Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Салават Фәтхетдинов: “Бүген безнең бәйрәм – 30 ел бергә”

25 Август 2017 4027
Кичә, Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узган. Иң яхшы гаиләләр арасында – Салават Фәтхетдинов һәм аның хатыны Ләйсән дә бар.
“Бүген безнең бәйрәм – 30 ел бергә. Президент котлавы – үзе бер шатлык! Барыгызга да исәнлек, матур юбилейлар насыйп булсын” , – дип язган җырчы үзенең “Инстаграм” битендә.
Шулай ук бәйрәмгә бергә 45 елга якын яшәүче Равил һәм Раушания Шәрәфиевлар да чакырылган.
Тантанада җырчы Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов та катнашкан. "Президентыбыз һәм аның тормыш иптәше оештырган гаилә бәйрәмендә катнашу безнең өчен зур дәрәҗә. Оештыручыларга һәм чакыручыларга зур рәхмәт!" – дип язган Ләйсән үзенең шәхси битендә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ