур тоела бит ул. Чакрымнар, имеш, юллар, шәһәрләр. Арасында киң кырлар, куе кара урманнар, тирән елга-дәрьялар ярылып ята, имеш. Баксаң, тарлыгына исең китәр! Газиз башкаеңны яшерерлек, онытылырлык качар урыны да юк бит аның!

Дөнья тар булмаса, Айрат белән Рәүҗидә очрашырлар идемени. Бәгырьләрен телеп алырлык очкын туар идеме араларында. Татарстанның ике читендә, бер-берсенә бер катнашы булмаган төрле гаиләләрдә туган, асфальт күрмәгән авыллар мәктәбендә белем алып төрле якларга очкан бу кошларга дөнья киңлегендә урын аз булганмы?!

Яшь чагында кем генә каләм тибрәтми икән... Мәктәп, район күләмендә узган бәйгеләр, яуланган урыннар Республика масштабларына күтәрелеп, Рәүҗидә кала юлын таптый башлады. Теше чыкмас борын телевизор каршысына басып аһәң яңгыраткан Айратны да күңелле бәйгеләр, җыеннар, концертлар үз көенә бөтереп Казан якларына, мәдәният учагына китереп ташлады.

Беренче күрешкәндә бер-берсенә артык игътибар да бирмәделәр, ахры, яшь талантлар. Ә соңрак, вакыт узган саен, янә белгән кешеңә юлыгу, аның да төшеп калганнардан түгеллегенә инану үзе бер бәйрәмгә, ләззәткә әверелде.

- Син кызый, минем арттан йөрисеңме әллә? Кая барсам да, юлымда очрыйсың! - дип масайган булды берсендә, йолдызлыгына әле бернинди ишарә дә булмаган егет.

- Борының күккә ышкыламы, ялтыраган очы.... Кара этнең бәласен ак эткә ягып маташуың, дустым. Рәхим ит, син минем туган авылымда! Үз өеңдәге кебек бул, әмма кунак кына икәнлегеңне онытма.

Яшьлекнең авызына йозак эленмәгән. Сүз капчыгы да юка түгел иде, Рәүҗидәнең. Үзе ипле, матур сөйләшә... Әбиең әйтмешли, андый кызларны көндез шәм яндырып эзләсәң дә, табуың икеле. Табуын шәмсез дә тапты шул, Айрат. Яраттырырга, югалтмаска өйрәтмәгән әбисе.

Рәүҗидәнең башкалар кебек муенына сарылганын көттеме егет, үз хисләрен белдерергә кыюлыгы җитмәдеме, нидер торды арада. Битарафлыкка түзәме соң кыз бала? Дустының салкынлыгына, кыюсызлыгына җавап итеп, Рәүҗидә үз чиратында төрле шагыйрьләр, язучылар, танылган җырчылар белән аралашты. Җанга якын, күңелгә тансык мөхиттә гомерләр узардыр, йөрер сукмаклар, барыр юллар инде салынгандыр, табылгандыр төсле тоелды.
  
Аяз көнне яшен суккандай булды Айратның өйләнүе. Кәләшен дә тапкан диген! Беткәнме Казанда, үз ягында кызлар! Рәүҗидәләргә килеп, күрше авылдан алмаса.

Йөрешмәгән, вәгъдәләшмәгән дустыңа, гаилә бәхете теләүдән ары ни дияргә кала соң?!

- Йөргән аякка йон иярә диләр. Күз тимәсен, менә безнең як кияве дә булып киттең, Айрат, котлыйм. Үзенең талантлы шәхесләре исемлегенә сине дә теркәп куяр инде якташлар. Уллары- кызлары кебек якын күрә алар килен-кияүләрен дә.

Каланың иҗат казанында алты еллап кайнаганнан соң, Рәүҗидә дә гаилә корды. Ягымлы гына, ипле, итагатьле татар егете, җан эзләгән, күңел тарткан Кояш булып тоелды. Яңа тормыш, яңа горизонтлар эзләп Мәскәүләргә тиклем китеп барды Рәүҗидә. Кояш кебек җылы булып тоелган яры, ни кызганыч, буш куык булып чыкты. Торган саен кырык градуслы горючийга баккан, унар көнгә запойга китә башлаган ирдән аерылмый чара калмады. Кызын алып үз ягына, тар дөньяның киң болыннарына, куе урманнарына кайтып ышыкланды яралы җан. Шушы кечкенә туган авылыңнан да иркен урын юк икән...

Сәхнә дигән ялган күкнең якты йолдызы күңел күгендә буй җитмәслек ерак хыял гына булып калды. Юк, бу фаҗига түгел. Гади хәл. Кайчак төннәр генә артык караңгы, тирән, салкын булып тоела. Бигрәк тә көзләрен. Шул чак, бер генә йолдыз кабынсын иде дип шушы салкын утны тансыклап тибә йөрәк. Бушлыктан, караңгылыктан, әллә ялгызлыктанмы – туңдыра. Күкрәк түреннән аяк-кулларга йөгергән салкын тәнне калтырата. Күз яшеме?! Түгел лә. Кара төндә күзләр түгел, җаннар елый.

Тынлыкны бозып кабат телефон шалтырый. Әллә кем түгел, һаман шул бер “Йолдыз”.

- Ни булды, Айрат? Сөйләшеп бетермәдекме әллә?

- Мин кунакханә каршында. Чык инде, Рәүҗидә, ялындырма.  

- Мин сине чакырмадым. Бар өеңә кайт. Гаиләң көтә торгандыр.

- Нинди кеше соң син, ник шулай ялындырасың? Тиз генә киен дә, чык әйдә, Рәүҗидә. Очрашып, күзгә күз карап аңлашыйк. Гомер буе артыңнан чабарлар дип беләсеңме? Синең дә яшең бара бит. Әйдә, йөреп кайтабыз. Төнге Казанны күрсәтәм сиңа, матурым.

- Һич кенә дә ялындырмыйм. Мин тәкъдимеңне кабул итәргә әзер булганда, син аны башка кешегә ясадың, Айрат. Бары шул гына. Әллә син мине кеше ире белән аулакта очрашып йөрер дип уйлыйсыңмы? Түбәнсетмә бу кадәр. Кит.

- Эх, хыялый бәбчегем минем. Хуш, алайса.

Йолдыз атылды... Салкын уты төнге күкне кызгылт тасма белән кисеп җир түренә юл ярды. Җир белән күк арасын үз салкыныңда янып үткән тәкъдирдә дә, аннан бары тузан бөртеге генә калыр. Салкын йолдыз тузаны күңелгә капланып елатыр кешесен табар, һичшиксез табар. Тансык моңы белән чәнчеп, бәгырьне тирәннән телер... Рәнҗемәгез бер үк. Аның роле шундый. Ул йолдыз!
  
Караңгылыкны ярып, бушлыкка тама. Күз яшеме?! Түгел лә. Күзләрнең яше күптән кипкән. Кара төндә сагыш саркып ялгызлыктан әрнеп җаннар елый. Хатирәләр вакыт пәрдәсен ертып төн караңгылыгына тама.

Рубрика: ПРОЗА Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1390
ӨСКӘ