Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шәмси Закиров: “Хатыныма чиста мәхәббәт белән генә түгел, “по расчету” өйләндем”

1 Январь 2018 1384
Татарстанның атказанган артисты, “Мунча ташы” эстрада театрын оештыручы, аның элеккеге җитәкчесе, Шәмси Закирны Биектау районы Чыршы авылында эзләп таптым. Казаннан ярты сәгатьлек кенә юл бирегә. Табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан авылда хатыны Галия апа белән күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәп ята алар. Дөресрәге, җәйләре шушы авылдагы йортларында үтсә, кышын Казандагы фатирларына кайталар икән.
– Беренче соравымны ир белән хатын мөнәсәбәтләреннән башлыйсым килә. Сезнең кебек 44 ел буе гаиләне бер кечкенә генә дәүләт итеп саклау өчен хатын-кыз нәрсә эшләргә тиеш?

Галия апа:

– Хатын-кыз мескен булмасын. Мин беркайчан да мескен хатын булып яшәмәдем. Андыйларны бер генә ир-ат та хөрмәт итми.

Шәмси абый:

– Сабырлык та кирәк...

Галия апа:

– Түбән Камадан күченеп килгәч, Казанда бик авырлык белән тормыш башлап, гаилә корып җибәрдек. Радиокомитетта машинистка булып эшләгән чагым. Хезмәт хакы кечкенә. Эшне югалтмас, гаиләне саклап калыр өчен дүрт айлык баламны күтәреп, эшкә чыгарга туры килде. Бер кулга бала чүпрәге белән букчамны асып, икенче кулга бала күтәреп алты ай эшкә йөрдем. Баланы бит имезергә дә, чүпрәген дә алмаштырып торырга кирәк, аннары сабый еламый да тормый. Сәгать көндезге икеләрдә бала Шәмси кулына күчә. Эштә ничек түзгәннәр икән шул вакытта, дим. Җитәкчеләр башка, кешелекле булган дип еш искә алам хәзер ул елларны. Редакциядә безнең белән 60тан узган бер бик акыллы хатын эшләде. Яшь кызларга ул һәрвакыт киңәшләрен биреп, дөрес юл күрсәтеп ярдәм итеп торыр иде. “Тормышта төрле хәлләр була. Иреңнең башка хатын яныннан кайтканнын белсәң дә, тавыш куптармыйча, елмаеп каршы ала бел. Уйна! Артист бул! Әмма эчеңдә нинди генә ялкынлы ут булса да: “Ашыйсың киләме, җаным?” – дип җайлап кына, берни булмагандай эндәш, игътибар күрсәт. Шул вакытта ул сөяркә янында алган рәхәтлекне онытачак”, – дия торган иде...

Шәмси абый:

– Әле беркөнне генә телевизордан психологлар сөйләп утырды: ир-ат ул – әтәч кебек. Аңа әбизәтелне төрле-төрле хатын-кыз кирәк. Бер генә кешедән тую һәркемдә дә була. Ләкин бу нәрсәне би-ик сирәк хатын-кыз аңлый. Кеше нәфескә бәйле зат. Ирләр “Бу кыз яшь, чибәр...”, ә хатын-кыз “Бу ир бай, башын әйләндерим әле, акчасын алып булмасмы” дип уйлый... Мәсәлән, Венециядә сөяркә тоту гадәти хәл. Парижда да фәлән кешенең сөяркәсе дип рәсми рәвештә игълан итәләр. Аларда ул үзенә күрә дәрәҗә санала. Гаилә дә таркалмый. Сөяркәләр гомер буе булган һәм аны бер чор да үзгәртә алмый. Аннары, дөнья хатын-кыз кулында. Элек тә шулай булган, хәзер дә. Коммунистлар заманында да райком секретарьләренең эше белән хатыннары идарә итте. Ир – хуҗа булып исәпләнә, ә бөтен кадрлар мәсьәләсен – кемне куярга, кемне эштән алырга, күпме түләргә – боларның барысын да өйдә кичке аш вакытында хатыннары хәл итеп җибәрә...

Галия апа:

– Гомерем буе сөяркә булып яшәүчеләрне кызгандым. Алар бит шундый мескен затлар. Минем ир сөяркәсе булып яшәүчеләрне күргәнем дә, ишеткәнем дә булды. Ир хатыны белән сөяркә каршыннан үткәндә, ул бит аның белән исәнләшмичә, бөтенләй күрмәмешкә салышып узып китә. Кичә генә аякларын үпкән ир аңа бүген сәлам дә бирми хәтта. Коточкыч бит бу! Ә үз хатыны бу вакытта королевага әйләнә дә куя. Кызлар һәрвакыт ир хатыны булып яшәргә тиеш.

Шәмси абый:

– Сөяркә хатын-кыз үзе дә мескенлеген аңлап яши.
– Галия апа, тормышта “мин хыянәтне кичермәячәкмен” дип өздереп әйтүче хатын-кызлар бар. Бу позициягә сез ничек карыйсыз?

Галия апа:

– Моны дөрес дип тә, түгел дип тә әйтә алмыйм. Шәхсән, мин андый әйбердән өстен булдым. Ир үзенә, хатын-кыз үзенә хуҗа. Алар бит бер-берсенең шәхси милке түгел. Ирлек ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен башка берәү янына барган кешенең бу гамәлен нишләп мин үземә хыянәт дип кабул итәргә тиеш?! Аннары кол булып, шуңа талашып яшәргәме? Ю-юк, минем өчен түгел бу. Яныма килеп “Ирең сиңа хыянәт итә” дип ачыктан-ачык сөйләүче кеше булды. Әмма мин кеше сүзе белән йөрмәдем. Кабатлап әйтәм, мин андый нәрсәләрдән өстен булдым!

– Сезне тыңлап хәйран калам...

Шәмси абый:

– Ул акылдан, күп укудан, белемнән килә.

– Үтә дә зирәк хатын эләккән сезгә, Шәмси абый!

– Мин бит Галиягә чиста мәхәббәт белән генә түгел, алдан исәпләп, “по расчету” өйләндем. Ул вакытта миңа 19 яшь иде. Ябык гәүдәле, үз эченә бикләнгән, кеше белән артык аралашырга яратмый торган Шәмси, Галиядән дә яхшырак хатын булмаячагын алдан күреп белде һәм ялгышмады. Ачык, гомумән, миңа капма-каршы характерда иде ул. Теләсә нинди хатын-кызны ике айда сынап, аның кем икәнен белеп була.

– Ә үзегез Галия апаны көнләшеп тинтерәтмәдегезме?

– Эчке көнчелек дигән әйбер булды инде. Галия апаң яшь чагында бик чибәр иде ул. Ләкин беркайчан да көнләшүемне сиздермәдем, тышка чыгармадым.

Галия апа:

– Сиздерде-е-ең... Редакциягә килеп мине саклап утыра идең бит (өчәүләп рәхәтләнеп көлешәбез). Мин башка ирләргә ир итеп карый да белмәдем. Шәмсидән кала ошаткан кешем булмады.

– Гаиләдә кем баш? Соңгы сүзне кем әйтә?

Галия апа:

– Шәмси – баш. Тик мин барыбер үземнекен эшлим. Ләкин ул Шәмси эшләгән дип атала.

Шәмси абый:

– Оятсыз име, кара әле (көлеп)!

Галия апа:

– Үземнең фикерне башта үземдә булдырам, аннары әкренләп Шәмсигә сеңдерәм. Бер гади мисал гына китерәм. Шәмси абыеңны 42 яшендә машинага утырттым мин. Ә бит гомердә дә машинага утырмыйм дип ант иткән кеше ул! Бу турыда сүз кузгатсам: “Кирәкми дә, утырмыйм да, йөртмим дә. Бик утырып йөрисең килгәч, әнә, шоферга кияүгә чыгарга иде”, – дип кырык төрле сәбәп табып гел каршы төшә килде. Бервакыт эш урыныма Шәмсинең дусты, классташының хатыны килде. “Машинаны алмаштырдык”, – ди бу. Моны ишетү шундый авыр булды ки, бераздан көзгегә карасам, йөзем каралып киткән иде хәтта. Алар яңа машина алудан көнләшү түгел бу. Ә үзебезнең мөмкинлек була торып та, Шәмсинең кирелеге аркасында һаман машинасыз йөрүебезгә йөрәк әрнүдән. Шәмси – искиткеч кире кеше. Ничек итсәм иттем, җайлап-майлап кына машинага чиратка язылып кайттык. Ул вакытта хәзерге кебек бардың-алдың түгел. Беренчесен алганда правасы да юк иде әле аның. Машина алгач, правага укыды. Машинага утырып йөри башлагач, Шәмсинең үз-үзенә ышанычы тагын да артты кебек.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ