Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сөннәт мөселманлык билгесе генә түгел”

16 Февраль 2018 1123
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 ел – Ирләр сәла­мәтлеге елы дип игълан итте. Исәнлек адәм баласына әманәт итеп бирелгәнен, һәркем аны сакларга бурычлы икәнен беләбез. Моңа дәлил буларак, Ислам динендә шактый бай мәгълүмат тупланган. Ә менә шәригать кануннары буенча ирләр саулык­ларын ничек кайгыртырга тиеш? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Ислам нигезләре буенча ирләр гаиләдә җитәкче генә түгел, нәселне дәвам итүчеләр дә. Динебездә аларның сәламәтлеге турында нәрсә әйтелә? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нишләргә өнди?

– Расүлебез хәдисендә: “Сәламәт, нык мөэмин, зәгыйфь һәм авыру мөэмингә караганда хәерлерәк”, – ди. Мөселманнар – ирләр дә, хатыннар да – үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртырга, аны сакларга тиеш һәм бу – бурычыбыз. Адәм баласының тәне сау-сәламәт булдымы, җаны да саф дигән сүз, ул организмның авыртуы турында уйламаячак. Чирле кешенең бөтен уй-фикере – ничек итеп дәвалануда. Ул чагында дин дә, Аллаһы Тәгалә дә, үсеш тә онытыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) икенче бер хәдисендә: “Профилактика дәвалануга караганда хәерлерәк”, – дип белдерә. Авырулар баш калкытканчы ук, аларны булдырмый калу чараларын күрү мәслихәт. Пәйгамбәребезнең тормыш юлын карасак та, бүгенге көндәге галимнәрнең, табибларның фикеренә, киңәшләренә туры килүен күрербез. Хәзер белгечләр атнага бер көн булса да бушану көне уздырырга киңәш итә. Ягъни тәнгә ял бирергә – уразага керергә кирәк, диләр. Экология начар, ризыкларның, эчкән суның сыйфаты түбән булу сәбәпле, организм ул калдыкларны, шлакларны үзе генә чистартырга өлгерми, аңа ярдәм кирәк. Расүлебез атнага ике көн – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе уразага кергән. Монысы – беренчедән. Икенчедән, гомеребезнең шактый өлеше утырган килеш уза, калган вакытта гына хәрәкәтләнәбез. Ә Пәйгамбәребез заманында яшәгән халык, аннан соң да әле ничә еллар – җәяү йөргәннәр. Бәни Сәлимә кавеме ирләре: “Иртәнге намазга йөрергә ерак. Мәдинә шәһәренә якынрак күченик әле”, – дигәч, Расүлебез аларга: “Күченмәгез, бу сезнең өчен файдалы”, – дип җавап кайтарган. Намазга җәяү йөрү дә сәламәтлек чыганагы санала. Хәзер исә машинасы булмаган, җәмәгать транспортына утырган яки җәяү йөргән кешегә гаҗәпләнеп карыйбыз. Югыйсә, Пәйгамбәребез заманында да ат, дөя тотканнар, шуларда йөргәннәр. Ләкин Расүлебез җәяү йөрүне хуп күргән. Өченчесе – туклану мәсьәләсе. Бу хакта күп сөйләсәк тә, берничә мисал китерү урынлы. Кавказга барсак, сарык чалып, шуны пешереп сыйлаячаклар. Андагы халык үзләре көн дә алай тук­ланмый. Итне дә яшел тәмләткечләр, яшелчә белән ашыйлар. Пәйгамбәребез вакытында сарыкны аерым очракта, бәйрәмнәрдә генә суйганнар. Бүген суыткычта ит булмаса, ашарга юк, дибез. Коръәни Кәримдә ит турында – ике, ә яшелчәләр хакында ундүрт аятьтә әйтелә. Дин буенча яшелчәне иттән җиде мәртәбә күбрәк ашарга кирәк.

– Ирләр сәламәтлеге дигәндә, сөннәткә утырту да күздә тотыла. Ул мөселманлык билгесе генә түгел, ә сәламәтлек тә әле. Моны галимнәр күптән исбатлады. Сөннәт­нең тагын нинди файдалы яклары бар?

– Америка галимнәре уздырган тәҗрибәләрдән күренгәнчә, ирләре сөннәтләнгән хатыннарда җенес органнарында була торган яман шеш авыруы сирәгрәк очрый. Ягъни ирләрнең җенес органында микроблар аз җыела һәм бу хатын-кыз сәламәтлеге өчен дә мөһим.

Сөннәт турында Ислам динен­дә мәгълүмат күп түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в): “Борынгыдан калган бөтен пәйгамбәрләрнең сөннәте: мыекны кыру, култык асты һәм җенес органнарын төктән чиста тоту, сөннәткә утырту, тырнакны кисү”, – диде. Ягъни барлык пәйгамбәрләр дә шушыларны үтәгән. Бу – ир балаларны сөннәткә утырту шәригать кануны булуга дәлил. Ләкин әлеге гамәл фарыз хөкемендә түгел, ваҗиб санала.

– Бала тугач, тизрәк сөннәткә утыртырга тырышалар. Моның шартлары бармы?

– Бу сорауга җавап биргәндә, табиб­ларның да сүзен игътибарга алу мөһим. Чөнки монда анестезия мәсьәләсе, башка проблемалар калкып чыга. Дөрес, әле дә, өйгә килеп, баланы сөннәтләп китә торган бабайлар бар. Әмма мин барыбер рәсми медицинага өстенлек бирү яклы, чөнки хастаханәләрдә барлык процедуралар ышанычлырак.

– Баланы сөннәткә утырту өчен табибларга шәригать кануннарын укыта башладылар. Бу вакытта Ислам ягыннан нинди кануннар үтәлергә тиеш?

– Беренче чиратта, табиб үз эшенең остасы булсын. Бала авырып китсә, белгечнең нинди милләттән булуын да, кайсы динне тотуын да сорамыйбыз, анысы онытыла, бары тик сабыебызга тиешле ярдәм итүен телибез. Шул оста үзе мөселман да, намаз укый, догалар кыла икән, бу инде нур өстенә нур өсти. Төп таләпләр шундый.
– Сөннәт Ислам диненә мөселманлык билгесе буларак керәме, әллә инде ул вакытта ук сәламәтлеккә файдасы турында белгәннәрме?

– Ул заманнарда динне хәзерге кебек төрле фәннәргә бүлеп өйрәнмәгәннәр. Урта гасырларда гына фәнни кызыксыну уяна. Коръән тәфсире, тәҗвид кебек юнәлешләр дә соңрак барлыкка килә. Дин ул сәламәтлек дип, аерып карамаганнар, Аллаһы Тәгалә кушканнарны, Пәйгамбәребез сөннәтен үтәргә кирәк санаганнар һәм үтәгәннәр. Заманалар узу белән генә галимнәр диннең сәламәтлек чыганагы булуын исбатлый. Ул адәм баласын бөтен яклап – физик, рухи, психик, социаль һ.б. сәламәтләндерү өчен бирелгән.

– Сөннәт мәгънәсе ничек аңлатылган соң?

– Күп кенә файдалы яклары дәлил­ләнсә дә, аның төп сәбәбен аңлатучы юк. Бары тик пәйгамбәрләрнең сөннәт­ле булуы, Ибраһимның (г.с.) олы яшьтә дә сөннәткә утыруы турында әйтелә.

– Элек баласыз парларда гаеп ирләрдә 20 процент очракта булса, хәзер бу күрсәткеч 60ка җитте, дип чаң суга табиблар. Ислам яссылыгында моның сәбәбен нидә күрәсез? Һаман да шул гөнаһка батып яшәвебездәме?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Теләгән кешемә – кыз, теләгәнемә ир бала бирәм, теләгән бәндәләремне баласыз итәм”, – ди. Бу Аллаһы Тәгаләнең әмере белән эшләнә һәм ул Аның хөкеме. Шәт, кайберәүләргә баласыз булу хәерлерәктер яки аңа ятим бала алып үстерү тиешледер. Язмыш белән килешергә кирәк. Баласызлык гөнаһлар өчен газап булуы да ихтимал. Шунысы хак: нинди генә сәбәп – экология, дөрес тукланмау, артык гәүдә авырлыгы, сихер, күз тию һ.б. булмасын, һәммәсе артында Аллаһы Тәгалә тора, аларны Ул тудыра. Әлбәттә, болардан дәвалансаң, тәүбә итеп, гөнаһларыңнан арынсаң, сиңа юлын да ача, рәхмәтен дә бирә. Табиблар да бит күп очракта өметсез дип әйтмиләр, балага узуның төрле юлларын тәкъдим итәләр. Әйе, бәлки моның белән акча да эшлиләрдер, бу үзенә күрә бер кәсепкә дә әйләнгәндер. Операция дә ясыйлар, дарулар бирәләр. Әмма бар нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында икәнен онытырга, балам юк дип бәргәләнергә, хафаланырга ярамый, сорарга кирәк.

– Белгечләр әйтүенчә, баласызлыкка китергән сәбәпләрнең берсе – җенси юл белән йога торган авырулар. Бу да адәм балаларының мизгеллек ләззәткә алданып, сәламәтлекләре турында уйламаулары өчен бер газапмы?

– Хәзер бит адәм баласы үз нәфе­сенең колына әйләнгән һәм бу иң зур бәлабезнең берсе. Аллаһы Тәгалә: “Үзләренә илаһ итеп нәфесләрен сайлаучыларны күрдеңме?” – ди. Нәфес – иң куркыныч пот. Адәм баласы акчага, карьерага һ.б. табынса да, болар бетсә, җимерелсә, мәчеткә килә. Ә нәфесенә табынса, үлгәнче Аллаһы Тәгаләгә кайтмавы да ихтимал. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Динар белән дирхамның, корсакның һәм җенси әгъзасының колы кайгы-хәсрәткә батты, түбәнлеккә төште”, – ди. Без бүгенге көндә шушы дүрт потның – акча, байлык, корсак һәм җенси әгъзаның колына әйләндек тә инде. Ә алар илаһ түгел, дөньяда яшәү өчен бирелгән кирәк-ярак. Тормышында Аллаһы Тәгалә булмагач, адәм баласы теләсә нәрсәгә гыйбадәт кыла, аның өчен әдәп-әхлак кагыйдәләре, оят кебек сыйфатлар бөтенләй югала. Шуңа әле хәмер килеп кушыла. Зина кылу ешрак исерек вакытта башкарыла. Галимнәр дә кешенең канына спирт кергәч, җенси теләге берничә мәртәбә арта дип белдерә. Шулай ук агрессиясе көчәя, ә акылы исә, киресенчә, сүнә. Карагыз, адәм баласы нинди җанварга әйләнә! Андый халәттә ул теләсә нәрсә эшли. Бүгенге көндә наркотик белән аңнары томаланган яшьләр нинди юлга барганын, нәрсә эшләгәнен бөтенләй белештерми.

– Җенси юл белән йога торган авырулар пәйгамбәрләр заманында булганмы?

– Ул замандагы авырулар безгә мәгълүм түгел, Аллаһы Тәгалә төрле чорда төрле чирләр бирә. Пәйгамбәребез хәдисендә: “Зина таралса, Аллаһы Тәгалә элеккеге халыкларда булмаган авырулар бирер”, – ди. Һәр кавемдә яңа авырулар барлыкка килеп тора. Кайвакыт кеше чирләмәс өчен табибка йөри, тикшеренә, анализлар тапшыра, дару эчә. Ләкин рухын тәрбияләмәсә, Аллаһы Тәгаләгә кайтмаса, тәне белән җаны арасында баланс тапмаса, барыбер авырый. Шуңа да рухи якны да чистартырга кирәк. Пәйгамбәребез заманында да зина кылганнар һәм бу гомерлек бәла, кыямәт көненә кадәр барачак.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4041
25 Апрель 2018 13:34 3047
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2690
ӨСКӘ