Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сез һаман бергә икән!..”

31 Январь 2019 509
Мәҗлес дәвам итте. Табынның әле бер, әле икенче башында әйтелгән ялкынлы сүзләр, берсеннән-берсе матур җырлар яңгырап торды. Биеп аякларны да язып алдылар. Һичкем уйламаганда гына табынның аргы башында тын гына утырган бөдрә чәчле егет яңа җыр башлап җибәрде. Үзе җырлый, үзенең күзләре түрдә мөлаем гына елмаеп утыручы Гамилә апа белән Шәрифулла абзыйда. “Тыңлагыз, янәсе, бу җыр сезгә багышлана”. Аның яңгыравыклы чиста тавышы күңел кылларына чиертә-чиертә, чыңлапмы-чыңлый:
...Әйттеләр дуслар көнләпме:
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән...

Болай да дулкынланып утырган Гамилә апага шул җитә калды. Кояшта яргаланып беткән бит алмалары буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Әйе, бәхетле, бик тә бәхетле иде ул бу минутларда. Янында гына ире, балалары, туганнары, дуслары... Барысы да аның юбилеен билгеләп үтәргә җыелганнар. Бер уйлаганда, бөтен дөньясы нурга чумган диярсең: күзләрдә – нур, йөзләрдә – нур, бүлмәдә – нур.
Егет җырлавын дәвам итте:

...Туйлар да үтте... Гомерне
Узмас дип йөрмә икән.
Агарды чәчләр, агармас –
Утларга кер дә икән...

Җырның һәр сүзеннән мәгънә табып утырган Гамилә апаның йөрәге тагын сулкылдап куйды. Әйе, ире Шәрифулла белән бергәләп утларын да, суларын да кичтеләр, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашты алар.

***

...Гамилә апа әле дә яхшы хәтерли: вак яңгыр сибәләп торган иртә иде ул. Гүя табигать-ана да, кешеләрнең авыр кайгысын уртаклашып, тын гына үкседе. Авыл кешеләре ирләрен, абый-энеләрен Бөек Ватан сугышына озату белән мәшгульләр. Иреннәр кысылган, күзләрдә дошманга карата көчле нәфрәт уты яна.
Башкалар кебек Гамилә апа да сугышка китүчеләр артыннан күзләре талганчы карап калды. Шәрифулласы туктап кул болгауга, ул моңарчы тыеп килгән күз яшьләренә ирек бирде.

Кайту юлына борылгач, аның карашы болын буендагы басу читендә торган тракторга төште. Шуны күреп, Шәрифулласы белән бергә Кукмара МТСында укып йөргән, бер тракторда эшләгән вакытларын хәтерләде. Аларны техникага булган мәхәббәт таныштырган, кавыштырган иде бит. Ире китте дип, тракторына хыянәт итмәс бит инде ул. Өстәвенә Шәрифулласы да китәр алдыннан шуны әманәт итеп калдырды.

“Корыч айгырга” боегырга ирек бирмәде Гамилә. Тракторы белән колхоз кырларын күп мәртәбәләр иңләде. Сукалыйсын сукалады, чәчәсен чәчте. Кыскасы, колхозда нинди эш бар, талымлап тормады, барысын да эшләде. Шәрифулласыннан килеп торган ялкынлы хатлар аның иңнәренә канатлар куйды, сугыш китергән авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Җиңү көннәрен якынайтып, көннәр үтә торды. Фашист-илбасарлардан үч алу сәгате якынлашып килә иде инде. Шуны тоеп тагын да рухланыбрак эшләп йөргән көннәрнең берсендә Шәрифулласыннан хат килеп төште.

Хатның беренче юлларын укуга ук, Гамилә апаның йөзе караңгыланып китте. Ире, авыр яраланып, Киров шәһәрендәге госпитальдә ята икән. Бер аягын кискәннәр, икенчесе белән дә шундый ук хәл кабатланырга тора.

“...Аяксыз ирнең сиңа кирәге булырмы? Киләчәк тормышыңның матурлыгын томалаучы күләгә генә булмаммы? Бәлкем, миңа синең янга бөтенләй кайтмаскадыр?!”

Хаттагы шундый сүзләрне укуга, Гамилә ашыгып кулына кәгазь һәм каләм алды. Башта ирен шундый “үтә мәгънәсез” сүзләре өчен бераз ачуланды да аермачык итеп түбәндәге юлларны язды:

“Аяксыз-кулсыз булсаң да, берүк кайта күр! Бер телем икмәк табабыз икән, урталай бүлеп ашарбыз!..”

Соңыннан белүенчә, иренә көчле дарулардан да ныграк тәэсир иткән бу сүзләр!
Шуннан соң күп тә үтмәде, култык таяклары белән Шәрифулла Сәмигуллин кайтып төште.

– Фашист-илбасарлар мине аяксыз калдырып, тормыш өчен кирәксез кеше итәргә уйлаганнар иде. Ләкин нык ялгышалар. Без әле, Гамилә, синең белән техниканы элеккегә караганда да шәбрәк итеп иярләрбез! – диде ул.

Батыр фронтовик үз сүзендә торды. Юк, Гамиләсе өчен артык йөк булып чыкмады ул. Тормыш арбасын икәү төпкә җигелеп тарттылар. Башта тракторчылар бригадасы бригадиры булып эшләде Шәрифулла абый, аннары – бригадир, соңга таба – механик. Аннары ферма водокачкасында эшләде.

Гамилә апага да техника җене нык кагылган иде булса кирәк, “ирем кайтты!” дип тракторын ташламады. Бары тик ике дистә елдан соң, балалары зурая төшкәч кенә, ул “корыч айгыры” белән саубуллашты. Тик торырга гадәтләнмәгән кулларга яңадан эш табылды. Башта фермада дуңгыз, сарык карады, аннары сыер савучы булып китте.

Гамилә апаның колагына яңадан җыр сүзләре килеп керде:

...Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән.
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән...

Ул авыз эченнән генә җырның сүзләрен кабатлады. Әйе, читкә китеп бәхет эзләп йөрмәде алар. Туып үскән җирләрендә фидакарь хезмәт күрсәтеп, кадер-хөрмәткә лаек булдылар, һәр икесенә дә бирелгән медальләр, дистәләрчә мактау грамоталары әнә шул хакта сөйли. Гамилә апа тагын да зуррак бүләккә – Октябрь революциясе орденына лаек булды.

Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалары да бик тәүфыйклы, эш сөючән булып үстеләр, һәрберсе үз юлын тапты.

...Ә җыр агыла да агыла. Табын янындагыларның соравы буенча бөдрә чәчле егет аны икенче кат җырлый иде инде. Бергә колхоз кырларын иңләгән, бергә уртак максат өчен – фашистларны җиңү өчен көрәшкән, озак вакытлар бергә кулга-кул тотынып кырда һәм фермада эшләгән ирле-хатынлы Сәмигуллиннарның илаһи дуслыгына, үрнәк булып яшәүләренә гаҗәеп бер гимн булып яңгырый бу җыр:

...Әйтәләр: кара боларны,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән!!!
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2019 17:18 1439
ӨСКӘ