Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Самолетта шартлаучыларның якыннары унар миллион алырмы?

8 Май 2014 914
Ярый әле вакыт дигән нәрсә бар. Мәңге төзәлмәс кебек тоелган авыртуларны да баса, сүнеп барган тормышка да яңа сулыш өрә ул.
Әгәр вакытның дәвалау үзлеге булмаса, яра өстендә яра саркып, акылдан язып бетәр идек. Оныта алу сәләте дә бәхет шул. Казан аэропортындагы фаҗига искә төшкән саен башта шундый фәлсәфәле уйлар куера.

“Боинг” американнарны кызыксындыра

Биш ай эчендә күпмедер дәрәҗәдә тынычландык сыман. Ләкин бу вакыйга хәтердә яңарып, күңелне тырнап алмаган бер генә көн дә юк... Хәер, онытырга ирек тә бирмиләр. Хәзер “Боинг”та һәлак булучыларның якыннарына бирелүче компенсацияләр тирәсендә ыгы-зыгы купты.

Кем ничектер, үзем һәр гаиләгә ике миллион сум түләнәчәген ишеткәч: “Абау, хөкүмәтебез бу юлы юмарт кылана!” – дип тел шартлаткан идем. Өстәвенә, элек мондый очракларда компенсация күләме йөз мең сумнан артмаган. Ике миллион турында сүз чыгу белән күпләр “Булгария” теплоходын искә төшерде. Өч ел элек Татарстан хөкүмәте һәлак булучыларның якыннарын 300 мең сум белән генә юатты, ә монда – миллионнар! Иманым камил, бу бүленеш күпләрнең күңел түрендә ризасызлык уяткандыр. Һәрхәлдә, ике вакыйганы чагыштырып, ике миллион сумны берәү дә әзсенмәде. Америка һәм Европа юристлары пәйда булганчы. Баксаң, фаҗигадән соң һәлак булучыларның якыннарына берьюлы берничә чит ил компаниясе мөрәҗәгать иткән икән. “Мондый очраклар өчен сез ким дигәндә 10 миллион сум компенсация алырга тиеш идегез. Ике миллион – чүп кенә. Хокукларыгызны даулап, судлашып, сезгә тиешле акчаларны алып бирәбез”, – дип иң элек американнар ярдәм кулы сузган. Әлбәттә, берәү дә рәхмәт хакына гына йөрми бүген. Әгәр Америка адвокатлары үз дигәненә ирешсә, аларга җиңгән сумманың өчтән берен түлисе. Иминиятләштерү оешмаларыннан бер тиен дә ала алмыйча, миллионнардан коры калалар икән, юристлар да керемнән колак кага. Андый очракта зарар күрүчеләр бурычлы булып калмый, адвокатка түләмиләр. Димәк, беренче карашка отышсыз уен бу.

Бәйсез тикшерү вәгъдә итәләр

Шуны да әйтеп китәргә кирәк: мондый хезмәтне урамнан кергән кешеләр түгел, зур һәлакәтләрдә вафат булучыларның якыннарына компенсацияләр алып бирү буенча махсуслашкан, дөнья буенча танылган юридик фирмалар тәкъдим итә. Мәсәлән, шундыйларның берсе – Американың “Рodhurst Orseck” оешмасы. Аның моңарчы да Россиядә эш иткәне булган. Мәсәлән, американнар 2006 елда Иркутск өлкәсендә шартлаган самолетны тикшереп, һәлак булучыларның якыннарына 400-700 мең доллар алып бирүгә ирешкән. Әлбәттә, Америка белән чагыштырганда, бездәге компенсацияләр пүчтәк кенә. 17 яшьлек латинамерикалы егет өчен ике миллион доллар (!) түләү очрагы, мөгаен, рекорд саналадыр. Бу малай компьютерны яхшы белгән, шуңа күрә киләчәктә менә дигән карьера ясап, күп акча эшли алган булыр иде дигән фаразлар судта җиңеп чыккан. Һәм аның якыннарына бер чемодан акча тоттырганнар. Шушы уңай мисалларны барлапмы, Казан һәлакәтендә якыннарын югалтучыларның дүртесе Американың шушы компаниясенә тукталган. Боз кузгалса, әлеге эшне Нью-Йорк суды караячак. Һәм аның беренче утырышы тиз дигәндә 2016 елга билгеләнер дип чамалыйлар. Чөнки бу буталчыкны тикшереп бетергәнче (ә америкалылар анда аерым, бәйсез тикшерү үткәрә), очына чыкканчы ике ел берсүзсез үтә. Әмма американнарның кәгазь матавыгы, еллар буена сузылган суд процессы белән дә баш катырасы килми икән. Аларның төп максаты – фаҗига турындагы бар мәгълүматларны да җыю, эшне тикшерү, самолетның очып киткәнче үк төзек булмавын дәлилләү һәм... эшең бетте, кодагый. Җыелган материалларны Ирландиянең “AWAS” компаниясенә (әлеге бәхетсез “Боинг”ның хуҗасы шул оешма) күрсәтеп: “Әйдәгез, дускайлар, судлашып нерв туздырмыйк, фәлән миллион долларыгызны чыгарып салыгыз да гөнаһларыгыз шуның белән юылыр”, – дип бер фикергә килү. Дөрес, гаеп “Боинг”ларны җитештерүчедә дә, “Татарстан” авиакомпаниясендә дә булырга мөмкин. Әмма барыбер бу миллионнар оешмаларның үзләренә түгел, иминиятләштерү компанияләре җилкәсенә төшәчәк.

Ә менә Европа юристлары, төгәлрәге Грециянең “Pavlakis” оешмасы башкачарак эшли. Алар һәлакәтне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, үзләре өр-яңадан экспертизалар ясап, чын дөреслекне бар дөньяга фаш итәргә һәм соңгы сүзгә кадәр судлашырга ниятли. Самолет экипажының якыннары рәсми тикшерүгә ышанмый, шуңа күрә алты мәрхүмнең дә туган-тумачасы нәкъ менә Греция оешмасы белән килешү төзегән.

Мәрхүмнәрнең якыннарын “сатып алалар”

– Казанга Америкадан – ике, Грециядән бер фирма килде. Мин шуларның икесе белән очрашып сөйләштем, – ди авиаһәлакәттә һәлак булган Венера Зарипованың ире Артур Зарипов. – Алар зур компенсацияләр вәгъдә итә, Россиядәге арадашчы фирмалар аша эшлиләр. Американнар – бер миллион доллар, греклар ярты миллион турында сөйләде. Әмма без алар белән эшләмәскә булдык. Аннары “Ак барс аэро”, “Ак барс страхование” һәм “Татарстан” авиакомпаниясе белән дә килешү төзеп, “бернинди дәгъвабыз юк” дип имза куйган идек бит. Ул кәгазьне һәлак булган кешенең якыннары берьюлы имзаларга тиеш. Әгәр кем дә булса баш тарта, зур компенсацияләргә кызыгып, американнар яки греклар белән эшлисе килә икән, мондый очракта өстәмә түләүләр аларның берсенә дә эләкми.

– Нинди өстәмә түләүләр турында сүз бара?

– Чит ил юристлары әйтүенчә, самолетның пилоты гаепле булмаган. Адвокатлар яңа тикшерү уздырып, бу эшкә нинди дә булса катнашы булган һәр оешмадан күпмедер акча түләтергә җыена. Әлеге “Боинг” белән эш иткән андый оешмалар 20ләп. Әгәр зур гаепләр чокып чыгара алмасалар да, американнар барыбер зур суммалар дауларга вәгъдә итә. Чөнки океан артында рухи зыян да бездәгедән күпкә югарырак бәяләнә. Бездә исә түләүләрнең зуррак өлешен матди зыян тәшкил итә. Безнең оешмалар, үз чиратында, американнар түләтергә мөмкин булган әлеге суммалардан, матавыктан котылу җаен эзли. Зарар күрүчеләрне “сатып алалар”. Һәлак булучыларның якыннарына өстәмә акчалар бирәләр дә, “безнең башка дәгъвабыз юк” дигән бер өем кәгазьгә кул куйдыралар. Нәтиҗәдә, һәр гаилә үзе өчен сайлый инде: йә безнең оешмалар тиз арада түләгән, әмма бик үк зур булмаган суммага ризалаша, йә американнар вәгъдә иткән миллионнарны еллар буе көтә. Без беренче вариантны сайладык. Казанда теге юлдан китүчеләр дә бар, монысыннан да. 50гә 50 чамасы.

Әлбәттә, якын кешеңне капчык тулы акча да, Америка долларлары да алыштыра алмый. Моны кадерле җаныңа бәя, аның гомере өчен түләү дип кабул итәргә кирәкми дә. Бу – гаиләгә матди ярдәм, шул гына. Ләкин анысының да чит илдәгедән берничә тапкыр түбән бәяләнүе, “рухи зыян” дигән төшенчәнең безгә һаман үтеп кермәве ачуны китерә. Әле дөреслекне ишетү өчен еллар буе җиң сызганып судлашырга, бөтен сәламәтлегеңне шул көрәштә калдырырга кирәк. Илебез шундый...

Сез ничек уйлыйсыз?

Рөстәм Сабиров, Татарстан иминиятчеләр берлеге президенты:

– Әлбәттә, самолетны лизингка бирүче теоретик яктан иминиятләштерелгән. Һәм аны Америкада иминиятләштергән булырга да мөмкин. Әгәр “страховка” чыннан да булса, самолет хуҗасы әлеге түләүләрне капларга тиеш. Бер әйбер генә шик уята: бу хактагы мәгълүмат кайда да булса калкып чыгарга тиеш иде. Самолет хуҗасы бар нәрсәнең дә акча белән исәпләнмәвен аңлап, үзе беренчеләрдән булып бу хакта әйтергә тиеш булгандыр бит. Моңарчы журналистларның самолет хуҗасын казып чыгармавы, лизингка бирүченең полис һәм “страховка”ларын бастырмавы да сораулар уята.

Рафаил Аптуков, “Безопасность полетов” партнерлыгы вице-президенты:

– Мондый вакыйга белән очрашканым юк иде. Бәйсез экспертларны чакырып, хөкүмәт органнары үткәргән тикшерү бар – әлеге ысул бөтен дөньяда кулланыла. Ведомость тикшерүләрен дә беләм. Әмма шәхси тикшерү? Бу әйбер миңа аңлашылмый. Нормаль суд рәсми тикшерүне генә кабул итәр дип уйлыйм.

Сезнеңчә, “Боинг”та һәлак булучыларның якыннарына нинди “страховка” түләүләре булырга тиеш? (“Бизнес онлайн” сораштыруы буенча)

Ике миллион сум – нормаль бәя 4%

Һәр очракны аерым карарга кирәк 4%

5-10 миллион сумнан да ким булмаска тиеш 16%

Чит илдәге кебек йөзләгән мең һәм миллион долларлар түләтергә кирәк 40%

Югалтуны бернинди түләүләр белән дә каплап булмый 35%


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ