Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сигез бала анасы Алсу Вәлиева: “Балаларым – Аллаһ бүләге”

30 Январь 2018 1777
Тәрбиягә күпләп бала алучыларга сокланабыз. Лаеш районы Усад авылыннан Вәлиевлар да үзләренең ике баласы янына алты нарасыйны сыендырган. Хәзерге вакытта Алсу ханым аларны берүзе тәрбияли.
Алсу Вәлиева – Казан кызы. 18 яшь тулгач, Себер якларына кунакка бара һәм шунда булачак ире Равил абый белән танышып кайта. Ике яшь йөрәк бер ел очрашканнан соң туй ясап, Себергә чыгып китә. Венера исемле кызлары туа. Равил абый шахтада эшли. Чит җирдә 15 ел яшәгәннән соң, 2002 елда Вәлиевлар гаиләсе кире туган якка кайтып төшә. Лаеш районындагы Усад авылыннан җир алып, зур итеп йорт җиткерәләр. Гаиләгә бәхет өстәп, 2008 елда уллары Искәндәр дөньяга килә. Хәзерге вакытта малай 3 класста укый.

“Мин исән вакытта тагын бер бала алыйк”

Озак та үтми, Равил абый хатынына: “Әйдә, Алсу, бала алыйк. Сау балаларны алучы табылыр, авыруларын алучы юк”, – ди.

– Равилнең шул сүзе җитә калды, – дип башлады сүзен Алсу ханым. – Озакка сузмыйча бер инвалид баланы (“гемофилия” белән авырый, эпилептик – ред.) алып кайттык. Федорга ул чагында 3 яшь тә юк иде әле. Быел 13 яшь тула менә. Федор безгә килгәч, Фаилгә әйләнде.

Ләкин көтмәгәндә Равил абый шикәр чире белән авырып китә. Шул вакыт тагын Алсу ханымга: “Әйдә, мин исән вакытта тагын бер бала алыйк. Инвалид булса булсын, аның да гаиләле булырга хакы бар”, – дип сүз ката.

– Шулай итеп, Яна исемле кызны алып кайттык. Аңа 5 яшь тә юк, ябыклыгына исең китәрлек иде. Тотынып та булмый иде үзенә. Хәзер 5 яшьтә кигән күлмәкләрен алып карыйбыз: 2-3 яшьлек балаларга ярый. Яна да авыру, памперсларны салганыбыз юк. Ундүртенче яше китте инде.
“Нинди ана соң сез, баланы акыртасыз?”

Бервакыт Вәлиевларга Себердән туганнары шалтыратып: “Бездә абыйлы-сеңелле балалар бар, алмыйсызмы? Кызы курчак кебек матур. Озакламый аларны балалар йортына тапшыралар”, – диләр. Алсу юлга кузгала.

– Себергә килеп җиттем, – дип хатирәләрен яңартты ана. – Берсе – курчак кебек ап-ак чәчле, зәңгәр күзле кыз, икенчесе – кап-кара малай. Беренче карашка бертуганнар димәссең. Тимурга – 3, Дианага – 1 яшь иде. Тимурның температурасы – 39. Документлар белән эшне бетергәч тиз генә дарулар, ашамлыклар алдым да, ике бала белән юлга кузгалдым. Балаларның киемнәре пычрак, ертылган булгач, йөгереп кенә бер кибеткә кереп, яңаларны сатып алдым. Кыз баланың авызында иске, сузылып беткән ап-ак резин имезлек. Анысын тотып аттым да, яңасын алып бирдем. Шул иске имезлекне сорап бала поездда 3 көн буе елады. Ярый әле абыйсына дарулар булышты, анысы юл буе йоклады. Юлда кайтканда күршеләр: “Нинди ана соң сез, баланы акыртасыз?” диләр. “Мин аларны балалар йортыннан өйгә алып кайтам”, дигәч, бөтенесе башкача карый башлады.

“Бертуганнарны аермадым, икесен дә алып кайттым”

Шулай матур гына гомер итеп ятканда, бәхетле йортның ишеген кайгы шакый. Равил абый 48 яшендә йөрәк өянәге булып, якты дөнья белән хушлаша. Аның киткәненә мартта 3 ел була икән.

– Ул вакытта кичергәннәремне сүз белән аңлата алмыйм, ярый, балаларым булды, – ди Алсу ханым. – Хәзерге вакытта олы кызым Венера гаиләсе белән минем янда яши. Бер оныгыма озакламый 4 яшь тула, тагын берне көтәбез, Алла бирса. Кызым – зур ярдәмчем. Мин эшкә киткәндә балаларны ышанып калдырырлык кешем бар хәзер.

Алсу ханым Казанның 144нче “Тату гаилә” исемле балалар бакчасында эшли.

Узган ел яхшылап уйлашканнан соң, малайларны мунчада юындырырга берәр зуррак малай алып кайту исәбе белән алар кабат балалар йортына юл тота. Миңа: “Алсу, сезнең тәҗрибәгез зур, тагын берәр бала карамыйсызмы соң? Менә, ике бала бар, әниләре шизофрения белән авырый. Балалар бик көчсез, авыру”, – диделәр. Зур бала кирәк дисәм дә, барып карарга булдым. Аларны күрүгә, фотога төшереп кызыма җибәрдем. Венера: “Әни, зәгыйфьрәген ал”, – диде. Фирдүскә – 1 яшь тә 7 ай, Артемга – 2 яшь иде. 5 кило 800 граммлы Фирдүсне “бу бала йөрмәячәк тә, сөйләшә дә алмас”, диделәр. Ләкин, бәхетемә, хәзер Фирдүс чабып йөри, сүзләр дә әйтә. Бертуганнарны аермадым, икесен дә алып кайттым.
“Дәүләттән генә көтеп утырмыйм”

Хәзерге вакытта балалар бакчасына Диана гына йөри икән, калганнары өйдә. Олы инвалид балаларның икесен дә өйгә килеп укыталар.

– Беренче класска һәммәсе дә барды. Ләкин памперс белән булгач, балалар көлгәч, өйдә генә укытырга булдык. Федя 5 сыйныфта булса да, хәрефләр яза белми, ләкин башы бик яхшы эшли. Кечкенәләренә, кызганыч, балалар бакчасында урын юк. Мин укытучы буларак шуны әйтәм: балалар бакчага социальләшү өчен йөрергә тиеш. Алар бит өйдә бездән башка беркемне күрми. Йорт – ябык бина. Мин, мәсәлән, балаларны төрле чараларда катнаштырырга тырышам, аларның аралашып яшәүләрен һәм үсеш алулар телим, – ди Алсу ханым.

– Дәүләт ярдәм итәме?

– Дәүләттән мин закон буенча күпме тиеш, шул кадәрен алам. Артыгын алганым юк. “Акча өчен бала ала”, дип уйлаучыларга: “Балалар күп, берсен булса да алып карагыз!” – дим. Дәүләттән ярдәм генә көтеп утырып булмый. Үз көчең белән дә тырышырга кирәк. Быел менә кредитлар алып икенче катны сүттереп, балаларга беренче катта 4 зур бүлмә ясаттым. Хәзер йортыбыз иркен, 240 кв. метрлы булды. Кызлар, малайлар аерым бүлмәдә. Әле быел корбан бәйрәмнәренә сарык, бүләкләр алып килделәр. Безне белмәгән кешеләр дә, авылдашлар да бар иде араларында. Финанс ягыннан да ярдәм иттеләр, бик зур рәхмәт!

Күптән түгел авылда яңа мәчет ачылган. Алсу ханымның 3 улы һәм 1 кызы шунда укырга йөри башлаган. Хәтта Федя да намазга баскан. “Урыс балалары булсалар да, үземчә татар динен өйрәтмәкче булам. Динле булып үссеннәр дип тырышам”, – ди олы йөрәкле Ана.

– Сез эштә вакытта балаларны кем карый?

– Мин киткәндә кызым белән калалар, йә әниләр килә. Әти-әнием бик нык булышалар инде, он, шикәр комы һ.б. китереп кенә торалар.

– Балалар бер-берсеннән көнләшәме?

– Юк. Без аларга андый тәрбия бирмәдек һәм бирмим дә. Барысын да тигез яратам, аермыйм. Барыбызга бер режим: кич тугызда ятабыз, иртән җидедә торабыз.

– Еш авырыйлармы?

– Күз тимәсен, бик сирәк. Мунчадан соң карда йөрттерәм. Йомшак кар яуган чакта тәннәрен кар белән удырам. Чыныгып үсәләр. Кыйбатлы, сыйфатлы киемнәр алам. Киемгә акча жәлләмим, бигрәк тә аяк киемнәренә.

Вәлиевларның үз бакчалары, тавыклары бар. Җәй көне үзләре яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Балаларны йөртү өчен ана машина йөртү таныклыгы да алган. Балаларын ел саен санаторийга алып бара икән. Шулай ук Алсу ханым конкурсларда еш катнаша, бик матур итеп җырлый, хәйрия концертларын оештыра. Балалар да бик сәләтле: кайсы җырлый, кайсы бии, матур итеп рәсем ясый. Шулай ук шахмат түгәрәкләренә дә йөриләр икән. Стена тулы мактау грамоталары – моның ачык дәлиле. Быел “Нечкәбил” конкурсында катнашканнар, ләкин балалар кечкенә булу сәбәпле финалга килеп җитә алмаганнар. “Минем өчен катнашу – мөһим. Без үзебезне күрсәтә, сыный алдык”, ди ана горурланып.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1570
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ