Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сезнең белән идарә итүе җиңелме?

23 Октябрь 2018 341
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан ТЕСТ
Сезгә чит кешенең кулында уенчыкка әйләнү куркынычы яныймы? Моны беләсегез килсә, түбәндәге сорауларга җавап бирегез һәм ахыргы нәтиҗәгә күз салыгыз.

1. Шушы арада гына ир кеше белән онытылмаслык кич уздырдыгыз, ди. Менә инде ничә көн аннан бернинди хәбәр юк. Нишлисез?

а) Сабыр гына көтәм. Ир кеше нинди генә кызыклы булып тоелмасын, беркайчан да үзем беренче булып шалтыратмыйм да, язмыйм да – 3.

б) Мөгаен, хисләремне артык бел­герт­мәгән берәр хәбәр хаты җибәрермен. Әйтик, “Мине очрашуга чакыралар. Барыргамы, әллә синең шалтыратканыңны көтәргәме?” дигәнрәк эчтәлектә смс язарга мөмкин – 2.

в) Бу вакыт эчендә инде әллә ничә “эсэмэска” язып кына калмыйм, ә шалтыратып сөйләшкән булам – 1.

2. Сез тырышып эшлисез, ирешелгән уңышларыгыз бар. Ә менә хезмәт баскычы буенча күтәрергә дигәндә, сезне уйлаучы юк. Нинди чара күрәсез?

а) Мин нишли алам инде, җитәкчегә яхшырак күренәдер дип, эшләвемне дәвам итәм – 1.

б) Эшем күп дип, үз өстемә артык вазыйфа алмаска тырышам – 3.

в) Әлеге хәл турында ачыктан-ачык аңлатып бирүләрен үтенәм – 2.

3. Ахирәтегез белән күрешергә сөйлә­шә­сез, ә ул очрашу җитәр алдыннан гына, төрле сәбәп табып, уеннан кире кайта. Әлеге хәл берничә мәртәбә кабатлангач, аңа нәрсә дип җавап бирәсез?

а) Икенче юлы минем дә бик җитди эшләрем килеп чыгачак дим – 2.

б) Үзем дә очрашуны кичектерүне сорамакчы идем, башка кеше белән күрешәсем бар, дип әйтәчәкмен – 3.

в) Ахирәтемнең хәленә керәм, гафу үтенүен көтәм, ул моны махсус эшләмидер дип өметләнәм – 1.

4. Кибеткә иннек алырга дип кенә кергән идегез, ә сезгә башка товарлар сатып алып, бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр, ди. Нәрсә дип уйлыйсыз?

а) Тагын бер кочак кирәкмәгән әйбер җыеп чыктым инде – 1.

б) Бәхетле очракка ышанмыйм һәм шуңа да лотерея ише бәйгеләрдә катнашмыйм – 2.

в) Һичшиксез, барысын да ачыклыйм: нинди бәйге, бүләккә нәрсә көтелә – иң элек һәммәсен дә ачыклыйм. Шуннан соң гына берәр карар кабул итәм – 3.

5. Сайлаган ярыгыз белән кичке аш ашаганнан соң әниегез аны тәнкыйтьли башлый: имеш ул үзен тиешле дәрәҗәдә тотмый, кирәкмәгән сүз сөйли һ.б. Сезнең моңа тәэсирегез:

а) Әни битәрли икән, димәк, нигез бар – 3.

б) Әни минем сайлау белән бик еш килешми – 1.

в) Киресенә ышандырырга тырышачакмын – 2.


Нәтиҗә

5 – 8 балл. Сез нечкә күңелле, йомшак холыклы кеше. Якын-тирәгездә шуннан файдаланырга тырышучылар аз түгел. Сез үгетләүләргә дә җиңел биреләсез, юк дип әйтергә кыенсынасыз. Кичекмәстән, үз ихтыяҗларыгызны өстен куярга өйрәнегез. Үзеңне гаепле хис итү кешенең тормышын сизелерлек боза.

9 – 11 балл. Көндәлек тормышка ярыйсы гына яраклашкансыз, яхшы таныш түгел кешеләр белән дә сакчыл эш итәсез. Күңелегезгә хуш килмәгән гамәлне кылдыру ай-яй авыр. Ләкин зәгыйфь якларыгызны белгәннәр сезнең белән бик җиңел идарә итә. Алар арасында якыннарыгыз булуы да ихтимал. Җитди әңгәмәләргә алдан ук әзерләнегез, үзегезне ничек тотасын башта ук хәл итегез.

12 – 15 балл. Хис-кичерешләрегез белән башкаларга бәйле түгелсез. Аларның идарә итәргә маташуын да алдан ук сизеп торасыз. Кешеләрнең чын йөзен шундук күрәсез. Көндәлек тормышта башбашлыкланырга яратучыларны мизгелендә урыннарына утыртасыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә дә үз дигәнегезгә артык көч куймыйча гына ирешәсез. Алга таба артык мавыгып китмәгез. Юкса, яныгызда ихтыяр көче, үз фикере булмаган кешеләр җыелачак. Якыннарыгызның теләк-ниятләрен дә хөрмәт итегез. Бу сезгә алар белән “сәламәт” мөгамәлә кору өчен кирәк.

Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ