Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Өшкереп дәвалау җиңел хезмәт түгел

11 Январь 2018 2248
Чаллы шәһәренең иң мәгълүм өшкереп дәвалаучыларының берсе Мәлик хәзрәт Ибраһим белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Мәлик хәзрәт, сезне өшкереп дәвалауга алынырга нәрсә этәрде?

– 1965 елны Башкортстанда тудым. Мәктәп, педагогия институты, Совет армиясе сафлары... Инсти­туттан соң бер ел мәктәптә укыт­тым. Диплом язганда ук дини әдәбият белән кызыксынган идем. Бу хак юлга басарга сәбәп булды. Дини гыйлемемне арттыру теләге мине мәдрәсәгә китерде. Соңрак Согуд Гарәбстанының Эр-Рияд шәһәрендә белем алдым. Анда укыган вакытта ук инде өшкереп дәвалау буенча махсус курс үттем.

– Сезгә эченә шайтаннар кергән кешеләр мөрәҗәгать итә. Үзегез ул шайтаннарны күрәсезме?

– Юк, күрмим. Әмма кешедән куып чыгару вакытында миңа алар белән сөйләшергә туры килә. Гомумән, җеннәр төрле хайван яисә җәнлек кыяфәтендә күренергә мөмкиннәр. Бу хакта Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә әйтеп калдырган. Кешеләргә мөнәсәбәтле ике төрле җен бар. Беренчесе – карин. Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән һәр кеше янында бер җен йөри. Соңгы арада, сихер күп таралу сәбәпле, кешегә махсус сихер аша кергән җеннәр дә бар. Мин инде күп еллар дәвалау процессында. Моңа бәйле вакыйгалар белән күп очрашам. Мәсәлән, бер көн яныма 35-40 яшьләр тирәсендәге ир килде һәм: “Хәзрәт, бармаган бер табиб та калмады. Беркем дә ярдәм итә алмады. Мин эчүчелеккә сабыштым. Кич белән үз-үземә сүз бирәм, ә иртәгәсен аякларым тагы аракы сату кибетенә илтә. Зинһар, ярдәм итегез!” – ди. Догалар укый башлагач, аның эчендә бик көчле гыйфрит утыруы ачыкланды. Ул бу хакта үзе, шул ир-ат аша рус телендә сөйләп бирде. Әлеге ирнең гаиләсе күршеләре белән бик дус булган, әмма аралары бозылган. Шул күрше хатыны Самара өлкәсенә кадәр барып, шушы ир-атның үлемен теләп, сихерчедән бозык ясаткан. Җиде тапкыр өшкергәч, ир савыкты, намаз укый башлады. Бүген дә сау-сәламәт.

– Мәскәү дәвачыларының берсенә автомобиль авариясендә үлгән күп кенә артистларның фотоларын күрсәткәннәр һәм ул аларның бар­сына да диярлек күз тигән, алар шул сәбәпле харап булган дигән нәти­җә ясаган. Күз тиюне фото буенча бил­геләргә мөмкинме?

– Бу юл белән бары экстрасенслар эшли. Миңа да шалтыратып: “Фото­сын җибәрәбез, карагыз әле”, – диләр. Әмма мин кешеләрнең үзләрен күреп, сөйләшеп, аларга Коръән сүрәләре һәм аятьләре укып булышам. Бар дәва – Аллаһы Тәгаләдән. Без – бары тик сәбәп­челәр. Күз тию бар. Әгәр дә берәр­сенең өстенә мактау яуды­ралар икән, шул сүзләр белән шайтан уйный башлый һәм зыян сала. Чөнки сүз дә – матди нәрсә. Күз тимәсен өчен мактау сүзләрен әйтеп бетергәч: “Сөбханаллаһ!” – дип шөкер итү шарт. Ягъни мондый сүзләрдән соң зекер әйтү мөһим.

Тагы бер еш очрый торган күренеш: кечкенә балалары булган гаиләгә кунаклар килгәч, сабыйларга сөеп карыйлар да, ата-анасына ярарга тырышып мактый башлыйлар. Кунаклар киткәч, нарасыйларны елаудан туктату авыр. Мондый очракта ата-анага ишек тоткасын су белән юып, бала өстенә бераз сибәргә киңәш ителә. Чөнки чыгып киткәндә кунакларның һәрберсе дә диярлек ишек тоткасына кагыла, аларның анда матдәсе, әсәре кала. Ә менә ата-ананың үз баласына тидергән “күзләре” озакка бармый. Чөнки алар балалары белән һәрвакыт элемтәдә. Күз тиюдән кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Һәрхәлдә, бу хакта Пәйгамбәребез хәдисләрендә әйтелгән.

– Мәлик хәзрәт, хәзер кибетләр кы­зыл җепләр белән тулды. Яшьләр дә, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да аны сул кулларына тага. Хәтта Владимир Путинның да кулына кызыл җеп таккан фотолары дөнья күрде...

– Бу – мәҗүсилек галәмәте. Андыйлар минем яныма да киләләр. Аларга: “Кечкенә бала да тартып өзәрлек бу җеп сезне нәрсәдән саклый ала соң?!” – дим. Безне фәкать Аллаһы Тәгалә саклый.

– Кәгазь битенә басылган дога­ларны суда чайкатып эчү дөресме?

– Догаларны суга салып, суга төс кергәч, чайкатып эчү практикасы бар. Галимнәр аны дөрес дип саный. Аңлавымча, догалар шафран белән кулдан языла.

– Кайбер догаларны 11, 17 яисә... 67 тапкыр да кабатларга кушыла. Ни өчен алар шулай күп итеп укылырга тиеш?

– Догаларны файда, шифа килгәнче укырга мөмкин. Бу бит кешедә булган көч-куәттән дә, аның үз карамагындагы вакытыннан да тора. Кабат-кабат уку – кешенең үз теләгендә. Мәсәлән, син бер кешегә бер доганы берничә дистә тапкыр укысаң, башкаларны кабул итәргә көчең дә калмаска мөмкин. Гомумән әйткәндә, Аллаһы Тәгалә так санны ярата дигән хәдис бар. Сез әйткән саннар да так бит.

– Ни өчен кайвакыт әле яңа гына намаз укый башлаган кеше үзен начар хис итә?

– Андый халәт кичерү шулай ук шайтан зыяны белән бәйле. Мәсәлән, миңа намаз укый башлагач, үзенең организмында үтә нык йончылу сизгән бер ханым мөрәҗәгать итте. Ул гомер буе чирләмичә яшәгән, олыгайгач, намазга баскан. Өшкереп дәваларга тотынуга, ханымның эчендә утыручы шайтан сөйләргә кереште. Бактың исә, әлеге хатын кечкенә вакытта мунчада таеп егылган. “Бу мәл мин аның эченә кердем. Һәм гомер буе эчендә яшәдем. Үземне берничек тә сиздермәдем. Ул да бит намаз укымады”, – дип сөйләп бирде шайтан.

– Шайтан кешедән чыкканда янамы?

– Ул догаларның кодрәте белән кешенең тәнен ташлап чыгып кача. Әгәр чыгарга теләми икән, догалар тәэсире белән яна.

– Үзегез янына килүчеләргә нинди нәсыйхәт бирәсез?

– Кешеләр догасыз йөреп үз­ләренә зыян сала. Догалар һәм намаз укырга кирәк. Югыйсә, күз дә тияргә, сихер һәм бозыкка юлыгырга да мөмкин. “Бик нык шатланган да акылыннан язган” яисә “Артык нык кайгырган да шашкан” дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр.

Кеше йә бик нык шатланырга, йә бик нык кайгырырга тиеш түгел. Мондый халәт кичергән вакытта шайтанга юл ачыла, ул аңа зыян сала яисә эченә үтеп кереп, төрле әгъзаларын чиргә сабыштыра. Күп вакытта бу халәт операцияләргә кадәр алып барып җиткерә. Шуңа күрә кешеләргә үз-үзләрен тигез күңел халәтендә тотарга, зекер әйтеп йөрергә киңәш итәм.

– Мәлик хәзрәт, өшкереп дәвалау җиңел хезмәт димәс идем.

– Сез хаклы. Өшкереп дәва­лауга җиңел карап, башкаларны сәламәт­лән­дерергә теләп дәва­чылык­ка тотынучылар байтак. Моннан читлә­шеп туктаучылар да күп. Өш­кереп дәва­ла­ганда сихер сихерченең үзенә кире кайтып, аны кыен хәлдә калдыра. Алар үчләшергә дә мөмкин. Ләкин барысы да Бөек Аллаһы Тәгалә карамагында!

– Күптән түгел Әбү Фи­даның “Коръән Кәрим бе­лән үзеңне дә­вала” дигән ки­табын укыдым. Ә Сез нинди басма­лар укыйсыз?

– Дини гыйлем бирүче хез­мәт­ләрне өстен күрәм, үзем дә язам. Җиде китабым нәшер ителде инде. Араларында атаклы дин әһеле Ибн Кайм әл-Җәүзинең “Пророческая медицина” китабы тәр­җемәсе дә бар. Кызык­сын­ганнар укый ала.

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Мәлик хәзрәт! Исән-сау яшәгез! Өшкереп дәвалауда да, язучылык өлкәсендә дә олуг уңышлар насыйп булсын!

“Ашыгыч ярдәм”

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ