Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Салавычның саллы рәисе

7 Ноябрь 2018 599
Балтач районының Салавыч авылына кунакка кайттым әле. Би­редә “Татарстан” хуҗалыгын яшь егет – Айнур Нотфуллин 2012 ел­дан бирле җитәкли. 4200 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, шуның 3600е – сөрүлек җирләре аларның.
– Айнур, авылыгызда эш бармы?

– Эшләгән кешегә бар.

– Нинди эш?

– Безнең хуҗалык элек-электән бик көчле булган. Кешеләр дә эшчән. Авыл хуҗалыгы дигәч кеше колхоз дип уйларга мөмкин, әмма авыл хуҗалыгы эшен дә бүген бизнеска яраклаштырып эшләргә була, үзенең икътисадын, үзенең юнәлешен билгеләп. Игенчелектә культураларны үстергәндә базарда кайсы кирәгрәк, шуны сайлап алабыз. Терлекчелектә дә шулай ук. Тырышсаң, табыш китерә торган итеп эшләргә була.

– Табыш китерә торган ничек ул, берәр серен ач әле?

– Үзкыйммәтен очсызрак итеп җитештереп, шуны кыйбаткарак сатып. Шуның аермасы табыш була, чиста акча кереме. Шушы хисапка мегафермалар төзедек, техникалар алдык, хәзер дә ферма төзелеп килә.

– Техника, бензин бәясе арта, сөтнең бәясе төшә. Бу яктан, җитәкче буларак, нәрсә әйтер идең?

– Әйе, быел ашлама бәясе дә бик каты артты, 25 %ка солярка бәясе күтәрелде. Элек солярка белән сөт бәясе бер тирәдә, шундый заманнар бар иде. Хәзер солярка сөт бәясеннән ике ярым мәртәбә кыйбат. Сөтнең дә быел бәясе кимеде. Авырайганнан-авырая, әлбәттә, бу безгә борчу кертә.

– Чыгу юлы бармы, әллә бөтенесен ташлап китәсе дә киләме?

– Төрле вакытлар була. Әмма, шәх­сән минем өстә бик зур җавап­лы­лык. Хуҗалыкта 200ләп кеше эш­ли, аларның барысының да гаи­ләләре бар, барысының да ашыйсы, киенәсе, матур итеп яшисе, машинада йөрисе килә.

– Син шуларны да уйлый­сыңмы?

– Әлбәттә.

– Мин сокланам сиңа. Күп җи­тәк­челәр алай уйлап тормый бит.

– Халык турында уйламыйча ярамый. Әгәр хуҗалыкта эш булмаса, безнең авыл­ның киләчәге бик караңгы булыр иде.

– Хезмәт хаклары күпме сездә?
...

Әңгәмәне тулысынча 8нче ноябрьдә чыгачак 44нче саннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ