Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сөт бәясе ник төшә?

16 Февраль 2018 845
Тагын шау-шу. Бу юлы сөт тирә­сендә. Сөтнең бәясе түбән тәгәри. Инде литрын 16 сум 50 тиеннән генә җыялар. Узган ел кыш чорында 10 сумга кыйбатрак иде! Болай дәвам итсә, сыер асрауның мәгънәсе калмаячак.
Бәлки бөтен Татарстанда түгел, ә берничә районда гына сөтне арзан бәядән җыялардыр? Шалтыратып белештек, әмма куанычлы сүзләр ишеттермәделәр. Әйтик, Кукмара авылларында декабрь аенда тапшырылган бер литр сөт өчен 18 сум түләгәннәр. Балтач якларында – 19 сум тирәсе. Азнакайда халык 17 сум 50 тиенгә тапшырган. Арча районында уртача 17 сум 70 тиен. Мамадышта бераз яхшырак – 1 литр сөт өчен 20 сум 60 тиен белән бүләкләгәннәр.

Әмма бу барыбер бик аз. Моның шулай икәнен инде житәкчеләр дә күптән белә. Татарстан авыл хуҗа­лыгы министрының беренче урынбасары Николай Титов: “Декабрьдә сөт бәяләренең төшкәне бар идеме берәр кайчан? Үземнең эшләү дәверемдә мондый хәлне күргәнем булмады. Бу бик күңелсез вәзгыять”, – дип зарланды.

Проблема аңлашыла. Белгечләр, эре фермерлар, сөт җыючылар, асылда, бер үк сәбәпләрне кабатлый. “Безнең сөтне Белоруссия “ашый”, – диләр.
Сүз Белоруссиядән кертелә торган коры сөт турында бара. Коры сөт табигый сөт базарын кысрык­лый. Безгә Белоруссиядән генә түгел, Аргентина, Төркия, Уругвай, Швейцария, Яңа Зеландия, Иран кебек ерак көнчыгыш илләреннән дә коры сөт керүе билгеле. Әмма аны Россия хөкүмәте биеклегендәге түрәләр: “Контрольгә алдык, коры сөт импорты кимиячәк”, – диделәр. Россиянең кайбер төбәкләре табигый сөтне чиләкләп түгел, вагонлап җитештерүләрен күргән дә, вакытлыча коры сөтне кертми башлаган.

Татарстанда вагонлап ук булмаса да, мичкәләп савалар хәзер сөтне. Шулай булырга тиеш тә. Максат бит импортны киметеп, аларны үзебезнекенә алыштыру иде. Николай Титов: “КФХлар саны ел саен 15 процентка артып тора. Бүгенге көндә 1200 гаилә фермасы эшли, тагын 100е төзелеп килә”, – дип хисап тапшырды узган ел ахырында. Гомер булмаганны, сөткә профицит дигән сүзләрне дә ияртеп сөйли башладылар. Ягъни, сөт күп, кая куйыйк?

Белгечләрнең фаразлары сыер хуҗалары файдасына түгел: быел сөт бәясе әле тагын да түбән тәгәрәячәк, дип куркыталар. Мамадыш районы КФХ җитәкчеләре инде бүген үк 16 сум турында сөйләшә. Бу – ертык койрыклы бер сыеры булган авыл кешесе өчен түгел, ә эре фермерлар өчен шундый бәя. Алар, белүегезчә, гади халыкка караганда кыйбатракка күпләп тапшыра сөтне.

Бу проблема инде федераль биек­леккә менеп кунаклады. Чишү юлын эзлиләр. Чишү юлы – сөт интервенция­се булырмы? (Бәя төшмәсен өчен күпмедер өлешен хөкүмәт үзе сатып ала – Р.Ә.).

Шәхси чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, бу Татарстанда литрына өч сумны тәшкил итәргә мөмкин. “Акчарлак” газетасына Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәгендә “әлегә бу турыда җавап бирә алмыйбыз, нәкъ менә шушы өлкәне өйрәнү өстендә эшлибез” дип җавап бирделәр.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 1184
26 Июль 2018 12:38 956
24 Июль 2018 14:00 911
ӨСКӘ