Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шнель, Шнель..

7 Декабрь 2018 286
ХИКӘЯ
Бүген зур апаның төпчек кызына алты яшь тулды. Мин һәр елны бу шатлыклы көндә бәләкәй сеңелемә берәр бүләк алып барам. Менә хәзер дә бик арзан да, бик кыйммәт тә булмаган килешле һәм матур гына бүләк алмакчы булып уенчык кибетенә кердем.

Кибеттә халык, халык – аяк басар урын юк. Уенчык, уенчык – энә төртер урын юк! Бәләкәй кызлар, әниләренең кулыннан тотып, курчаклар сатыла торган төшкә тарта. Малай-шалай икенче җирдә – корал-уенчыклар сатыла торган урында кайнаша.

Һа-а! Ниндиләре генә юк корал-уенчыкларның мон-да-а! Менә пәке, пычак, хәнҗәр, кылыч. Менә пистолет, мылтык, автомат, пулемет, пушка. Әнә машина, танк, хәрби кораблар, истребительләр, бомбардировщиклар. Әнә әллә ничә төрле ракеталар... Кыскасы, малайларга полный оҗмах!

Кызыккан әйберләрен, кулларына эләгү белән, сынап та карый малайлар. Кибет эчендә выжт-выжт һаваны ярып кылычлар ялтырый, ут-ялкын бөркеп автоматлар, пулеметлар ата. Шау-гөр, гарасат! Матур курчаклар, маймыл-филләр, бу тавыштан куркып, шүрлек түрләренә поса.

Мин дә колагым тонып беткәнче дип, ак калфаклы, ай йөзле Айсылу исемле бер бик чибәр кыз-курчакны тартма өенә салдырып, аны ал тасма белән бәйләттем дә тизрәк кибеттән чыктым. Сеңелкәшем сөенер инде дип, үзем дә сөенә-сөенә апаларга киттем.

Казанка ярында миңа бер көтү малай-шалай очрады. Алар юлбарыс шикелле буй-буй сызыклы бер песи малаен, муенына ярты кирпеч бәйләп, суга батырырга баралар иде. Мескен песекәй әҗәле җитүен сизеп тартыша-тырнаша, ә малайлар моннан кызык табып шырык-шырык көләләр, акырышалар, бакырышалар иде.

– Сезгә ни зыяны тиде аның? Интек­термәгез, җибәрегез, – дидем мин.

– Песи – безнең үзебезнеке! Нишләтсәк тә хакыбыз бар, – диде малайлар.

Мәгълүм әкияттәге бәлагә тарган киек-җәнлекләрне коткарып йөрүче ятим малай шикелле, миңа бу бәхетсез песине кансыз малайлардан сатып алырга туры килде. Алар мин сантыйдан көлә-көлә туңдырма алырга йөгерде, ә без: Айсылу, песи һәм мин – өчәүләшеп апаларга киттек...

Апаларга җитәрәк, гаражлар почмагыннан каршыбызга тагын бер төркем бала-чага килеп чыкты. Сигез малай, ике кыз, дөньяны таң калдырырлык эш кырган батырлар шикелле бик җитди төс белән, тавышсыз-тынсыз гына, куллары, күзләре бәйләнгән бер малайны көчле сак астында каядыр алып баралар иде. Хәер, бу «каядыр»ның кая икәне бик тиз ачык­ланды. «Әсир»не ясле коймасына сөяделәр дә, күкрәгенә берьюлы ун автомат терәп, безнең күз алдыбызда «аттылар»...

Апаларның ишеген, кат-кат звонок шалтыратканнан соң, аның дүртенче класста укучы олы малае ачты. Ул тирләп-пешкән, ярсыган иде. Ишекне ачты да, ләм-мим дәшмичә, кире йөгереп кереп китте. Мин бу хәлгә һәм фатирдагы тынлыкка гаҗәпләнебрәк аның артыннан атладым. Ә залга килеп кергәч, гаҗәпләнүем аптырауга, хәтта куркуга әйләнде. Зал уртасында бәйрәм ризыклары белән тулы күркәм өстәл тора, өстәл аягы янында идәндәге хәтфә палас өстендә җизни чалкан ята иде. Иң куркыныч нәрсә бу түгел әле, иң куркыныч нәрсә шул – теге малай пластмасс пычак белән аның башын кисеп алырга азаплана иде!..

– Нишлисез?!. Котырдыгызмы әллә?!. Торыгыз!.. – дип кычкырдым мин.

Җизни күзләрен тагын да нурландырып елмайды.

– Килдеңме, каениш?.. Сәлам, каениш... Курыкма, каениш... Уен бу безнең. Ул – индеец, ә мин – «ак тәнле», – диде.

– Һе-е... Шәп уен тапкансыз икән... Апа белән сеңелкәш кайда?

– Кух-ххяда... Ал-ла!.. Ул хәтле каты басма! Нигә чынлап кисәсең?.. Икесе дә кухняда. Бая бик каты дөбердәштеләр. Мөгаен, әнисен атып еккандыр.

– «Атып еккандыр»?!.

– Әйе. Алар да уйныйлар. Берсе – партизан, берсе – фашист солдаты.

– Сез өй эчегез белән акылдан язгансыз икән.

– Борчылма, каениш. Рәхәтләнеп уйнап калсыннар. Шулай да ирек куймагач... Без интеккән дә җитәр...

Шул чакны кухня ишеген шартлатып тибеп ачтылар. Залга бик каты чиный-чиный бүгенге бәйрәмнең хуҗасы – бәләкәй сеңелкәшем чабып керде. Аның кулында шартлатканда уты чыга торган кара авыр пистолет иде.

– Шәкерт абый, кайда бүләгең? Ну-ка, күрсәт давай! – дип команда бирде ул.
Мин аңа песи баласын суздым.

– Кара әле, нинди матур! Син аңа сөт эчерерсең, ә ул сиңа мыр-мыррр итеп җырлар җырлар. Бергә уйнарсыз, бергә ятып йокларсыз. Бергәләшеп, әйбәт дуслар булып бик күңелле яшәрсез.

– Аһа-һа! – дип кычкырды кыз. – Юлбарыс төсле икән бу нәрсә. Без аны атып егарбыз да, тиресен тунап, карават янына җәеп куярбыз. Тагын ниең бар?

– Менә, үзең шикелле бик бәләкәй, бик гүзәл кыз-курчак. Айсылу исемле. Ул сине бик ярата. Сезгә киләбез дигәч, бик сөенде.

– Һа! Дураклар бар ди монда! Мин аны яратмыйм. Җылак алар. Туйдырып бетерделәр... Тагын ниең бар?

– Бүтән әйберем юк.

– Ә ник теге зур ракетаны ал­мадың? Мин аны кичә күрдем. Бавыннан тартсаң, шартлап һавага очып китә. Аннан җиргә төшә дә пыхх-пыххх – бөтен кешене үтереп бетерә.

– Мин белмәдем шул.

– Әһә-ә, белмәдеңме?!. Шуның өчен мин сине-е... Минем аркама пистолет көпшәсе терәлде...

– А ну, күтәр кулларыңны! Шнель!.. Шнель!.. Күтәрдем.

– Тах-тах-та-та-та-тахх!.. Егыл, син үлдең!..

Егылдым.

Җизни белән рәттән ятабыз. Җизни канәгатьләнеп елмайды.

– Бала-чаганың күңелен күрми булмый инде, каениш, шулай бит?.. Без интегеп үстек, алар... Ал-ла, малай актыгы, исәрләндеңме әллә син?.. Нигә тагын чынлыйсың?!.

Мин дерт итеп киттем һәм җәһәт кенә урынымнан тордым.

Мин тордым!..

Ә сез?!.




Газиз Мөхәммәтшин
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1390
ӨСКӘ