Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шәле мулласы

15 Декабрь 2017 1718
Питрәч районы Шәле авылында “Заһир” мәчетенең имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов белән очраштым. Ул бирегә өч ел элек, РИУны тәмамлагач килеп урнашкан. Аңа хәтле шамаилләр ясау буенча мәшһүр оста Габделхак хәзрәт эшләгән булган. 30 яшьлек хәзрәт үзе Әгерҗе районы Тирсә авылыннан.
– Тимур хәзрәт, мәчетегездә музей да ачып җибәргәнсез икән...

– Шәле авылында һәр гаиләдә диярлек борынгы китаплар, Коръәннәр бар. Яшьләр яңа өй салганда шушы китапларны яндыралар яки ташлыйлар. Китапларны саклап калыр өчен мәчетебездә музей оештырдык. Музей мәхәллә тырышлыгы белән эшләнелде. Бөтенесен Шәле осталары ясады.

– Дингә килүең ничек булды?

– 5-6 сыйныфларда укыганда тарих укытучысы дин гыйлеме бирергә мәчеткә җыя иде. Шунда күңелгә керде.

– Мәчет янында үзеңә йорт та салып биргәннәр икән...

– Мәчет бар иде, торырга йорт юк. Авыл халкы җаваплы кеше итеп Фатыйма апаны (безнең бухгалтер) билгеләде. Һәрбер йорттан акча җыя башладылар. Ул гына җитмәгәч, авылдан чыккан мәшһүр кеше – Равил хәзрәт Гайнетдингә мөрәҗәгать иттеләр. Ул да ярдәм итте. Колхоз да булышты. Йортны биш айда төзеп бетерделәр.

– Равил хәзрәт авылга кайтамы соң?

– Кайта. Монда энесе яши. Әти-әнисе җирләнгән.

– Мәчетегез салкын...

– Бүген дә газ эшләре буенча районга бардым. Җылылык бирү сезоны башлангач, һәр елны газны тоташтыру артыннан йөрибез. Тәртибе шулай.

– Кышын газга күпме түлисез?

– Айга 10-12 мең.

– Бу акчаны кайдан аласыз?

– Сәдака, халык ярдәм итә.

– Гошер җыясызмы?

– Һәр елны җыябыз. Быел җыеп булмады, чөнки хаҗда идек. Капчык-капчык алып киләләр. Ике ел рәттән ике “Газель” машинасы белән гошер бәрәңгесен мәдрәсәгә илттек.

– Хатының, Әхмәт исемле бер яшьлек улың бар. Яшәргә акча кирәк. Бизнесың юкмы?

– Бизнес белән шөгыльләнсәм, дини як аксаячак. Бизнес белән динне бергә алып баручы муллалар да бар анысы.

– Хатының Лилия, акча сорап, җаныңа төш­миме? Авырткан җиреңә кагылмыймы?

– Юк. Аллага шөкер. Хатыныма башта ук: “Кемгә кияүгә чыгасыңны беләсең. Көне буе өйдә дә булмам, иртәнге алтыда зиратка да чыгып китәрмен. Аштан кайтып, син пешергән ризыкны да ашамавым ихтимал. Шуңа ризамы?” – дигәч, “Риза”, – диде.

– Ашка күп чакыралармы?

– Кайвакыт көненә ике-өч була. Авыл бик зур, өч мең ярымнан артык кеше яши.

– Зиратыгыз бик борынгы икән.

– Әйе. Гарәп язулы ташлар да очрый. Кабер казыганда сөякләр дә чыга. Бик борынгы булгач, кайда кабер бар икәнен дә белеп булмый. Һәр елны май аенда зиратта өмә оештырабыз. Шәледә шушы бер зират кына. Җирләргә әле урыннар бар.
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ