Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Син – җанымның яртысы

27 Апрель 2020 3391
Китте. Ял йортына китте ире. Яраткан кешесе белән. Йа Аллам, нинди гөнаһларым өчен шундый тормышта яшәргә мәҗбүр соң мин?!.. Нәргиз тәрәзәгә күз салды. Урамда көзге томан сарган агачларның шәүләләре генә дерелди. Алтын көз – әбиләр чуагы. Табигатьнең бик тә моңсу чагы. Нәргиз дә шул ук халәттә бугай. Тормыш юлы бик тә катлаулы, сикәлтәле булды аның. Әллә язмышы, әллә ялгышы... Утыз биш яшендә генә бит әле ул, ләкин менә инде ике ел буе дүрт стена эчендә яшәргә мәҗбүр.


Инвалид арбасын балкон тәрәзәсе янына кадәр китерде дә, тышка карады. Әнә, ике ир-ат телефоннан сөйләшәләр, берсе кызып-кызып кемгәдер нәрсәдер аңлата бугай, кулларын болгап ала... Икенчесе исә сөйгән яры белән сөйләшә ахрысы, елмая да елмая гына. Һәрхәлдә, хатыны белән түгел инде, чөнки иренең телефоннан сөйләшкәнен күзәткәне бар аның. Сөйгәне белән сөйләшкәндә күзләре дә, йөзе дә, иреннәре дә елмая Фәритнең, әйтерсең лә кош тоткан да, шуны учларына кысып-кысып сөя инде менә... Ире турында уйламаска тырышып балконга чыкты бит инде, менә тагын аны уйлый.


Соңгы ике ай эчендә Фәрите бик үзгәрде шул. Үзалдына гына елмаеп йөри башлады, юыну бүлмәсенә кергәндә дә кесә телефонын үзеннән калдырмый. Хәтта кичке аш вакытында да балконга чыгып китә. Тегесе дә оялмый бит, өендәдер, хатыны янындадыр дигән уй да кереп карамый микән соң башларына... Кем икәнен белә Нәргиз аның. Иренең яшь егетләр кебек гашыйк булганын да сизә. Нишләсен, тешен кысып түзә. Китми бит, аерылмый да. “Кит,” – диде аңа хатын, хастаханәдән кайтканның икенче көнендә үк әйтте. “Калдыр мине,” – дип, соңгы ике айда да елый-елый ялварды. Арыды ахрысы, яратып арыды ул аны. Ире исә, “китмим, сине калдырмыйм” дип кенә җавап бирә. Фәрит эшкә киткәч ул туйганчы бер елап ала, аннары арбасына күчеп утыра да, дүрт бүлмәле фатир буйлап йөрергә чыга. Ике ел буе шулай. Кочагына тартып алды да үзеннән җибәрми тота аны каты куллы мәрхәмәтсез язмышы...


Ул көнне алар авылга кайтасылар иде, республика клиник хастаханәсен узганнар гына иде, Фәриткә кемдер шалтыратты. Рульдә барганда телефоннан сөйләшергә ярамаганлыгын белсә дә, ире трубкасын алды. Нәргиз ире янына утырып йөрергә ярата, алгы тәрәзәдән бар нәрсә дә күренә бит. Уллары Фаязга август аенда гына унике яшь тулган иде, ул көнне әтисе янында – алда утырып барырга рөхсәт сорады малай. Күңеле тартмаса да, ризалашты Нәргиз. Никләргә генә улын утыртты икән ул анда, менә ике ел буе шуңа үкенә хатын. Улы урынына үзе кереп ятарга тиеш иде бит салкын кабергә. Йа Раббым, бигрәкләр дә авыр. Ул хастаханәдә аңына килгәндә инде улын җирләгән иделәр. Бәгырен кисеп-кисеп алдылармыни, ул тагын мәрткә китте. Ахрысы, Аллаһы Тәгалә, сынауларны күтәрә алмаслыгын аңлады да, аны йокысы туйганчы йокларга дип озатты. Ай буе ятты Нәргиз, ире көне-төне саклады аны. Әбисе белән балдызын да хатыны янында кунарга калдырмады Фәрит.


Яңа ел алдыннан шып-шыр калган фатирга кайттылар. Нәргиз менә шул көннән алып үз аяклары белән йөри алмый. Ничек сөенгәннәр иде бит, һәрберсенә аерым бүлмәләр дә булды, җәй буе, ял итәргә дә бармыйча фатирларына ремонт ясаган иделәр...


Ул акрын гына балкон тәрәзәсен ябып, залга чыкты. Улы Фаяз бүлмәсенең ишеген ачты. Тынлык. Көзге болыттай мөлдерәп тулган күңеле әрнеп сулкылдый башлады. Еллар аша кайтып булсын иде үткәнгә... Улын беренче тапкыр кулына алган мизгелләр тагын исенә төште. Ул сулыгып елап җибәрде... “Улым, балам, – дип, сагынып елады... – Улым минем! Тавышыңны ишетәм, җан авазыңны ишетәм синең... Күпме сагыш-моң түгелә дәшмәвеңнән... Миңа авыр һәм бик тә моңсу. Әйтерсең лә, җанымда синең җаның булып кояш нуры чагыла.” Аннары ире белән сөйләшә башлады: “И Фәрит, белсәң иде бу тормышның авырлыгын. Менә ике ел буе син берүземне генә шушы олы фатирда калдырасың да эшкә дип чыгып китәсең. Мин ялгыз калам. Син элек мондый түгел идең бит, кулларыңа гына күтәреп йөрттең бит мине”. Нәргиз ире белән көн дә шулай үзалдына бер-ике тапкыр сөйләшеп ала. Фәрит эштән кайту белән алар аш бүлмәсенә узалар, хатын ике аягым да йөрми дип тормый, һәр кич тәмле-тәмле ризыклар пешерә. Ире дә өйдәге җиһазны хатыны өчен уңай итеп ясады, күчерәсен күчерде, төшерәсен төшерде. Нәргиз барлык эшне дә үзе булдыра алганча эшләргә тырышты. Тузан да сөртте, идәннәрне дә, керләрне дә юды. Хәтта кер бауларын да аның буе җитәрлек итеп куйды Фәрите. Фаяз бүлмәсенә кагылмадылар, барысы да ул исән чактагыча калды. Нәргиз көнгә бер тапкыр шул бүлмәгә кереп намаз укып чыга – өйлә намазын шунда укый ул. Аннары улы белән сөйләшеп утыра. Баштарак бик авыр булды, елап, хәлсезләнеп бетә иде, хәзер инде алай бик бетеренмәскә тырыша. Алай да соңгы ике ай эчендә булган вакыйгалар аның бар хәлен алды. Иренең сөяркәсе барлыгын җаны-тәне белән сизде бит ул.


...Авылдан Сабантуйларны уздырып килделәр. Нәргиз мәйданга чыкмый иде, быел ул да чыгасы булды. Машина яныннан ерак китмәделәр, әнисе, сеңлесенең гаиләсе белән шунда гына табын ясап утырдылар. Ире көрәш карарга китте. Берара хатынның кисәк күз аллары караңгыланып алды, ул ире янында ят хатын күрде. Бераздан тегеләр мәйданнан читкә киттеләр. Ике сәгатьтән артык югалып тордылар. Унбиш ел бергә яшәү дәверендә кичерелмәгән авыр хис, көнчелек хисе яулап алды хатынны. Ул борсалана башлады, әнисенә дә җавап бирергә онытып утырды. Әнисе исә кызының борчылганын үзенчә аңлады, кайтасы киләдер, арыгандыр, ятып торасы киләдер дип уйлады. Кияүне эзләп китте, әмма тапмады. Тагын бер кат мәйданны урап чыкты. Фәрит юк иде. Ай Аллам, ни булды икән, кайларда икән дип уйланып барганда, яр буеннан ике кеше күтәрелгәнне күрде. Ах итте дә, китеп утырды. Берсе кияве, икенчесе Фәрит егет чакта йөреп алган Зәйтүнә исемле хатын иде. “Сөбханалла, әле дә ярый кызым күрмәде,” – дип ана, абына-сөртенә машина янына атлады. Бераздан Фәрит тә килде. Ул бик нык ярсынган кебек тоелды, күз карашы да ниндидер хыялый кешенеке кебек иде аның. Нәргизнең әллә йөрәге, әллә җаны үкчәсенә кадәр төшеп китте, ул арбасының тоткаларына ике кулы белән ычкынмаслык итеп ябышты. Кайтып җиткәч тә, кулларын әнисе каерып алды аның. “Кызым, кулларың оеган бит синең, балакаем, нигә борчылдың, ни булды”, – дип, ана баласын үз янына бүлмәгә алып керде. Бала ничә яшьтә булса да бала шул! Ул кызының әче язмышына бик әрни, җаны-тәне белән әрни... Кияү үзен гаепле итеп сизә, әгәр дә телефоннан сөйләшеп бармаса, тик торган машинага бәрелмәгән булыр иде. Фаязны гына алып кала алмадылар, унике яшеннән салкын кабергә кереп ятты балакай. Кызының да ни өчен бәргәләнүен аңлый ул, Нәргиз артка күчеп утырмаган булса, исән калыр иде оныгы. Әмма ул чакта кызы кабердә ятар иде. Бик иртә китте шул оныгы, ялгыз кошка әйләнде дә очып китте. Фаяз вафатыннан соң Фаягөл һәрбер очкан кошта да, күбәләкләрдә дә аның җаны түгелме икән дип хыялланып карый торганга әйләнде...


Кияү шул кичне “Сабантуй мәйданын әйләнеп кайтам әле”, дип, тагын чыгып китте. Аның таң алдыннан гына кайтканын сизделәр, чоланга кереп ятты бит. Фаягөл, кызына сиздермәскә тырышып, мендәр читен тешләде. Кызы исә, ананы кайгыга салмаска теләп, йөрәге белән генә елады. Менә шул көннән башлап Фәрит үзгәрде дә инде...



Нәргиз улы бүлмәсеннән чыгып залга керде. Ноутбукны кабызды, сайтка керде. Улы аны интернет белән таныштырды бит, өйрәтте, “Вконтакте”да да, башка челтәрләрдә дә әнисенә анкеталар тутырырга булышты, үзенең дә, әнисенең дә парольләрен үзе ясаганга күрә, яшерен серләре булмады аларның. Менә улының рәсеме аңа елмаеп карап тора. Хатын, кайгысын җиңәргә тырышып, улына хат яза башлады. Әтисенең кыек юлда йөрүе турында бер сүз дә язмый ул аңа, бары тик сыйныфташлары, күршеләре турында гына яза. Дуслары ана янына кереп йөри, малае өчен “Вконтакте”да утыруын да беләләр, үзләренең яңалыклары белән уртаклашалар. Башта Нәргиз апаларын инвалид арбасында күреп бик кыенсынганнар иде, аннары “тимурчылар” булдылар. Кайчакта янына болай гына да кереп утыралар. Яңа дисклар, уеннар алып керәләр. Менә быел тугызынчы сыйныфка китте алар. Беренче сентябрь көнне чәчәк бәйләме керттеләр.

Фәритнең ял йортына китүенә ун көн булды. Ире иртән дә, кич тә шалтыратып хәлен сораша, аны-моны сиздермәскә тырышып, дәвалануы турында сөйли. Тик Нәргиз аның тавышында ниндидер ашкыну-кабалану сизә. Сизә дә, сөйләшүне үзе үк туктата. Аннары әрнеп сулыгып елап җибәрә. Ире кайтырга тагын дүрт көн калды. Юк, башка болай яшәп булмый, нидер эшләргә кирәк, араны өзәргә дә, Фәритен ул хатын янына җибәрергә кирәк. Яратсыннар бер-берсен, бергә яшәсеннәр. Бәлки әле бала да алып кайтырлар...

Бала дигәннән... менә бер атна инде Нәргизнең ашказаны авырта, нигәдер косасы да килә. Бүген сеңлесе килергә тиеш, бәлки әле тозлы балык та алып керер. Иртән шул балыкны ашыйсы килеп уянды ул. Эх, кара ипи белән ашап җибәрсәң. Тукта... Абау, ул бит Фаязына авырга узгач та балык теләгән иде. Әнекәем лә, әллә инде... Йа Аллам, нишләргә, тизрәк сеңлесенә шалтыратырга кирәк, даруханәгә кереп тест алып чыксын...

Сеңлесе белән күпме карашып утырган булырлар иде, телефон шалтырады. Фәрит икән, тагын бер атнага озайтып була ди юлламаны. Дәвалану курсларын алып бетереп кайтасы килә ди. Ярар соң... Сеңлесе бармагын чигә турысында йөртеп алды, янәсе, кайтсын, нишләп ята ул анда. Хатынын да алып бара ала иде, Нәргиз үзе каршы килде, бәлки ул киткәч араны өзә алырмын дип уйлады.

...Кич белән йокларга яткач Нәргиз иртәгә ниләр эшлисен күз алдына китерде. Һәм... ике елга беренче тапкыр елмаеп йокыга китте. ...Әнә, ул ярдан күтәрелә, ә тау башында шулкадәр матур яшеллек икән. Хәтта ак болытлар да шул үлән өстендә ял итәләр, имеш. Нәргиз дә шул ак болытларның берсенә утырды да таулар арасыннан өскә күтәрелә башлады. Әнә улы, кулын болгап, озатып калды. Тагын бер болытта кечкенә генә бала бишеге тирбәлә ләбаса! Хатын бишеккә үрелде... Ак канатлы фәрештә ята икән ич! Ул аны алып, кочагына кысты.

Икенче көнне әнисе белән, сеңлесе белән сөйләште, иренең шалтыратуын көтеп тормады, телефонын сүндерде. Өй телефонын да өзеп куйды. Интернетка да кермәде. Көне буе улы бүлмәсендә йөрде – шкафны җыйды, китапларын карады. Тузаннар сөртте һәм улы белән серләште... Баланы табасы булып уянды ич ул. Фәрит китсә китсен, аның әнисе бар әле, сеңлесе бар. Булыша алганча булышырлар. Бүген кич белән авылга кайтасы булдылар алар. Сеңлесе яңа сим-карта алып килде. Нәргиз фатирны бикләде дә, ачкычны почта тармасына төшереп җибәрде. Ул башка монда килмәячәк. Иренә аерылышу турында хәбәр итеп, хат калдырды. Өйләнсен, яраткан кешесе белән торсын. Ә аның улы булачак, бәлки кызы булыр, кем белә бит...



Фәрит Зәйтүнәдән арыды, туйдыра башлады аны бу хатын. Инде ике атна буе бер-берсеннән аерыла алмыйча яратышалар. Хәтта ашарга да барырга оныталар кайчакта. Бигрәк дәртле булып җитешкән. Әле бит кайчандыр, моннан уналты ел элек кенә үбешә дә белми иде, Фәрит аны үбешергә үзе өйрәтте бугай.

Ул чагында мәңге аерылмаслык кебек иделәр, әмма ул бер кичне рейстан соңгарак калып кайтты, алай да Зәйтүнә янына барып киләсе булды. Тукта, чү, капка төбендә кемнәрдер бар бит! Ранил кочагына кереп сыенган Зәйтүнәсен күргәч, ул башта берни дә аңламады. Аннары гына, аларның үбешеп торганнарын күргәч кенә, баганадан төшкән ут яктысына чыкты. Зәйтүнә аны күреп катып калды. Фәрит исә бер сүз дәшмәде, ике кулын кесәсенә тыкты да, сызгырынып китеп барды. Ә үзенең йөрәге дөрләде, янды, көйде. Икенче көнне юл буенда ватык велосипеды янында елап утыручы Нәргизне очратты. Машинасына утыртып кайтты, ул алардан ике сыйныф түбән укыган иде, хәзер Казанда укып йөри икән. Бер ел буе Казан белән авыл арасын таптады да, Нәргиз диплом алган көнне кызга тәкъдим ясады. Икесе дә яшь иделәр, кулларында дипломнары бар. Казанга килделәр, Фәрит үз эшен ачты, төзелеш өчен материаллар сата торган базада үз ноктасын булдырды. Фаяз туды, башта бер бүлмәле фатирда тордылар, аннары икелесе булды. Дүрт бүлмәлене алдылар гына, фаҗига килеп чыкты. Яраткан хатынын гомерлек гарип итте, бердәнбер улын кабергә илтеп тыкты ир. Утыз алты яшендә чәчләре агарды аның. Унбиш ел күрешмәгән Зәйтүнәне Сабантуйда очраткач, ул акылын югалтты. Онытылмаган икән бит, онытылмаган. Янып тора хатын. Раниле башка хатынга өйләнгән, Зәйтүнә бала тапмаган, “үзем өчен яшисем килде” ди. Раниле “кысыр хатын белән яшисем килми, миңа бала кирәк” дип киткән икән. Фәриткә дә бала кирәкми хәзер. Нәргизе таба алмый инде, Зәйтүнә дә бала дип ашкынып тормый, әнә.

Төш күрде ул бүген. Имеш, хатыны ак болытка утырган да каядыр китеп бара, ә ул аның артыннан йөгерә икән. Бер-бер хәл булмаса ярар иде, кичә дә әйбәтләп сөйләшә алмадылар, Нәргизе борчылган кебек тә тоелды. Тик яныңда дәрте ташып торган хатын булганда аны-моны уйлыйсыңмы инде, йә? Алай да иртәнге ашка барганчы ук Нәргизгә шалтыратып аласы булды. Телефоны өзелгән, өйнеке дә “пип-пип” дип кенә тора. Йоклыйдыр әле. Аннары шалтыратыр. Ир, массаж бүлмәсеннән чыккач, тагын шалтыратты. Юк бит, һаман өзелгән. “Абонент җавап бирми” ди. Төшке аш вакытында да сөйләшә алмагач, балдызына шалтыратты. Анысының да телефоны өзелгән булып чыкты. Әбисенә шалтыратасы килсә дә түзде, олы кешене борчымый торсын әле. Кич тә узды. Ир төне буе борсаланып чыкты, Зәйтүнәне дә үз бүлмәсенә чакырмады, аның янына да кермәде. Нәргиз, Нәргиз, син кайда соң? Ни булды сиңа?

Икенче көнне ул иртәнге алтыда ук машинасына чыгып утырды. Казанга кайтырга кирәк, юкка гына түгел бу, хатыны белән берәр хәл булгандыр. Әллә тизлекне дә арттырасы инде. Кинәт күз алдына улының шәүләсе күренеп киткәндәй булды, Фәрит тизлекне киметте. Юк, ашыгырга ярамый, нибары бер сәгатьлек юл, тиздән кайтып җитәр. Кыңгырау төймәсенә әллә биш минут басып торды ул, ишекне ачучы булмады. Ашыгып фатирга керде, “Нәргиз, җимешем, син кайда?” дип, барлык бүлмәләрне карап чыкты – хатыны юк иде. Аптырагач, кием шкафларын ачып карады – киемнәре барысы да эленеп тора, юл сумкасы да шунда гына. Күршеләре дә берни күрмәгән булып чыкты.

Ир хәлсезләнгән куллары белән тагын телефонына үрелде. Әбисенә шалтыратмый булмастыр инде. Ичмаса, балдызы да телефонын һаман тоташтырмый бит. Нинди билгесезлек томанында адашып йөри ул? Әллә төш күрәме соң? Ул үзен чеметеп карады. Өн бит, өн. Тик Нәргизе генә юк. Кисәк телефоны шалтырый башлады. Зәйтүнә икән. “Мин Казанда” гына диде, башка бер сүз дә әйтмәде Фәрит. Каядыр барырга кирәк бит, болай утырып булмас. Кенәгәне алып, өй телефоны янына килде. Өзеп куйганнар. Димәк, монда нидер бар, юкка гына түгел бу. Якын-тирәдәге хастаханәләрдә андый кеше юк диделәр. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратыр иде, нәрсә дисен, миллион кешелек шәһәрдә кем генә булмас. Алай да полициягә шалтыратып алды, өч тәүлексез эзләмиләр икән. Көне буе телефон төбен саклады ул. Юк. Шалтыратучы булмады. Әбисе дә дәшмәде. Иртәгә шимбә, авылга кайтып килергә кирәк. Йокы бүлмәсенә кереп утыргач кына, ул караваттагы хатны күрде. “Кадерлем, мине эзләмә, сине яратып, синнән китеп барам мин. Бәхетле булуыңны телим. Зәйтүнә белән сез икегез дә бәхеткә лаеклар. Ә мин? Мин инде гарип, сиңа өстәмә йөк булып җилкәңдә утыручы гына. Зәйтүнә таза-сау, сәламәт хатын. Икегез дә пар килгәнсез. Сине яратып, Нәргизең, синең җаныңның яртысы. Син бит миңа шулай дия идең, “Син – җанымның яртысы” дип дәшә идең. Сау бул!”

Фәрит аптырап китте, кайлардан белгән, ничек сизгән ул аны? Әллә Зәйтүнә үзе әйттеме икән? Ир төнгә каршы шалтыратмады, алай да иртәнге якта сораган иде, тегесе: “Әйе шул, әйттем, иреңне миңа бир дип әйттем”, – дигәч, Фәрит бары бер сүз генә – “елан икәнсең” дип кенә әйтә алды. Менә сиңа мә! Ә ул яратам дип йөрде. Ярату – ул менә монда, өендә булган икән ич аның...

Яңадан ял йортына барып, документларын алып кайтты, балдызларына барган иде, чит илгә китте диделәр. Авылга кайтмыйча булмастыр, әби белән дә сөйләшәсе бар...

Ул кайтып җиткәндә төн иде инде. Уты янмый, әбисе яткандыр. Төн уртасында уятып йөреп булмас, машинасында гына йокларга булды.

***

Нәргиз таң алдыннан йокысы туеп уянды. Иртәнге намазга да вакыт җитеп килә икән, торырга кирәк. Ишекне сак кына ачып чыкты. Әле үләннәр саргаймаган, эх, көзге чыкта яланаяк йөреп аласы иде дә бит. Тукта әле, әбисе иртән тору белән капканы ачып, бәхет фәрештәсен кертә иде, ул да ачсын әле капканы. Арбасы үлән өстендә эз калдыра-калдыра алга тәгәрәде. Кинәт Нәргиз үзендә аны туктатырлык көч юклыгын сизеп алды, тормозлары әллә нишләгән бит! Аны-моны абайламый калдымы, арбасы капкага килеп тә бәрелде, хатын җиргә ничек төшкәнен дә сизмәде, бары кычкырып кына куйды.

Фәрит йокы аралаш кемнеңдер кычкырганын ишетте, уянган иде инде, машина ишеген дә ачып куйды. Әмма кычкыру кабатланмады. Тукта, кемдер ыңгыраша түгелме? Торып чыкты. Капканың теге ягыннан ишетелә бит, әллә әбисеме?

– Әби, әби, синме ул, ни булды?

Җавап бирүче булмады. Ир капканы этеп карады, ачылмый бит, инде тагын тынлык басты. Ул арада әбисенең: “Кызым, кызым, нишләдең, кызым?” – дигән тавышын ишетеп, капка аша ничек сикереп төште, аңламады да. Җирдә Нәргиз эчен тотып ята, әбисе ачыргаланып кызын тартып торгызмакчы була. Фәрит тиз генә хатыны янына чүгәләде, пульсы бар, исән, Аллага шөкер! Күтәреп алды, машина ишеген ачып, алдан әбисе керде, аның итәгенә Нәргизне ипләп яткырды да, газга басты. Тизрәк, тизрәк! Хастаханәдә кизү торучы табиб танышлары булып чыкты. Әнә, инде ул чыгып та килә. Әби дә, ир дә аның каршысына атладылар.

– Исән-сау, сөяк-санаклары да сынмаган, борчылмагыз, бар да әйбәт, – дигән табибка каршы, әбисе:

– Ә бала, бала ничек? – дип сорап куйгач, Фәрит сискәнеп китте, и Аллам, әбисе ычкынганмы әллә, һаман Фаязны оныта алмый дип, уйлап алды.

– Исән, исән, борчылмагыз, икесе дә әйбәт, – дип, табиб ишеккә таба атлады.

– Әби, нинди бала турында сөйлисең син?

– И улым, син белмисеңмени? Нәргизебез бала көтә бит, Алла боерса.

Бу могҗиза иде, Аллаһы Тәгалә бүләк иткән могҗиза иде... Берәү дә үзе теләп дөньяга килми дә бит, тик икәүнең мәхәббәте бөреләнеп чәчәккә әверелә, җимеше өлгереп җиткәч, җирдә җан иясе ярала. Җаны – Ходайдан, иясе – мәхәббәттән.
Гөлнур АРХИПОВА
***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 11 июнь 2014 № 24
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1977
11 Май 2020 10:05 1771
1 Июнь 2020 10:15 1143
ӨСКӘ