Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сатып алучылар җиләкне басудан үзләре җыя”

4 Август 2017 1136
Балтачта яшәүче Гафиуллиннар гаиләсе инде өченче ел бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнә. Бу көннәрдә җиләк басуында “урак өсте” – уңыш җыялар.
– Быел яңа ысул кулланып карарга булдык әле, – ди гаилә башлыгы Раиф Гафиуллин. – Сатып алучылар җиләкне басудан үзләре җыя. Узган ел тапталыр дип кеше кертмәгән идек. Бер дә ямьсезләнми икән, тәртип. Һәр килгән кеше рәхмәт әйтеп китә. Билгеле, бәясен дә арзанрак куйдык, килосын 160 сумнан бирәбез. Ераклардан килүчеләр дә бар бит, юл бәяләрен дә исәпләп, һәр якны үлчәүгә салгач билгеләнгән сумма инде ул. Ә җыелганы – 230 сум.

Мондый тәкъдим күпләрнең күңеленә хуш килгән. Хәтта алырга теләк белдерүчеләрне чиратка салырга мәҗбүр булганнар. Шулай булмый ни, экологик яктан чиста, үзең теләгән җиләкне сайлап җыясың, “эсвежи” килеш өйгә алып кайтасың. Арча, Әтнә якларыннан да килүчеләр бар икән. Дөресен әйткәндә, мондый ысулны Голландия, Германия кебек илләр күптән куллана инде. Аларда җиләк-җимеш бакчалары янында балалар өчен уен мәйданчыклары да эшләп куелган. Гаиләсе белән килгән кеше ял итеп тә кайтып китә ала. Шул рәвешле фермерлар эшче куллар ялламыйча бюджетларын экономияли, сатып алучылар үзләре теләгән җиләк-җимешне сайлап, канәгать кала.
  
Гафиуллиннарның басуда өч гектар җире бар. Башта бер гектарына гына җиләк утыртсалар, быел тагын бергә арттырганнар.

– Беренче елны җиләк булмады. Уңыш әйбәт булсын өчен, чәчәкләрен дә өзеп чыгарга кирәк бит, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Узган ел 3 тоннадан артык уңыш җыелды. Нинди генә эшне башласаң да, беренчел кертем күп кирәк инде. Мисал өчен, пленкага гына да 500 мең тирәсе китте. Рассадалар өчен 800 мең чыгарып салдык. Су мичкәләре кую, су җайланмаларын урнаштыру да акча таләп итә. Чыгымнарны быел да каплап бетереп булмас әле.

– Кул астында эшләүчеләр күпме? – дим әңгәмәдәшемә.

– Әлегә өч кыз җитешеп бара. Иң мөһиме: җиләк арасын чүптән арындырып тору. Тәртиптә тотмасаң, кешенең дә килергә теләге булмый. Чүп арасыннан җиләкне урманнан да эзләп йөри аласың. Чүп утаучыларга сәгатенә 80 сум түлибез. Кызлар шатланып эшли. Узган ел җиләкне хатын-кызларга җыйдырган идек. Түләүне шундый итеп оештырдык: 10 кило җыя икән, бер килосы үзләренә булды. Фәрит абый исемле кешебез бар, басудагы күп эшне ул алып бара.
– Нинди кыенлыклар бар?

– Эш иң күп чак – яз көне. Ул вакытта акча да керми, гел чыгым. Кыш чыккан җиләкләрне тәртипкә китерергә, ашлама кертергә...

– Ашлама сибеп үстерәсезме?

– Ашлама да түгел инде ул. Яз көне ике гектар җирне 15 кило “катлаулы ашлама” белән туендырып алабыз. Шлангадан су сиптергәндә җиләк төпләрен азот, фосфор, калий кебек микроэлементлар белән баетабыз.

– Эш башланганда кредитларсыз да булмагандыр?

– Кредитларыбыз юк. Шуңа да әз мәйданда гына утырта башладык. Ай саен акча өзлексез кереп барса, кредитны алып була инде аны. Безнең бит сезонлы гына эш. Дәүләтнең дә ярдәме бар. Быел менә басуга су үткәрдек. Әлеге эшнең 10%ын гына үзебез күтәрдек, калганын ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы булышлыгы белән түләдек (850 мең тирәсе). Аннан бер гектарга 110 мең сум субсидия дә бирелде. Артыннан йөрсәң, грантлар да отарга, уңайлы кредитлар да алырга мөмкин, безнең аңа вакыт җитеп бетми әле. Үз көчебез, мөмкинлекләребезгә карап кына эшлибез.

– Җыелган уңышны кайларга урнаштырасыз?

– Базарда берничә ноктабыз бар. Дөресен генә әйткәндә, үзебезнең районга да җитми ул. Шуңа җиләклек мәйданын арттырырга булдык.
Раиф абыйның гаиләсе белән дә таныштырып үтим әле. Чөнки рухи һәм физик яктан иң зур таянычы алар. Барлык документ, кәгазь эшен Раиф абыйның хатыны Регина апа алып бара. Лицейда укучы уллары Ренат та басуда кайнаша. Уртанчы уллары Булат 5 сыйныфны тәмамлаган, кечкенәләре Мурат киләсе елга гына мәктәп бусагасын атлап керергә җыена.

Гаилә башлыгының җир эшеннән кала, янгын, электр сигнализацияләре, видеокүзәтү урнаштыру буенча үз оешмасы да бар. Үзләренең җиләк басуы да видеокүзәтү астында.

– Ул оешмада 19 кеше эшли. Командам бик әйбәт, егетләр үзара тату, дус. Ыгы-зыгы тудырганнары юк. Эшләрен дә намус белән башкаралар, – ди җитәкче.
Раиф абый һөнәре буенча агроном. Еллар узгач, барыбыр җиргә тартылган. Һәр сөйләгән сүзе башкарган хезмәтеннән тәм алып эшләвен ассызыклап тора. Киләчәктә халыктан сорау булса, җиләк басуын тагын зурайту турында уйлана ул.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ