Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Салкын тиюдән - сирень

23 Май 2018 2781
Агачлар дәвалый
Юкә себеркесе буыннардагы тозларны куа

Юкә себеркесен чәчәк аткан вакытта җыеп калыгыз. Аны “свежий” килеш тә кулланыгыз, кышка да әзерләп куегыз. Чәчәкләрне киң авызлы кәстрүл яки мичкәгә салып, кайнар су коегыз да сүлпән утта 30 минут пешерегез. Иң яхшысы – моны иртән ясау, ә кичен җылытып алып, аякларны шул суга тыгып утырырга кирәк. Аяклар суда вакытта, баштан-аяк юрганга төренү мәҗбүри. Шул рәвешле 30-40 минут утырырга кирәк. Тиешле вакыт үткәч, йон оекбаш киеп, урынга ятыгыз. Әлеге төнәтмәнең өстенлеге шунда: аякка гына тәэсир итсә дә, ул бөтен буыннардан тозларны куа.
Сирень – салкын тиюдән

Сирень, меңьяфрак яки юкә чәчәген тигез күләмдә алып, 1 стакан кайнар су коеп, 3-4 сәгать төнәтегез. Сөзгәннән соң 1/4 стакан төнәтмәне ач карынга салкын тигәндә яки малярия чире вакытында эчәргә була.

2 аш кашыгы сирень чәчәген 2 аш кашыгы атланмай белән кушып, ревматизм вакытында кулланырга.

Сирень яфрагын ваклап, яраларга сибәргә дә була.
Зобка тал файдалы

Язын талның яшь яфракларын җыеп, 4 литрлы кәстрүлгә салырга, салкын су салып, сүлпән утка куярга. Яфракларны кәстрүл төбендә куе көрән төстәге аз гына сыеклык калганчы кайнатырга. Ул куелыгы буенча кайма кебек булырга тиеш. Шушы кремны тәүлеккә бер тапкыр, кичен калкансыман бизгә сөртергә кирәк. Дәвалану курсы 3 ай. Нәтиҗәдә, калкансыман биздәге төеннәр (зоб) юкка чыгар.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1234
ӨСКӘ