Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Саматны кая куябыз?

31 Октябрь 2018 1388
“Акчарлак” редакциясенә Казан шәһәренең Парин урамы, 8нче йортында яшәүче Халисә Нуриевадан менә мондый күңелсез эчтәлектәге хат килеп төште: “Казаныбыз бик матур, бик бай, безгә хәзер күп туристлар килә, алдынгы һәм зур шәһәрләр белән көч сынашабыз, күрсәтер урыннарыбыз күп. Ләкин шушы матур шәһәр уртасында, егерме беренче гасырда, искитәрлек, чәчләр үрә торырлык күренешләр дә бар. Урыннар гына түгел, этләрдән дә начаррак шартларда, урам уртасында яшәүче кешеләр бар!
Мин юлны кыскартып, 18нче хаста­ханәгә урамнар арасыннан йөрим. Зинһар дип әйтәм, Батыр Хәсән урамының 21а йортында яшәүче Самат атлы бер авыруны килеп карагыз, чаң кагыгыз әле! Аның йорты янган, түбәсе юк, эченә керерлек түгел, бәдрәфе юк, чәйне урамда кайната, үткәндә-сүткәндә ашарына бирәм. Озакламый кыш җитә, ничек яшәр ул анда, кышны ничек чыгар дип үзәкләрем өзелә. “Җәй көне елгада коенам”, – ди. Янәшәдәге ике күршеләренең алпавытныкы кадәр җирләре бар, әмма алар Самат турында бернәрсә дә әйтә алмыйлар. Бәлки аның торыр урыны бардыр, бәлки пенсия дә аладыр? Самат үзе дөрес сөйләми, бер сүзен дә раслый алмый. Кыш көне ниндидер торба алып, өй эчендә мичкә ягарга җыена. Янып үләр дип куркам. Ул бит кеше! Ә без эт, мәчене дә жәллибез. Нигә шундый битараф икән без?” – дип хатына нокта куйган Халисә.

Моны укыгач, Яшел Үзән районындагы этләр приюты искә төште. Анда да чакырып хат язганнар иде. Этләр яшәгән шартларны күреп, борчылып кайткан идем. Декабрь ае, этләр кар өстендә ята, кайсы авыру, кайсы карт. Соңыннан шул ук авторыбыз хат язып, безгә рәхмәт әйтте, “Этләр хәзер әйбәт шартларда яши, һәрберсенең аерым оясы бар, тамаклары тук”, – диде. Ә бу хат эт турында түгел, адәм баласы хакында. Димәк, Самат “Универсиада авылы”ннан ерак тормый... Белүемчә, анда матур-матур йортлар төзеделәр, студентлар өчен менә дигән тулай торак бар, Казанның тагын бер игътибарга лаек урыны дип әйтүем.

Кем бу?

Халисә мине ярымҗимерек коймалы ниндидер ихатага алып килде. Куркып киттем. Янган йорт, түбәсе юк. Алай дисәң, өстә кара янган бүрәнәләр шәйләнә. Йорт тирәсендә чүплек. Тәрәзәсенең пыялалары дә юк. Иң гаҗәбе: бу өй матур-матур биек йортлар арасына кысылып калган. Каршыдагы күпкатлы йортның тәрәзәләре, балконнары бу тарафка карап тора, димәк, монда җан асраучы Саматның яшәү рәвешен меңләгән күз күрә. Саматның ике ягында да матур гына шәхси йорт, хуҗалары начар яшәмидер, чөнки ихаталары ялт иткән. Ул да булмый, күземә ишегалдындагы тимер мич шәйләнде. Самат анда бәрәңге кыздыра икән. Табасын чүплектән тапкандыр инде, ярыйсы гына күренә. Элегрәк мондый кешеләрне “бомж” дип атыйлар иде, соңгы елларда, рәхмәт төшкере, алар күренми башлады. “Приютларга урнаштыралардыр инде”, – дип, сөенеп йөри идем. Ә Самат үзенең ихатасында, туган йортының хәрабәләре арасында җан асрый, теләсә кая йөрми. Капкасын да сирәк ачып, урамга чыга икән.

Саматның күршесе Фердинант Баһавиев әйтүенчә, монда элек гади генә гаилә көн күргән. Сүз Саматның әти-әнисе турында бара. Алар заводта эшләгән, Саматлар ике бала үскән, әмма апасы суга батып үлгән.

Самат хәзер вакыт-вакыт югалып тора да, тагын бирегә килә икән.

– Беренче тапкыр җәй көне күзгә чалынды. Элек әйбәт кенә йорт иде бу. Гаиләле бүтән кешеләр яшәде. Ниндидер Хәйдәр атлы кеше бу ихатаны карап торды, ул үлгәннән соң ташландыкка әйләнде. Участогы да зур, алмагачлары шаулап үсә, алмалар бирә иде, – ди Халисә.

– Ике тапкыр утырып та чыкты бугай инде ул. Әнисен һәм күршесен үтергән дип утырттылар, – ди Фердинант.

Ишегалдына керүгә Саматны чакырдым. “Вакытым юк, чалбар тегәм әле”, – диде ул һәм ун-унбиш минуттан соң гына чыгып, каршыма килеп басты. Ябык кына гәүдәле, кечкенә генә кеше, елмаеп тора үзе.

– Мин Казанныкы, шушы йортта тудым, миңа 48 яшь, әти-әни Каманың теге ягында зур йортта, ә мин монда яшим, – ди Самат.

– Кайларда эшләдең? – дип сорыйм аннан.
....

Дәвамын "Акчарлак" газетасының 43нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1389
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ