Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әскәровлар: “Кар яуганчы кырдан кайтып кергән юк”

24 Апрель 2018 828
Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче Әнисә һәм Ирек Әскәровлар – якын-тирәдә күпләргә үрнәк гаилә. Икесе дә шушы авылныкылар. Гаилә башлыгына – 49, хатынына 45 яшь. Ирек абый колхозда шофер булып эшләгән. Терлек күп булгач, хәзерге көндә өйдә тора. Әнисә апа – 25 ел хезмәт стажы булган тәрбияче.
– Өч ел очрашып йөрдек тә, 1992 елның июль төнендә Ирек абыең мине урлап алып кайтты, – дип башлады сүзен Әнисә апа. – Аннан туй үткәрдек. Бүгенге көндә буй җиткән 3 кызыбыз, 1 оныгыбыз бар... Мин килен булып килгән вакытта Ирекләрнең сыер, ат һәм сарыклары бар иде. Тора-бара малларның баш санын арттырдык. Башта дуңгызлар асрадык, алардан бозауларга күчтек, күпләп үгезләр тота башладык. Шуннан соң сыерларның баш санын арттырырга уйладык. 65 мең сумга сыерлар алып кайттык. Бүген 7 сыер, 8 үгез, ат һәм таебыз бар. Сарык кына юк.

– Ни өчен сарык тотмыйсыз? – дип кызыксынам.

– Сарык табыш китерми. Ни ите, ни йоны дигәндәй... Йонын алучы юк. Әле менә сыер асрый идек, сөтнең дә бәясе төшеп китте.

– Күпмедән җыялар?

– 15 сумнан. Узган ел бу вакытта 22 сумга менгән иде. Озакламый хөкүмәт сыер башына карап субсидия бирәчәк, диләр. Тагын бераз ярдәм була.
Әскаровлар үгезләрне сатып алмый. Үз сыерларыннан туган бозауларны үстерә дә, суеп сата.
– Һәрвакыт әйләнештә йөртәбез. Үсә бара, суя торабыз, – ди Әминә апа. – Ит сатарга да кыен хәзер. Элегрәк берәр бот алалар иде. Хәзер базардан 5-10 кило алалар да керәләр. Ярый, гел ала торган кешеләр бар. Ел саен 6-7 үгез суела инде.

– Сыер малын арттырасыгыз килмиме?

– Сөт бәяләре әйбәт булса, арттырыр идек тә... Белмим шул инде.

– Аппарат белән савасызмы?

– Әйе, ике аппаратым бар: берсен район бирде, берсен сатып алдык. Берсен генә кулланам.

– Атларны ни өчен тотасыз?

– Тирес түгәбез шулар белән, бәрәңге бакчасын сукалыйбыз. Ә таен үскәч сатабыз. Узган ел 8 айлык бияне 50 меңгә саттык.

– Сездә ит күпмедән йөри?

– Алгы ботлар – 290, арткысын 300 сумнан сатабыз. Ботлап та, ваклап та сатыла инде.

– Ашлык, печән ягы ничегрәк?

– Ашлыкны сатып алабыз, тоннасын 7-8 меңгә. Печәнне үзебез әзерлибез. Тракторыбыз бар: чапкычы да, җыя торганы да. Зөя елгасының аргы ягыннан печән чабып, кул белән төяп, 30 трактор алып кайтабыз. Бер тапкыр да печәнне сатып алган юк.

– Булышучыларыгыз бармы?

– Үзебез инде: кызлар, каенатам, ирем һәм үзем. Каенатам Гомәр тракторда, Ирек белән мин төйибез. Элек әле тырма белән җыя идек.

– Елына ашатырга күп китәме?

– Аны кем исәпләгән инде! Бетә бара, ала барасың...

– Үзегезгә файдасы каламы соң?

– Күпләп акча кергәндә файдасы бар кебек тоела инде.

– Көнгә күпме сөт тапшырасыз?

– 50 литр тирәсе, җәен азая. Күп сыерлар ташлана. Сөттән кергән акча көндәлеккә китеп бара. Итнекен җыеп куябыз.

– Үгезләрне итләтә генә сатасызмы?

– Юк. Болай да җибәрәбез. Чувашиядән килеп алалар. Ләкин алар 65 меңлек үгезнең бәясен 20 меңгә төшереп алып китә. Үгезләр болай зур була, ботлары 60ар кило килә. Белә торып, шуларга сатып ятабыз инде.

– Мал асрау авыр хезмәтме?

– Төрле вакыты була. Кышкы салкыннарда урамга чыгасы да килми. Җәйге челләдә кырдан кайтып кермисең. Иртүк торып, чыгып китәбез. Печәнен дә җыярга кирәк, ике бакча бәрәңге утыртабыз, аны да карарга кирәк. Элек капчыклап бәрәңге сата идек, хәзер аннан да керем алып булмый. 100әр капчык саткан чаклар булды.

– Каймак, эремчек ясап сатмыйсыз?

– Аны кем алсын! Шәһәр якын булса, барып сатарга була да. Авыл шәһәрдән ерак булгач, юлга күп кирәк. Авыл җирендә кеше кибеттән алса ала, әмма синнән сөт тә, каймак та алмый.

– Әнисә апа, 25 ел тәрбияче булу дәверендә нинди кыенлыклар туды? Балалар арасында элекке вакыт белән чагыштырганда аерма зурмы?

– Мин балаларны бик яратам, шуңа да авырлыгы артык тоелмый. Эштән кичке биштә кайткан чаклар байтак, шуңа да Ирек өйдә тора. Аермага килгәндә, ул бик зур. Хәзер балалар үзсүзле, иркә.
– Ә үз кызларыгызга нинди тәрбия бирдегез?

– Эшләтеп үстердек. Тырма сабы кадәр буйлары белән печән тырмалыйлар иде. Бәрәңге бакчасын өчесенә бүлеп, чүп утадылар. Хәзер дә вакытлары булуга, өйгә ашкынып кайтып керәләр. Элек шул печәнне кул белән чаба идек бит. Иртән сәгать өчтә торып китеп чабып кайтабыз да, кабат кояш баегач чыгып китәбез. Хәзер трактор чаба, ләкин төяүләре – кул хезмәте инде. Яшь баргач, ардыра. Кар яуганчы кырдан кайтып кергән юк. Сыерлар көтүгә йөрсә дә, калган малларга чабып алып кайтырга кирәк. Кышка дигәнне ашатып ятып булмый бит.

– Көтү дигәннән, күп көн туры киләдер сезгә...

– Бездә көтүче бар. Сыер башына 800 сум түлибез дә, чиратлап ашатабыз. Бәясе бар инде. Сөт бәясе булса, ярый да ул.

Гаилә башлыгы Ирек абый балыкчы да икән әле. Көненең дүрттән бер өлешен әлеге шөгыльгә багышлый ул.

– Балыкка заводка эшкә барган кебек ашыгып чыгып чабалар, – ди Әнисә апа. – Зөя, Бәрле елгалары бар бездә. Эләкмәгән балыкка әти белән (каенатасы) көн саен бер әйләнеп кайталар инде. Иртән сәгать сигездә китсәләр, төштән соң, берләрдә кайталар. – Кайтып кергәндә бик арыган кебек булалар. Мин ачуларын да китерәм инде: “Эшләп кайтмадыгыз”, дим.

Ирек абыйның әтисе Гомәр абыйга 72 яшь. Балыкка да йөри, тракторда да эшли ул. Кыш көне дә тракторын кабызмаган көне юк икән. Йорт тирәсен кардан арындыру – аның эше.

– Кыш көне балык тоту авырмы? – дип сорыйм Ирек абыйдан.

– Күңелле! Гомумән, балык тоту ниндидер рәхәтлек бирә. Тынычландыра. Аны әйтеп аңлатып булмый.

– Нинди балыклар эләгә соң?

– Төрлесе бар инде. Судак, чуртан, алабуга, сазан...

– Тоткан иң зур балыгыгыз?

– Зөя елгасыннан 18 килолы сазан тоттым. Зөяне Буа шикәр заводы боза – шунысы гына проблема.

Өченче ел рәттән Казаннан Илдус исемле бер әфәнде кайтып, биредә балык тоту ярышлары уздыра икән. Ухалар пешерәләр, призлы урыннар билгеләнеп, бүләкләр тапшыралар. Быел Ирек абый шунда беренче урынны алган, аны кәнфит белән бүләкләгәннәр.

– Безнең өйдә балыкчы кибете ачарга була, – ди Әнисә апа. – Нәрсә очрый, шуны сатып алалар. Әле күптән түгел Мәскәүдән 10 меңгә камера алды. Су астындагы балыкны карарга...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1234
ӨСКӘ