Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Скандинавча йөрү үлемнән йолып калган

21 Февраль 2017 1405
Авылга кайткан саен мин әлеге гаиләгә сокланып киләм. Ялт иткән ишегаллары, әллә каян балкып торган өйләре, күркәм гореф-гадәтләре. Үзләре дә матур картлык көннәрендә бер-берләренең кадерен белеп, сәламәт тормыш алып баралар.

Шәйхетдиновлар гаиләсе һәр туар көнгә шатланып яши. Зөһрә апа күптән түгел намазга баскан, ә Фәндәс абый скандинавия йөреше белән ныклап торып “җенләнгән” кеше. Юкка гына түгел билгеле, сәламәтлек өчен аның файдасын ул әйтеп бетергесез дип саный. 

– Сәламәтлек иң кадерле нәрсә икәнен олыгая төшкәч кенә аңлыйсың. Без ярты гомеребезне шәһәрдә яшәгән кешеләр. Хәрәкәт аз булды, әле лаеклы ялга чыккач та туңдырма ашап, җиңел генә, артык эшләмичә яшәмәкче идек. Моннан берничә ел элек йөрәккә операция кичердем. Шунда табиб скандинавча йөрү хакында искәртте. 6 ел элек беренче тапкыр ихтыяр көчемне җиңеп йөрергә чыктым. Шуннан бирле һәр көнне 7-8 чакрым йөреп кайтам. Яңгырмы, чатнама суыкмы – нинди генә һава торышы булса да, барыбер урамга чыгам. Шул чордан бирле йөрәкне белмим дә. Инде авылда миннән үрнәк алып скандинавча йөрүне үз итүчеләр дә бар, – дип сөйли 67 яшен тутырып та яшьләргә үрнәк булырдай көр күңелле Фәндәс Шәйхетдинов. 

Бу хакта тулырак "Акчарлак" газетасының 23 февраль көнне чыгачак 7нче саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2126
21 Июнь 2018 16:14 1552
ӨСКӘ