Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Саратов өлкәсендә коточкыч фаҗига: биш кеше үлгән, алтысы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

31 Октябрь 2017 1380
Кичә кич Саратов өлкәсенең Петровск районында коточкыч фаҗига булган. Олы йөк машинасы микроавтобус белән бәрелешүе нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын алтысы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип яза РИА Новости.
Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге юл һәлакәте 28 яшьлек “КамАЗ” шоферы Р-158 трассасы буйлап килүче микроавтобуска юл бирмәү аркасында килеп чыккан.

Мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, йөк машинасының шоферы тоткарланган һәм аңа карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264 нче маддәсе (юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүе) буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ