Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Шайтанда да гыйлем бар"

25 Август 2017 452
Ислам дөньясында каллиграфия үскәннән-үсә һәм чып-чын сәнгать үрнәкләренә әйләнә бара. Хәзер бездә дә гарәп язуының бик матурларын, затлыларын очратырга була. Кемдер, хәтта, шәмаилләр язып көн күрә. Баксаң, мөселманнар арасында әлеге юнәлеш үсеш алуга Коръәни Кәрим иңү этәргеч биргән икән. Бу хакта Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Ни өчен Ислам дөньясында каллиграфия киң таралган? Бу диндә кеше, хайван, кош һ.б. сурәтен төшерү тыелган булуга да бәйлеме?

– Борынгы Мисыр, Кытай, Япониядә иероглифлар булуын беләбез. Алар кебек үк, элек-электән гарәп каллиграфиясе дә, ягъни матур язу абруйлы урын алып тора һәм аның тарихы тирәнгә китә. Ул Коръән иңгәч кенә барлыкка килмәгән, ә аңа кадәр Ислам дине таралганчы ук булган. Ләкин аңа әллә ни әһәмият кенә бирелмәгән, чөнки гарәп халкы аны кулланмаган. Ә инде Коръәни Кәрим иңгәннән соң, гарәп каллиграфиясе үсеш ала. Аның ике төрле язу рәвеше бар: куфи һәм насх. Соңгысы үзе үк алты төргә бүленә һәм һәркайсының үзенчәлеге саклана. Куфи стиле Куфа шәһәре атамасыннан алынган һәм тарихы 9-10 гасырга барып тоташа. Коръәни Кәримне күчереп язу мәдрәсәсе барлыкка килгәч, гарәпләр үзләренчә стиль уйлап чыгара һәм бер төрле итеп яза башлыйлар.
Әйе, Ислам дине буенча сурәт ясау түгел, андый рәсемне эләргә дә ярамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кыямәт көнендә иң каты газап – сурәт ясаган кешеләргә булыр”, – ди. Шул сәбәпле дә каллиграфия сәнгать үрнәге дәрәҗәсенә күтәрелә.

– Мөселман дөньясында арабеска бизәкләре дә бар бит әле. Алар нәрсәне аңлата?

– Арабескалар – геометрик фигуралар кабатланган һәм азагы булмаган, ягъни төгәлләнмәгән рәсем. Борынгы мәчетләрнең кайсына гына кермик, бөтен җирдә арабескалар күрәбез. Алар “моның авторы Аллаһы Тәгалә” диләр. Арабесканы мөселманнар электән үк Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм кодрәтен исбатлаучы сәнгать төрле буларак кулланган, һәм бу эш әле дә дәвам итә.

– Каллиграфия үрнәкләре шәмаил­ләрдә яхшы чагыла. Ни өчен татарда шәмаил осталары бармак белән генә санарлык һәм аларны азлар белә? Ә менә рус милләтеннән булган шәмаил остасы Владимир Поповның даны бик еракларга, хәтта чит илләргә таралган.

– Нәҗип Нәккаш кебек осталар татарда тагын бар. Тагын бер гаиләне беләм: хатыны – татар, ире – рус. Алар заманында миңа килеп, гарәп каллиграфиясе белән язарга өйрәнде. Хәзер мәчет салганда аларны диварларга Коръән аятьләре язарга чакыралар. Бик төгәл һәм матур итеп башкаралар. Шәмаил язу – үзенә күрә сәнгать һәм сәләт, аны һәркем башкара алмый.

– Мөселман илләрендә андый осталар бармы?

– Әлбәттә! Изге Мәккә җирендәге Кәгъбатулланы һәр елны кара ефәк белән каплыйлар һәм аның өстенә Коръән аятьләре языла. Ел да үзгәртеп торалар. Ягъни каллиграфия сәнгате Мәккәнең үзәгендә – Кәгъбатуллада ярылып ята. Әл-Хәрәм, Мәдинә мәчетләренең бөтен диварларында, гөмбәзләрендә язылган шәмаилләр күләме чиксез һәм теләсә кемне әсир итә. Гомумән, дөньяда барлык урыннарда да шәмаил стилен күрергә мөмкин. Гарәп илләрендә каллиграфия осталары югары бәяләнә, чөнки бик сирәк һөнәр ияләре саналалар.

– Ханнар үз заманында тугра ясаткан. Хәзер инде мөселманнар арасында да ул бик популярлашты. Тугра ясауга Ислам ничек карый? Ул масаю буларак кабул ителмиме?

– Тугра ясаучы белгечләр бар. Ә инде Ислам ничек карый дигәнгә, монда бернинди дә каршылык юк. Бу урында шуны әйтер идем: хәзер күбебез ханга әйләндек. Авылларда, районнарда никахларны ничек зурлап, мул табын әзерләп уздыралар! Ифтарларда да ризыктан өстәл сыгылып тора. Авыл халкы бәрәңге уңмаганга, кыяр-помидор өлгермәгәнгә дә аптырамый башлады, элеккеге кебек пошаманга калмый. Чөнки сатып ала. Әлхәмделилла, Аллаһы Тәгалә ризыкны киң кылган. Тырышкан, малын юкка сарыф итмәгән кеше өчен бүген тормыш авыр дип әйтмәс идем. Ләкин бу шул ук вакытта кыямәт көненең бер галәмәте дә инде. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: “Ике капчык алтыны бар дигәнгә гаҗәпләнмәсләр, ә ике рәкәгать намаз укый дигәнгә аптырарлар”, – диелә.
– Күпләр бит шул ук тугра яки шәмаил булсын, бәла-казадан сак­лый дип тә уйлый. Бу ялгыш фикерме?

– Әйе, өйдә ишек өстенә “Аятел-Көрси” элү яки бөти-дога тагып йөрү “ул мине саклап тора” дип уйларга сәбәп түгел. Алар шул очракта гына файда китерергә мөмкин: кеше Коръән аятен түргә менгезеп куйган өчен “Минем кәлимәмне хөрмәт иткәнгә күрә” дип Аллаһы Тәгалә сакласа гына. Шәмаил яки бөти-доганың үзендә андый көч юк. Көч-куәт Аллаһы Тәгаләдә генә. Ә инде шәмаил яки бөти саклый дип йөрсәк, Алла сакласын, ширек гөнаһы кылуыбыз да ихтимал.

– Йомырка, яшелчә, җиләк-җимештә гарәпчә Аллаһ сүзе язылу очракларын ничек аңлатыр идегез?
– Моны Аллаһы Тәгаләдән килә дип уйламыйм. Бигрәк тә туганда Коръән аятьләре язылган булса. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримне иңдерә һәм: “Мин бүген динегезне төгәлләдем”, – ди. Кайсыдыр илдә, әйтик, Дагыстанда яки башка җирдә берәр сабыйның ботында туганда берәр аять язылса, бигрәк тә кыз баланың тәнендә икән, ул чит-ят кешегә шул урынын ачып күрсәтсә, моны Аллаһыдан килгән эш дип булмый. Шайтанда да гыйлем бар һәм ул да гарәпчә яза белә. Шуңа да баланы изгегә санап, аңа Коръән иңгән дип уйлап, ялгыша күрмик. Тавык йомыркасына килгәндә, бервакыт үземә дә иман кәлимәсе язылганын китерделәр. “Бу сукырлар өчен”, – дидем. Чөнки, мин әйтәм, күңел күзе һәм акылы булган кеше өчен йомырка үзе үк Аллаһы Тәгалә барлыгына дәлил. Үле йомыркадан тере чеби чыга. Бераздан шул чеби янә үле йомырка сала. Икенчедән, һәр йомырканың башы эчке яктан элпә белән каплана һәм анда һава була. Чеби үсә-үсә дә, шуны тишеп, андагы һаваны сулап хәл җыя һәм кабыкны ватып тышка чыга. Бу да Аллаһы Тәгаләнең хикмәте түгелме? Каллиграфия турында сөйләшкәч, әңгәмәбез ахырында каләм (ручка) тарихына да тукталырга телим. Баксаң, каләмне дә 953 елда мөселманнар уйлап тапкан икән. Мисыр солтаны дустына: “Син эченә кара сала торган каләм ясый алмассыңмы?” – дигәч, иптәше тырышып карарга сүз бирә. Шул вакытта эченә кара салына торган каләм барлыкка килә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ