Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шәмсия Җиһангирова: "Әткәй гомере буе безнең гаиләгә кире кайтам дип йөрде"

6 Сентябрь 2017 1099
Шәмсия Җиһангированың әнисе Мосаллия 2011 елның 3 маенда дөньядан китә. Авылларында 40 ел мәет юа. Көн дими, төн дими, җан бирә алмыйча тилмергән кешеләр янына аны “Йәсин” укырга чакыралар. Үзе: “Җиңел генә китсәм ярар иде. Кыш көне үлмәсәм ярар иде, ирләргә кабер казу авыр булыр”, – дип кайгыра. Үлем түшәгендә ун гына көн ята. Җаны төнлә чыга.
– Шәмсия ханым, әтиегез сезгә бер яшь чагында ник сезне ташлап китеп, икенче гаилә корды?

– Сугыштан соңгы еллар. Авыл тулы сугыш җәфасын чиккән хатын-кыз. Ир-атлар берән-сәрән. Һичшиксез, һәркемнең ирле буласы килә. Апаларым шушы эше өчен әткәйне гаепләде, мин гаепләмәдем. Сугыш чоры афәтенең колы ул. МТСта бригадир, чәчү вакытында төрле авылларда кунып эшләгәннәр. Ә сабанда әнкәемнең бертуганының кызы Сайра (мәрхүмә инде) белән эшләгән. Әткәй белән бер тракторда эшләгәннәр. Әткәй сөргән, ул – чәчүче. Алар арасында мәхәббәт уянгандыр. Әни аны күтәрә алмагандыр, үз туганың иреңне тартып алсын әле! Әткәйнең ул гаиләдә биш баласы туды. Безгә кайтып торган очракта да теге балаларын жәлләп кире кайтып китә иде. Әткәй гомере буе безгә кайтам дип йөрде үзе. Шулай йөрер иде. Авылда шундый дүрт-биш гаилә бар иде. Бу хатында өч ай тора да теге хатынына кайтып китә...

– Әтиегез янына барырга ник рөхсәт булмады?

– Әткәйнең яңа гаиләсе аркасында. Мин качып бара идем. Сайра үземә дә әйтте: “Нәрсә, әтиеңне алырга килдең мәллә? Бүтән килеп йөрмә, артыңнан эт өстерәм!” – диде. Этләрдән бик курыксам да, берничә көннән тагын бара идем. Әткәйне күрәсе килә. Бер авылда торып та әткәйне күрергә тилмереп яшәдем.

– “Әти” дип әйтү өчен үзәк өзелү, кимсенү, гарьләнү хәзер беттеме?

– Әткәй исән булса, муенына сарылып, шундый итеп әйтер идем! Бу хәл 1997 елда бер мәртәбә булды. Сабан туенда әткәй белән очраштым. Ул читтә басып тора. Мин йөгерәм, ул минем каршыга йөгерә. Ул мине үбә, икебез дә елыйбыз. Улы Зөлфәт күреп торган: “Әткәй, кеше көлдермә, әйдә киттек”, – диде. “Үз баламны кочаклап тору – кеше көлдерү түгел”, – диде әткәй. “Дүрт баламны ятим иттем”, – дип тә өстәде.

Аннары да очрашырга талпынып карадык. Кичке 6да очрашырга тиеш идек, әткәй килмәде. Уртанчы апаның малае килеп әйтте: “Бабай килә алмый, очрашырга барасын белгәч, аны малайлары кыйнаган”, – диде. 2006 елда үлде.
– Әтиегезнең икенче гаиләсе белән аралашып яшисезме?

– Ул гаилә белән аралашырга нык теләдем. Наилә исемле кызлары белән аралаша башладым, күлмәкләремне бирдем. Ул безгә килә башлады... Әмма ул гаиләдә берсенең дә тормышы юньле түгел, безнең күз яше төшкәндер.

– Әти-әниегезгә рәнҗемисезме?

– Беркайчан да!

– Нигезегездә кем тора?

– Ташкенттан кайткан апам. Энекәшем, апамның улы (генерал-лейтенант Тәүфикъ Хәмәдишин) нигезгә зур йорт салдырды. Без үскән иске йортны калдырырга да кирәк булгандыр бәлки...

– Интернатта торып укыгансыз икән?

– Әйе. Матур гына укып йөргәндә әткәйдән хат килеп төште: “Аларның мохтаҗлыгы юк. Терлек-туарлары бар. Аны интернаттан кудырырга кирәк”, – дип. Соңыннан әткәйдән: “Ник андый хат яздың?” – дип сорадым. Ул: “Сайра карап торып яздыртты, үзе илтеп салды”, – диде. Сайра командир иде.

– Балаларыгыз Илдар белән Гөлназ кайларда?

– Илдар “Таттелеком”да иминлек бүлеге начальнигы. Гөлназ музыка көллиятендә укыта.

– Гөлназ кияүгә чыкмадымы?

– Чыкмады, улына 14 яшь.

– Киявегез кызыгызның фатирын, сезнең җирегезне алырга йөргән иде...

– Ала алмады. Ул нәрсә күрер, белмим... Җитәкләп йөреп эшкә урнаштырдым үзен. Өч ай эшли дә куалар, икенче җиргә урнаштырам. Бер бүлмәле фатирдан кызымны урамга куып чыгарырга теләп, өч мәртәбә судка бирде. Барып чыкмады. Аферист. Беренче судта ураза вакытында адвокаты белән сөйләштем: “Рамазан ае бара, сез мөселман булмасагыз да татар кешесе. Мин тол хатын, гомерем буе ятим. Сез Аллаһы Тәгаләдән курыкмыйсызмы?” – дидем. “Разберемся”, – ди бу. Мин ул адвокатны гафу иттем. Әмма калганын Аллаһы Тәгалә хөкеменә калдырдым. Ун көн үткәч, ул адвокат егылып үлгән. Шуннан киявебез: “Әниеңне судка бирәм, каргап үтерде”, – дигән.

Сөйләшүебезнең ахырында Шәмсия ханым миңа: “Ирем Назыймга, әткәй Гатуфка сихер ясаганнар. Ул хатыннарның исемнәрен сиңа гына әйтәм, моны язарга ярамастыр”, – диде.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ