Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сарманда кем кансызлана?

22 Февраль 2018 2851
Бераз гына авырып китсәк тә, дөнья кууны онытып, табиблар янына йөгерәбез. Аларга өмет тулы күзләребез белән багып, авызларыннан чыккан һәр сүзне йотылып тыңлыйбыз. Кайчак бер җылы сүзләре дә терелтеп җибәргәндәй була, ә дорфа кылансалар – мәңге онытылмый. Иң кирәкле, иң изге, иң авыр һөнәр ияләре – табиблар, һичшиксез. Шуңа да редакциягә Җәлил бистәсенең бер төркем тәҗрибәле табибыннан зар килеп ирешкәч, битараф кала алмадым.
– Гомерем буе бер урында – Җәлил хастаханәсендә эшлим, – диде шалтыратучы ханым. – Күп кенә хезмәттәшләрем кебек үк, мин дә бүген эш урыным өчен куркып яшим, шуңа күрә газетага исемемне язмасагыз иде. Сарман районы хастаханәсе баш табибы булып Илдус Шакиров билгеләнгәннән көннән тынычлыгыбыз югалды. Җәлил хастаханәсе – Сарманның филиалы, шуңа күрә аның җиле безгә дә нык тия. Шушы өч ел эчендә эштән гинеколог, хирург, невролог, педиатр, анестезиолог, филиалның ике баш табибы, поликлиника мөдире китте. Аларны алыштырырга кеше юк, ә дәүләт биргән миллион сум акчага кызыгып район җиренә кайткан яшь белгечләр озак тоткарланмый. Шулай итеп, 22 “миллиончы”ның биредә дүртесе генә төпләнеп калды. Калганнары акчаларын кире тапшырып булса да, табаннарын ялтырату ягын карый. Эшкә урнашмас борын көннәрен саный башлыйлар, чөнки биредә түзәрлек түгел. Боларның һәммәсенә баш табиб Шакировның дорфалыгы, белемсезлеге, бөтен кешегә каныгуы, коллектив белән эшли белмәве гаепле.

Язманы тулысынча бүген, 22 февральдә чыккан, "Акчарлак" газетасының 7 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ