Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сөю ноктасы

3 Декабрь 2018 928
ХИКӘЯ
Диплом алган көнне кеше бәхет­ле булырга тиештер. Сәриянең генә гел елыйсы килеп тора. Сәбәбен аңлый кыз, бик яхшы аңлый... Моннан соң ул Рәфиснең төз буй-сынын, мәһабәт гәүдәсен күрмәс, гөрелдек тавышын ишетмәс инде. Сәрия күпме төннәрен йокысыз уздырды, егеттән күзләрен ала алмады, “Бәлки иртәгә ул минем сөюемне аңлар” дип өметләнде. Тик егет аңа борылып та карамады, Радиләне сайлады. Биш ел буе Радилә артыннан тагылып, бер адым да калмый йөрде.

Бөтен курс кызлары көнчелектән янганда, бары Сәрия генә сөю утында көйде. Рәфис аны сайламаса да, егетне көн саен күрү дә бәхет иде аңа. Ул бар, ул исән, шул да җитә кызга. Башкасы? Булыр әле! Тормыш бит бу... Әле сөюгә нокта куелмаган, иртәгә ни буласын кем белгән?

Биш ел буена “иртәгә”не көтеп яшәгән Сәрия алданды. Көннәр узды, “иртәгә”ләр булып торды, әмма берни дә үзгәрмәде. Диплом алыр алдыннан гына Рәфис белән Радилә гөрләтеп туй иттеләр. Институтның тулай торагына сыймаган туй урамга чыкты. Теләгән һәркем туй кунагы булды, җырлады-биеде, яшьләр белән күңел ачты. Ашау-эчү, сый-хөрмәт мулдан, югары урында утырган әти кешенең сүзе һәркайда үзеннән алда йөри, дәрәҗәсе бар, бердәнбер улының туенда бөтен шәһәр катнашса да каршы килмәс иде. Туйны иң затлы рестораннарның берсендә дә уздыра алган булыр иде ул, әмма яшьләр каршы төштеләр. Аларның “башкалардан аерылып торасылары” килми, имеш.

Ул көнне хыялының челпәрәмә килүен аңлаган Сәрия бөтен кешегә кушылып биеде, җырлады, күңел ачкандай кыланды. Шулай да, күңеле акылына каршы килеп маташты, “әле бары да алда, нокта куелмаган” дип пышылдады өмете. Шуннан соң ничек итеп яшьлек хисен күңел түренә салып булсын?! Булмый! Көтәчәк кыз бу сөюне, бернигә дә карамый көтәчәк! Әлегә үзеннән күзен дә алмый карап торган Инсаф белән бер биеп алсын, сагышларын таратсын, бәлки озатып куюына да каршы килмәс.

Сәрия егетне “артык юаш” дип уйлаган иде, Инсаф бик кыю булып чыкты. “Нигә бер кыз белән дә йөрмәдең?” – дип сорады аннан кыз. “Сине көттем”, – дип җавап бирде егет, кызның күзенә карап. Сәрия горурланырга да өлгермәде, “Кызлар озатып йөрергә вакыт юк минем, өйләнергә кирәк”, – дип ярып салды. Ачкан авызын яба да алмый торган Сәриягә каршы килә алмаслык итеп тәкъдим ясады да өйләнешеп тә куйдылар. Кызга барыбер иде, егеткә кияүгә чыгарга каршы килмәде. Күңеле генә “Нокта куелмады бит әле, нигә ашыгасың...” дип, үҗәтләнеп, бераз каршы килеп маташты.

Икәүләшеп Себер ягына киттеләр дә бардылар. Монда килеп урнашкач, Сәрия чын күңеленнән сөенде. Кырыс якның законнары да кырыс, әмма монда чын тормыш кайный. “Мин фәләнне яратам, оныта алмыйм”, – дип елап утырырга мөмкинлек юк, бу көлке дә булыр иде. Бөтен вакытларын авырулар янында уздырганга, икешәр-өчәр көн өйгә кайтмаган вакытлары да була. Инсаф үзенең чын ир кеше булуын тагын бер кат раслады. “Ял ит”, – дисә, Сәриясен кочып-назлап ала да өстенә чиста киемнәрен киеп чыгып йөгерә. Беренче кышлары бигрәк озын, карлы, салкын булды. Бетмәгән буран юлларны кар белән тутырды. Авылларда яшәүчеләр өчен бигрәк авырга килде. Алар адаштылар, югалдылар, өшеделәр... Барысына да ярдәм итәргә теләп, үз-үзен аямаган Инсаф та адашты. Аны бөтен кеше эзләргә чыкканны күргән Сәрия иренең Себергә бик кирәкле кеше булуына төшенде. Олысы-кечесе аның ирен эзли! “Бу инде синең хезмәтеңә иң югары бәя, моннан да артык бәя булуы мөмкин түгел, Инсаф!” – диде ул ире өчен сөенеп. Ире табылган төнне бер-берсен ничек сагынганнар иде! Төне буе назланып, сөйләшеп-серләшеп чыктылар.
Бетмәгән салкын кышлар җанна­р­ны “өшерлек” дәрәҗәгә җиткергәч, Сәрия “сынды”. Инсаф кайтып күзенә күренүгә: “Туган якка кайтканыбыз, әти-әнине күргәнебез юк, армиядә түгел бит, кайтып килик”, – дип талкыды. Тамчы тама-тама ташны тишкән кебек, Инсаф та бирелде, туган якка кайтып килергә килештеләр. Тик, катлау­лы операция ясарга чакырып алу сәбәпле, Инсаф ике көнгә калып торырга булды. Сәриянең сабыр савытлары тулып ташыган иде, ул вокзалга китте. Бераз үпкәсе дә бар иде Инсафына, шуңа күрә үзен озаттырмады да. Өр-яңа “Волга”сы янында басып калган ирен ахырдан кызганасын да аңлый ул, әмма хатын-кыз кирелеге “яраткан хатын”ны җиңеп чыга. Иренең: “Сагынуыңны басып, җилләнеп кил әле, матурым”, – дип елмаюына да җавап бирмичә, таксига утырып китә дә бара Сәрия. Шунда бит уртасыннан гына үбеп алып, “Кайтуыңны өзелеп көтәрмен”, – дип кенә әйтәсе дә бит. Икенче көнне үк кайтып җитәр иде ире хатыны артыннан. Ә ул: “Сине көтсәм, тагын биш ел кайтып булмас, киттем алайса, хуш!” – диде дә китте дә барды.

Кайтуга барысы да искә төште. Рәфис... Кайда икән ул хәзер? Радилә белән бәхетледер, балалар үстерәдер, Казанның иң дәрәҗәле хастаханәсендә эшлидер. Нокта... Нокта куелмаган икән әле, күр, ничек җилкенә йөрәк! Тукта, кызый, шашма әле, Инсафыңны Рәфистән түбәнгә төшермә! Үз-үзенә каршы килеп маташса да, Инсафыннан “Атна буе операция, үпкәләмә” дигән телеграмма килүгә, Сәрия Рәфиснең яшәгән йортын эзләп китте. “Мин бит аны гына эзләп йөрмим, Радилә белән дә очрашасым килә”, – дип үзен акларга тырышса да, моның дөрес түгеллеген аңлый иде, билгеле.

Сәрия күчтәнәч тортын кулына тотып, зур һәм мәһабәт йорт янына килеп туктады. “Әтиседер”, – дип көнче корты бераз кимереп алды. “Син анда йөр бураннарда адашып, салкыннарда күшегеп. Күрәсеңме, кешеләр ничек яши?!” – дип үртәлде ул.
Әмма бу халәт бик тиз узып китте. Дулкынлануын көчкә тыеп, калтыраган куллары белән капкадагы кыңгырауга күпме генә басмасын, дәшүче булмады. Сәриянең хыялындагы чибәр егет Рәфис: “О-о-о! Кемне күрәм мин? Курсның иң чибәр кызы! Кер әйдә, нигә капка төбендә басып торасың? Радилә, әнисе, карале, безгә кем килгән!” – дип аны өйгә дәшмәде. Бераз көтеп торгач, Сәрия китеп бармакчы иде дә, капканың бераз ачык торуын шәйләп алды. Аптырап кына капканы ачты, йорт ишеге дә ачык иде, анысына да сәерсенде. Сак кына йорт эченә керде, тамагын кырып, аваз салды. Йорт эчендә кемнәрдер тавышлана, Сәрияне ишетмиләр дә. Ул арада нидер дөбердәде, нәрсәдер ауды. “Караклармы әллә?” – дип уйлады Сәрия һәм чыгып китмәкче, ярдәмгә кешеләр чакырмакчы булды. Әмма нәзек кенә тавыш белән кычкырган хатын-кыз тавышын ишеткәч, Себер кыюлыгы баш калкытты, Сәрия, кулына эләккән каты бер нәрсәне эләктереп, ярдәмгә ашыкты. Зал уртасында бер ир-ат хатын-кызның өстенә менеп атланган да буып маташа иде. Сәрия әллә кайдан килгән көч белән ир-атны хатын өстеннән алып атты.
Көч-хәл белән сулыш алган хатын:

– Җитте, туйдым, үтерәсең инде юктан да көнләшүләрең белән! – дип шыңшыды.

– Ә нәрсә? Үтерермен дә әле мин сине! Нишләп юкка булсын? Юкка түгел! Туктат минем өстән йөрүләреңне!

– Кибеткә дә ялгызымны гына чыгармыйсың бит син мине! Ишек бикле, тәрәзәләр томаланган! Туйдым мин синнән, Рәфис! Үзеңнән, яратуыңнан гарык булдым! Биш ел бит инде, карале, син мине кемгә әйләндердең! Каршы килгәндә дуслар танымый, алар күрмәсен дип аска карап үтәм.

– Ә-ә-ә... Дуслармыни? Әле генә беркая барганым юк дигән идең! Үтерәм мин сине, кабахәт!

– Орынып кына кара! Башыңны ярам, Рәфис!

Сәрия Радилә каршына килеп баскач кына ир белән хатын аны абайлап алдылар.

– Син ничек монда, Сәрия? – дип мыгырданды кикриге шиңгән әтәчкә охшап калган ир.

– Хәзер аңлатам мин сиңа! – дип Сәрия телефонга ябышты.

– Беркая да шалтыратма, Сәрия, файдасы юк. Киләләр дә китәләр. Аны барысы да белә бит. Данлыклы хирург, баш табиб бит ул, – дип үкседе Радилә.

Хатынның бөтен гәүдәсе дер-дер калтырый иде. Янып торган Радиләнең бу кыяфәтен күреп, Сәрия таң калды. Урамда очратса, таныйсы булмаган икән. Нәрсә булган монда? Сәрия мәҗбүриләп, ир белән хатынның икесен бергә затлы күн белән тышланган диванга утыртып куйды, үзе урындык алып, каршыларына утырды да сорау алырга кереште.

– Әйдә, кайсыгыз башлый? Сөйләгез, ничек бу хәлгә төштегез? Ә? Рәфис? Радилә!

– Казанда эшкә калдык. Хирург булып ике генә ел эшләде. Куллары калтырап, операция ясый алмый башлагач, баш табиб итеп куйдылар. Әтисе сүзе йөрде инде...

Радилә бүтән сүз әйтә алмый үксеп елый башлады.

– Ә ни өчен калтырады инде ул куллар?

– Эчкәнгә! Бер аек көне булмады. Әйттем: “Сине бетерергә тырышалар, эчмә!” – дидем. Мин әйткәнчә булды. Эчерттеләр дә кешелеген бетерделәр. Бик каты көнләшә. Мондый ярату буламы? Ничә тапкыр качып киттем... Эзләп таба да... эт итеп кыйнап ташлый! Әле дә ул югында качып китәм дип сумка тутыра идем, бу вакытта кайтып керә дип кем уйлаган?

Радилә елаган саен Рәфис күзгә күренеп үзгәрде. Ул инде баягы, күзе тонган ир кисәге түгел, басылган, яратучы, йомшак күңелле иргә әйләнгән иде. Менә ул Радиләнең кулларын учына алып, җылытырга теләгәндәй, өрә башлады, чәчләреннән сыйпады, аркасыннан назлап сөйде, иреннәреннән суырып үпте. Сәрия шаккатып ир белән хатынны күзәтте. Ярый инде, Рәфис эчеп кешелектән чыккан, бозылган. Ә Радилә? Рәфиснең куенына кереп сеңде! Әйтерсең лә алар озак вакыт аерылышып торганнар да, бер-берләрен бик сагынып кавышканнар! Әгәр дә Сәрия килеп кермәсә, ир хатынын буып үтерәсе иде түгелме соң?.. Сәрия телсез калды. Үзенең бу йортта артык икәнен аңлап, китәргә әзерләнде. Радилә аны озата чыкты.

– Менә шулай яшәп ятабыз без, Сәрия! Чит кешегә әйтә күрмә инде, яме. Борчылма, мине берни эшләтми ул, ярата бит мине Рәфисем, шулай бит? – дип, чытлыкланып иренә сыенды Радилә, яннарына килеп баскан иренең куенына сеңеп.
Сәрия ишекне ачты, соңгы тапкыр борылып карыйсы итте һәм телсез калды. Ир белән хатынның бернидә эшләре юк, онытылып бер-берләрен кочышалар һәм үбешәләр иде.

Сәрия, саубуллашырга теләп ачкан авызын ябарга да онытып, тиз генә бу йорттан чыгып китте. Тизрәк! Тизрәк! Автовокзалга барып, иртәгә аны Себер ягына алып китүче поездга билет алырга өлгерергә кирәк! Сәрия аңлады, җавапсыз сөюгә менә хәзер генә нокта куелды! Мондый сөю кирәкми аңа! Инсаф! Менә кем аның бәхете! Йа Аллаһ! Бүген иртән балага узганлыгын белеп сөенгән иде. Биш ел көткәч бит! И куаныр инде Инсафы! Ул: “Себердә калыйк!” – дигәч, каршы килгән иде, аңа тагын бер сөенеч! Сөенсен әле Инсафы, алар карлы, салкын Себердә калачаклар!
Аңлады Сәрия: чын ир белән кайда да бәхетле яшәп була.

Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ